Аль-Бакара · 194/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
الشَّهْرُ الْحَرَامُ بِالشَّهْرِ الْحَرَامِ وَالْحُرُمَاتُ قِصَاصٌ ۚ فَمَنِ اعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ فَاعْتَدُوا عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا اعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ ۝١٩٤
Ash Shahrul Haraamu bish Shahril Haraami wal hurumaatu qisaas; famani`tadaa `alaikum fa`tadoo `alaihi bimsisli ma`tadaa `alaikum; wattaqul laaha wa`lamooo annal laaha ma`al muttaqeen
📖 Татарча
Хәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • әш-Шәһрул-хәрәм — хәрам ай, ягъни сугышу тыелган айлар (Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Рәҗәб).
  • әл-Хурумат — хөрмәт ителә торган нәрсәләр: хәрам айлар, хәрам шәһәр (Мәккә), ихрам халәте.
  • Кысас — тигезлек, бертигез җәза бирү.
  • Гыйтыйдә — чиктән чыгу, золым итү.

Аять тәфсире:

Әй, мөэминнәр! Хәрам айда сугышу сезгә рөхсәт ителде, чөнки мөшрикләр үзләре хәрам айда сезгә каршы сугыш башладылар һәм сезне Мәккәгә кертмәделәр. Шуңа күрә хәрам ай — хәрам айга каршы, ягъни алар хәрам айда гаделсезлек итсәләр, сезгә дә шул ук айда аларга каршы чара күрергә рөхсәт. Хөрмәт ителә торган нәрсәләрдә дә кысас кагыйдәсе кулланыла: кем дә булса изге айны, изге шәһәрне яки ихрам халәтен аяк астына алса, аңа шул ук дәрәҗәдә җәза бирелергә тиеш.

Әгәр берәү сезгә каршы чиктән чыкса, золым итсә, сез дә аңа шул ук күләмдә, шул ук рәвештә җавап кайтарыгыз — арттырып та, киметеп тә түгел, ә нәкъ тигез рәвештә. Ләкин бу хәлдә дә Аллаһудан куркыгыз: үчегезне алганнан соң, чиктән чыкмагыз, гаделсезлеккә гаделсезлек белән җавап бирмәгез. Һәм белегез: Аллаһ тәкъва кешеләр белән бергә — ул аларны саклый, аларга ярдәм итә һәм аларның эшләрен уңайлы кыла.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Ислам — гаделлек дине: ул золым итүчегә каршы тигез дәрәҗәдә саклануны рөхсәт итә, ләкин чиктән чыгуны тыеп, тәкъвалыкка өнди.
  • Аллаһ бәндәләренә авырлык теләми: ул сугыш вакытында да гаделлек чикләрен билгеләп, мөэминнәрнең хокукларын яклый.
  • Тәкъвалык — мөэминнең иң зур сакчысы: Аллаһ тәкъва кешеләрне Җирдә дә, Ахирәттә дә саклавын вәгъдә итә.
  • Бу аять мөселманнарга дошманга каршы торуда батырлык һәм ныклык рухы өрә, ләкин һәрвакыт Аллаһ чикләрен искә төшереп тора.


📜 Аять 192-196 — Аль-Бакара сүрәсе

192فَإِنِ انتَهَوْا فَإِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Әгәр ул мөшрикләр, сугыштан туктап, ислам динен кабул итсәләр, Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.
193وَقَاتِلُوهُمْ حَتَّىٰ لَا تَكُونَ فِتْنَةٌ وَيَكُونَ الدِّينُ لِلَّهِ ۖ فَإِنِ انتَهَوْا فَلَا عُدْوَانَ إِلَّا عَلَى الظَّالِمِينَ
Көферләрне һәм мөшрикләрне үтерегез җир өстендә фетнә беткәнгә чаклы һәм җир өстендә Аллаһ дине – ислам гына калганга чаклы. Әгәр көферлекне ташлап, исламга керсәләр, аларга дошманлык күрсәтү юк, мәгәр Коръән юлына кермәгән залимнәргә дошман булу һәм аларны үтерү дөрес.
194الشَّهْرُ الْحَرَامُ بِالشَّهْرِ الْحَرَامِ وَالْحُرُمَاتُ قِصَاصٌ ۚ فَمَنِ اعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ فَاعْتَدُوا عَلَيْهِ بِمِثْلِ مَا اعْتَدَىٰ عَلَيْكُمْ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ مَعَ الْمُتَّقِينَ
Хәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә мөшрикләре үткән елда хәрам булган Зүлкагьдә аенда һөҗум ясап, сезне Мәккә шәһәренә мәсҗид Хәрамга кертмәделәр, шуңа җавап итеп, сез бу елда Мәккә шәһәренә басып кердегез. Сугышырга хәрам булган айлар, икенче хәрам булган айларга алмаш буладыр. Берәр залим золым итеп сугыш башласа, яки сезне үтерсә, йә йортыгыздан чыгарса, алардан үч алыгыз алар сезгә золым иткән хәтле золым итү белән! Ий мөэминнәр! Аллаһудан куркыгыз, Аның, хөкемнәренә хыйлаф эш кылудан сакланыгыз! Яхшы белегез, дөреслектә, Аллаһ гөнаһтан сакланучылар белән бергәдер.
195وَأَنفِقُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلَا تُلْقُوا بِأَيْدِيكُمْ إِلَى التَّهْلُكَةِ ۛ وَأَحْسِنُوا ۛ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Аллаһ ризалыгы өчен Ул күрсәткән урыннарга малларыгыздан садака бирегез! Дәхи изгелек итегез, Аллаһ изгеләрне сөя.
196وَأَتِمُّوا الْحَجَّ وَالْعُمْرَةَ لِلَّهِ ۚ فَإِنْ أُحْصِرْتُمْ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ ۖ وَلَا تَحْلِقُوا رُءُوسَكُمْ حَتَّىٰ يَبْلُغَ الْهَدْيُ مَحِلَّهُ ۚ فَمَن كَانَ مِنكُم مَّرِيضًا أَوْ بِهِ أَذًى مِّن رَّأْسِهِ فَفِدْيَةٌ مِّن صِيَامٍ أَوْ صَدَقَةٍ أَوْ نُسُكٍ ۚ فَإِذَا أَمِنتُمْ فَمَن تَمَتَّعَ بِالْعُمْرَةِ إِلَى الْحَجِّ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ ۚ فَمَن لَّمْ يَجِدْ فَصِيَامُ ثَلَاثَةِ أَيَّامٍ فِي الْحَجِّ وَسَبْعَةٍ إِذَا رَجَعْتُمْ ۗ تِلْكَ عَشَرَةٌ كَامِلَةٌ ۗ ذَٰلِكَ لِمَن لَّمْ يَكُنْ أَهْلُهُ حَاضِرِي الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә – ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ "гомрә"не үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучы!
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
194Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 194

Аль-Бакара сүрәсе Аять 194 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Хәрам булган ай – хәрам булган ай бәрабәренәдер. Ягъни Мәккә…

Сүрәсе Аять 194/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 192–196. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers