لِيُنفِقْ ذُو سَعَةٍ مِّن سَعَتِهِ ۖ وَمَن قُدِرَ عَلَيْهِ رِزْقُهُ فَلْيُنفِقْ مِمَّا آتَاهُ اللَّهُ ۚ لَا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلَّا مَا آتَاهَا ۚ سَيَجْعَلُ اللَّهُ بَعْدَ عُسْرٍ يُسْرًا ٧
🔤 Transliteration
Liyuntiq zoo sa`atim min sa`atihee wa man qudira `alaihi riquhoo falyunfiq mimmaaa aataahul laah; laa yukalliful laahu nafsan illaa maaa aataahaa; sa yaj`alul laahu ba`da`usriny yusraa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: سَعَةٍ — байлык, муллык, киңлек.قُدِرَ عَلَيْهِ رِزْقُهُ — ризыгы тар булган, фәкыйрьлектә яшәүче.آتَاهَا — аңа биргән нәрсәсе.عُسْرٍ — кыенлык, тарлык, авырлык.يُسْرًا — җиңеллек, муллык, киңлек.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә ирләргә, аерылган хатыннарына һәм балаларына түләү ясарга кушый. Әгәр ир бай, мул тормышта яшәүче булса, ул үзенең байлыгына туры китереп, күпчелектән бирсен. Ә инде ярлы, ризыгы тар булган кешегә Аллаһы аңа биргән ризыктан гына бирергә тиеш. Аллаһы Тәгалә һәркемне аңа биргәннән артыкка мәҗбүр итми — байны ярлы кебек, ярлыны бай кебек түләргә мәҗбүрләми. Һәркем үз хәленә карап, үзенең көченнән килгәнчә бирергә тиеш. Аять ахырында Аллаһы Тәгалә мөэминнәргә вәгъдә бирә: кыенлыктан соң, әлбәттә, җиңеллек килер, тарлыктан соң муллык булыр. Бу — Аллаһының рәхмәте һәм ярдәме, ул тиздән яки соңрак булыр, ләкин һичшиксез килер.
Аятьтән алынган файдалар: Ислам дине гаилә мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирә, аерылган хатыннарның һәм балаларның хокукларын яклый, аларны яклауны ирләргә йөкли. Аллаһы Тәгалә һәркемне аның көченнән артык йөкләмәгән — бу диннең җиңеллеген күрсәтә. Кеше үзеннән өстенрәк булган эшкә мәҗбүр ителми. Ярлылык — гел бәхетсезлек түгел; Аллаһы Тәгалә ярлы кешегә дә ярдәм итәчәк, аның хәлен җиңеләйтәчәк. Кыенлыклардан соң җиңеллек киләчәгенә ышаныч — мөэмин күңеленә тынычлык бирә, аны сабырлыкка һәм Аллаһыга тәвәккәллеккә өнди. Бу аять мөэминнәргә өмет бирә: Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул һәр авырлыктан соң җиңеллек бирергә вәгъдә иткән. Бу — Исламның оптимизм рухын чагылдыра.
لِيُنفِقۡ ذُو سَعَةٍ مِّن سَعَتِهِۦۖ وَمَن قُدِرَ عَلَيۡهِ رِزۡقُهُۥ فَلۡيُنفِقۡ مِمَّآ ءَاتَىٰهُ ٱللَّهُۚ لَا يُكَلِّفُ ٱللَّهُ نَفۡسًا إِلَّا مَآ ءَاتَىٰهَاۚ سَيَجۡعَلُ ٱللَّهُ بَعۡدَ عُسۡرٍ يُسۡرًا ٧
Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 5-9 — Ат-Талак сүрәсе
5 ذَٰلِكَ أَمْرُ اللَّهِ أَنزَلَهُ إِلَيْكُمْ ۚ وَمَن يَتَّقِ اللَّهَ يُكَفِّرْ عَنْهُ سَيِّئَاتِهِ وَيُعْظِمْ لَهُ أَجْرًا
Болар Аллаһуның хөкемнәредер, аларны сезнең өчен иңдерде. Берәү Аллаһудан курыкса, Аның хөкемнәрен бозудан сакланса, ул кешенең гөнаһларын каплар һәм әҗерен олугъ кылыр.
