إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ أَلَّا تَخَافُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنتُمْ تُوعَدُونَ ٣٠
🔤 Transliteration
Innal lazeena qaaloo Rabbunal laahu summas taqaamoo tatanazzalu `alaihimul malaaa `ikatu allaa takhaafoo wa laa tahzanoo wa abshiroo bil Jannnatil latee kuntum too`adoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: ثُمَّ اسْتَقَامُوا — аннары иманнарында нык тордылар, туры юлдан тайпылмадылар.تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ — аларга фәрештәләр иңәләр.أَلَّا تَخَافُوا — куркыныч булмасын, дип.أَبْشِرُوا — шатлыклы хәбәр ишетегез, сөенегез.Аять тәфсире: Әйе, әлбәттә, ул кешеләр: "Безнең Раббыбыз — Аллаһ", — дип әйттеләр, аңа гына гыйбадәт кылдылар, Аның бердәнбер икәнлегенә ышандылар, һәм аннары шушы сүзләрендә нык тордылар — иманнарын бозмадылар, тәүхидләрен какшатмадылар, Аллаһның әмерләрен үтәделәр һәм тыелган эшләреннән читләштеләр. Менә шундый мөэминнәргә, үлем вакыты җиткәндә, фәрештәләр иңеп, аларга шатлыклы хәбәр китерәләр: "Куркмагыз! Сезне үлем газабы яки аннан соңгы хәлләр куркытмасын. Кайгырмагыз да! Сез артта калдырган дөнья эшләре, гаиләгез һәм мал-мөлкәтегез өчен дә кайгырмагыз. Ә сезгә сөенечле хәбәр: Аллаһ сезгә вәгъдә иткән оҗмахка ирешәчәксез! Ул оҗмахны сезгә дөньяда ук, пәйгамбәрләр авызлары аша, иманыгыз һәм изге гамәлләрегез өчен вәгъдә иткән иде", — диләр.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Иманның чынлыгы — аның өстендә нык торуда, ягъни сүздә генә түгел, ә гамәлдә дә дәвамлылыкта. Аллаһ юлында нык торган мөэминнәргә үлем вакытында фәрештәләр килеп, аларны юаталар һәм шатландыралар — бу мөэмин өчен зур шәрәф һәм рәхәтлек. Мөэминнәрнең үлемнән куркулары юк, чөнки аларны яхшылык көтә; алар дөньядагы югалтулары өчен дә кайгырмыйлар, чөнки аларга мәңгелек бәхет вәгъдә ителгән. Оҗмах — Аллаһның тәкъва колларына биргән чын вәгъдәсе, бу вәгъдәдә шик юк.
إِنَّ ٱلَّذِينَ قَالُواْ رَبُّنَا ٱللَّهُ ثُمَّ ٱسۡتَقَٰمُواْ تَتَنَزَّلُ عَلَيۡهِمُ ٱلۡمَلَٰٓئِكَةُ أَلَّا تَخَافُواْ وَلَا تَحۡزَنُواْ وَأَبۡشِرُواْ بِٱلۡجَنَّةِ ٱلَّتِي كُنتُمۡ تُوعَدُونَ ٣٠
Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 28-32 — Фуссилат сүрәсе
28 ذَٰلِكَ جَزَاءُ أَعْدَاءِ اللَّهِ النَّارُ ۖ لَهُمْ فِيهَا دَارُ الْخُلْدِ ۖ جَزَاءً بِمَا كَانُوا بِآيَاتِنَا يَجْحَدُونَ
Ошбу кабих җәза Аллаһ дошманнарына җәһәннәм утыдыр, анда алар өчен тора торган урын бардыр, Коръәнне инкяр итүләренең җәзасы шул булсын өчен.
29 وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا رَبَّنَا أَرِنَا اللَّذَيْنِ أَضَلَّانَا مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنسِ نَجْعَلْهُمَا تَحْتَ أَقْدَامِنَا لِيَكُونَا مِنَ الْأَسْفَلِينَ
Уттагы кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безне хак диннән адаштыручы җеннәрне вә кешеләрне безгә күрсәтче, без аларны утта аяк астыбызга салып таптар идек, хәтта бездән дә катырак ґәзабта булсыннар өчен", – дип. Күрәсез, дөньяда азгынлыкта дус булган кешеләр, ахирәттә дус була алмаслар икән ләбаса.
30 إِنَّ الَّذِينَ قَالُوا رَبُّنَا اللَّهُ ثُمَّ اسْتَقَامُوا تَتَنَزَّلُ عَلَيْهِمُ الْمَلَائِكَةُ أَلَّا تَخَافُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَبْشِرُوا بِالْجَنَّةِ الَّتِي كُنتُمْ تُوعَدُونَ
Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр.
31 نَحْنُ أَوْلِيَاؤُكُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَفِي الْآخِرَةِ ۖ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَشْتَهِي أَنفُسُكُمْ وَلَكُمْ فِيهَا مَا تَدَّعُونَ
Без сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә шул булгучыдыр, дәхи анда сез ни сорасагыз шул бирелер.
32 نُزُلًا مِّنْ غَفُورٍ رَّحِيمٍ
Ярлыкап рәхмәт итүче Аллаһудан хәзерләнмеш төрле яхшы ризыклар булганы хәлдә.
Тәрҗемә — Фуссилат 30 Фуссилат сүрәсе Аять 30 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда,…
Сүрәсе Аять 30/54 — Фуссилат сүрәсе فصلت (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Фуссилат сүрәсе Тыңла, Фуссилат сүрәсе Тәрҗемә, Фуссилат сүрәсе mp3, Фуссилат сүрәсе pdf. Аять 28–32. Татарча: Русский.