وَمَا أَرْسَلْنَا قَبْلَكَ مِنَ الْمُرْسَلِينَ إِلَّا إِنَّهُمْ لَيَأْكُلُونَ الطَّعَامَ وَيَمْشُونَ فِي الْأَسْوَاقِ ۗ وَجَعَلْنَا بَعْضَكُمْ لِبَعْضٍ فِتْنَةً أَتَصْبِرُونَ ۗ وَكَانَ رَبُّكَ بَصِيرًا ٢٠
🔤 Transliteration
Wa maaa arsalnaa qablaka minal mursaleena illaaa innahum la yaakuloonat ta`aama wa yamshoona fil aswaaq; wa ja`alnaa ba`dakum liba`din fitnatan atasbiroon; wa kaana Rabbuka Baseera
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә, сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен бирер.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: فِتْنَةً — сынау, бәла-каза, имтихан.أَتَصْبِرُونَ — сабыр итәсезме?Аять тәфсире: Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Без синнән элек тә рәсүлләрне фәрештәләрдән түгел, ә кешеләрдән генә җибәрдек. Алар да син кебек үк ризык ашыйлар, базарларда йөриләр иде. Бу — синең пәйгамбәрлегеңне инкяр итүчеләргә җавап: син үзеңнең галәмәт бер хәлдә булуың белән аерылып тормыйсың, бәлки синнән элек үткән барлык рәсүлләр дә шундый ук кеше булганнар. Аларның кеше булуы аларның пәйгамбәрлегенә каршы килми, киресенчә, бу — Аллаһның гадәте.
Әй кешеләр! Без сезнең кайберәүләрегезне икенчеләрегез өчен сынау һәм имтихан иттек: бәйләрне фәкыйрьләр өчен, сәламәтләрне авырулар өчен, байларны фәкыйрьләр өчен сынау иттек. Шулай ук һәр пәйгамбәр үз заманындагы кешеләр өчен сынау булды — аңа иярәләрме, әллә каршы киләләрме? Бу сынаулар аша без сезнең сабырлыгыгызны, иманыгызны һәм шөкер итүегезне беләбез. Сабыр итеп, Аллаһның әмерләрен үтәп, тыелганнарыннан тыелып, сынауларга түзәсезме, әллә юкмы? Сезнең Раббыгыз һәрнәрсәне күреп торучы — Ул сабыр итүчеләрне дә, сабырсызлык күрсәтүчеләрне дә, иман китерүчеләрне дә, кәферлек итүчеләрне дә белә, һәм һәркемгә үз гамәленә карап җәмәл итәчәк.
Аятьтән алынган файдалар: Пәйгамбәрләрнең барысы да кеше булуы — аларның өммәтләренә үрнәк булыр өчен. Бу безгә дин эшләрендә гадилек һәм кешелеклелек күрсәтә. Дөньядагы төрле хәлләр — байлык һәм фәкыйрьлек, сәламәтлек һәм авыру — барысы да Аллаһтан сынау. Бу безне сабырлыкка һәм шөкер итүгә өйрәтә. Аллаһның һәрнәрсәне күреп торуы безгә ышаныч бирә: безнең сабырлыгыбыз һәм изге гамәлләребез җуелмый, бәлки Аллаһ каршында саклана һәм тиешле әҗер белән кайтарылачак.
