Summa qaffainaa `alaa aasaarihim bi Rusulinaa wa qaffainaa be `Eesab ni Maryama wa aatainaahul Injeela wa ja`alnaa fee quloobil lazeenat taba` oohu raafatanw wa rahmatanw wa rahbaaniyyatanib tada` oohaa maa katanaahaa `alaihim illab tighaaa`a ridwaanil laahi famaa ra`awhaa haqqa ri`aayatihaa fa aatainal lazeena aamanoo minhum ajrahum wa kaseerum minhum faasiqoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр.
🌐 Additional reference in Русский
🌐 Русский
И вслед за ними Мы других посланников послали, За ними - Ису, сына Марйам, Которому Евангелие дали. И души тех, которые пошли за ним, Мы пропитали состраданием и милостью (к собратьям). Но жизнь монашескую, Что они измыслили себе, Мы не предписывали им. Они же делали сие в угоду Богу, Хотя это была не та угода, Какую надлежало им блюсти. Мы тем из них, которые уверовали (в Бога), Послали должную награду. Но стали многие из них (Господнему Закону) непослушны.
رَهْبَانِيَّةً — дөньядан баш тартып, гыйбадәт өчен аерым урыннарга (мәгарәләргә, тауларга) китеп, никахны һ.б. хәләл нәрсәләрне үзләренә хәрам итү.
ابْتَدَعُوهَا — аны үзләре уйлап чыгардылар, дингә керттеләр.
رَعَوْهَا — аны үтәделәр, дөрес сакладылар.
Аять тәфсире:
Аллаһы Тәгалә Нух һәм Ибраһим галәйһиссәләмнән соң, аларның эзләреннән барып, бер-бер артлы рәсүлләр җибәрде. Алар арасында соңгысы итеп Мәрьям улы Гыйсаны җибәрдек һәм аңа Инҗил китабын бирдек. Гыйсага ияргән кешеләрнең күңелләренә бер-берсенә карата йомшаклык һәм шәфкать салдык, шуңа күрә алар үзара дус-тату яшәделәр.
Ләкин алар дингә яңалык керттеләр — үзләре уйлап чыгарган рухбанлыкны (рахбанәтне) кулландылар. Алар дөньядагы хәләл нәрсәләрдән — никахтан, матур азык-төлектән баш тартып, гыйбадәт өчен тауларга, мәгарәләргә китеп киттеләр. Бу эшне без аларга фарыз кылмаган идек, алар моны үз ихтыярлары белән, Аллаһының ризалыгын эзләп, гыйбадәтне арттыру өчен эшләделәр. Әмма алар бу үзләре алган йөкләмәне дә дөрес үтәмәделәр — аны бозып, диннәрендә кимчелекләр керттеләр.
SurahQuran.com was founded as a humble effort to serve the Noble Book and the pure Sunnah, to invite people to Allah, and to make the religious sciences accessible according to the methodology of the Quran and Sunnah. We praise and thank Allah for His grace, and we ask Him to accept our work and make it sincere for His noble Face.