6 أَسْكِنُوهُنَّ مِنْ حَيْثُ سَكَنتُم مِّن وُجْدِكُمْ وَلَا تُضَارُّوهُنَّ لِتُضَيِّقُوا عَلَيْهِنَّ ۚ وَإِن كُنَّ أُولَاتِ حَمْلٍ فَأَنفِقُوا عَلَيْهِنَّ حَتَّىٰ يَضَعْنَ حَمْلَهُنَّ ۚ فَإِنْ أَرْضَعْنَ لَكُمْ فَآتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ ۖ وَأْتَمِرُوا بَيْنَكُم بِمَعْرُوفٍ ۖ وَإِن تَعَاسَرْتُمْ فَسَتُرْضِعُ لَهُ أُخْرَىٰ
Ул талак кылган хатыннарыгызны үзегез торган өйләрегезнең берендә тотыгыз вә көчегез җиткәнчә тәрбияләгез, вә аларга зарар тидермәгез өйдән чыгып китәргә мәҗбүр итәр өчен. Әгәр ул талак ителгән хатыннар йөкле булсалар, аларны ашатыгыз, киендерегез, балаларын тудырганнарына чаклы. Әгәр тудырган балаларын сезнең өчен имезсәләр, имезгәннәре өчен хакын түләгез, вә үзара шәригатькә муафыйк киңәшләрне кабул итегез. Әгәр ир баласын имезгән өчен талак кылган хатынына хакын түләргә авырсынса яки хатын баласын имезергә авырсынса, ул вакытта баланы икенче бер ят хатын имезер.
7 لِيُنفِقْ ذُو سَعَةٍ مِّن سَعَتِهِ ۖ وَمَن قُدِرَ عَلَيْهِ رِزْقُهُ فَلْيُنفِقْ مِمَّا آتَاهُ اللَّهُ ۚ لَا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلَّا مَا آتَاهَا ۚ سَيَجْعَلُ اللَّهُ بَعْدَ عُسْرٍ يُسْرًا
Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә иркенрәк итеп бирсен үзенең байлыгыннан, әмма түбән тормышлы ярлы булса, Аллаһ биргәннән көче җиткән хәтле бирсен. Бит Аллаһ һичкемне бирергә көчләми, мәгәр Үзе биргән хәтле генә көчләр. Ярлы вә авыр тормыштан соң Аллаһ тиздән дөньяда яки ахирәттә тормышны бай иркен кылыр.
8 وَكَأَيِّن مِّن قَرْيَةٍ عَتَتْ عَنْ أَمْرِ رَبِّهَا وَرُسُلِهِ فَحَاسَبْنَاهَا حِسَابًا شَدِيدًا وَعَذَّبْنَاهَا عَذَابًا نُّكْرًا
Күпме шәһәр кешеләре Раббыларының әмереннән вә рәсүлләрнең әмереннән баш тарттылар, Без аларны хисаб кылдык каты хисаб белән, вә аларны ґәзаб кылдык куркынычлы ут ґәзабы белән.
9 فَذَاقَتْ وَبَالَ أَمْرِهَا وَكَانَ عَاقِبَةُ أَمْرِهَا خُسْرًا
Алар татыдылар Аллаһуга каршы булган эшләренең имгәген, вә аларның эшләренең ахыры ґәзаб, хәсрәт булды.
Тәрҗемә — Ат-Талак 7 Ат-Талак сүрәсе Аять 7 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Иркен тормышлы бай кеше талак кылган хатынына яки бала имезүчегә…
Сүрәсе Аять 7/12 — Ат-Талак сүрәсе الطلاق (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Талак сүрәсе Тыңла, Ат-Талак сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Талак сүрәсе mp3, Ат-Талак сүрәсе pdf. Аять 5–9. Татарча: Русский.