وَمَآ أَرۡسَلۡنَا قَبۡلَكَ مِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ إِلَّآ إِنَّهُمۡ لَيَأۡكُلُونَ ٱلطَّعَامَ وَيَمۡشُونَ فِي ٱلۡأَسۡوَاقِۗ وَجَعَلۡنَا بَعۡضَكُمۡ لِبَعۡضٍ فِتۡنَةً أَتَصۡبِرُونَۗ وَكَانَ رَبُّكَ بَصِيرًا ٢٠
Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә, сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен бирер.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 18-22 — Аль-Фуркан сүрәсе
18 قَالُوا سُبْحَانَكَ مَا كَانَ يَنبَغِي لَنَا أَن نَّتَّخِذَ مِن دُونِكَ مِنْ أَوْلِيَاءَ وَلَٰكِن مَّتَّعْتَهُمْ وَآبَاءَهُمْ حَتَّىٰ نَسُوا الذِّكْرَ وَكَانُوا قَوْمًا بُورًا
Сынымнар гаҗәпсенеп әйтерләр: "Йә Рабби, без Сине кимчелектән пакь дип мактап тәсбих әйтәбез, Синнән башканы Илаһә тотмак безгә һич лаек булмады, без аларга безгә гыйбадәт кылыгыз, дип ничек әйтә алабыз, ләкин Син аларны вә аталарын төрле нигъмәтләр белен сыйладың, хәтта алар шәһвәткә чумып Синең зекреңне оныттылар, вә һәлак буласы кавем булдылар.
19 فَقَدْ كَذَّبُوكُم بِمَا تَقُولُونَ فَمَا تَسْتَطِيعُونَ صَرْفًا وَلَا نَصْرًا ۚ وَمَن يَظْلِم مِّنكُمْ نُذِقْهُ عَذَابًا كَبِيرًا
Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Ий мөшрикләр, менә бүген сынымнарыгыз сезне сөйләгән ялган сүзләрегез белән гаеплиләр, ягъни алар без Илаһәбез, безгә гыйбадәт кылыгыз, дип һич тә әйтмәгәннәр, Илаһәбез дип хыялланган сынымнарыгызның көчләре җитмәс сездән ґәзабны җибәрергә һәм ярдәм итәргә? Ий кешеләр, сездән берәү мөшрик булып үзенә золым итсә, ул кешегә Без олугъ ґәзабны татытырбыз.
20 وَمَا أَرْسَلْنَا قَبْلَكَ مِنَ الْمُرْسَلِينَ إِلَّا إِنَّهُمْ لَيَأْكُلُونَ الطَّعَامَ وَيَمْشُونَ فِي الْأَسْوَاقِ ۗ وَجَعَلْنَا بَعْضَكُمْ لِبَعْضٍ فِتْنَةً أَتَصْبِرُونَ ۗ وَكَانَ رَبُّكَ بَصِيرًا
Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә, сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен бирер.
21 ۞ وَقَالَ الَّذِينَ لَا يَرْجُونَ لِقَاءَنَا لَوْلَا أُنزِلَ عَلَيْنَا الْمَلَائِكَةُ أَوْ نَرَىٰ رَبَّنَا ۗ لَقَدِ اسْتَكْبَرُوا فِي أَنفُسِهِمْ وَعَتَوْا عُتُوًّا كَبِيرًا
Безгә яхшылык белән юлыгырга теләмәгән имансызлар әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр безгә фәрештәләр иңеп Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсәләр, яки Раббыбызны күрсәк, Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсә", – дип. Тәхкыйк алар шул сүзләре белән нәфесләрендә тәкәбберләнделәр һәм золымда чиктән уздылар.
22 يَوْمَ يَرَوْنَ الْمَلَائِكَةَ لَا بُشْرَىٰ يَوْمَئِذٍ لِّلْمُجْرِمِينَ وَيَقُولُونَ حِجْرًا مَّحْجُورًا
Кыямәт көнне ґәзаб фәрештәсен күрерләр, ләкин ул көндә имансызларга шатлык булмас, вә фәрештәләр әйтер: "Имансызларга җәннәткә керү хәрам булды".
Тәрҗемә — Аль-Фуркан 20 Аль-Фуркан сүрәсе Аять 20 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар…
Сүрәсе Аять 20/77 — Аль-Фуркан сүрәсе الفرقان (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Фуркан сүрәсе Тыңла, Аль-Фуркан сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Фуркан сүрәсе mp3, Аль-Фуркан сүрәсе pdf. Аять 18–22. Татарча: Русский.