Аль-Хадид · 26/29
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Хадид сүрәсе
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا وَإِبْرَاهِيمَ وَجَعَلْنَا فِي ذُرِّيَّتِهِمَا النُّبُوَّةَ وَالْكِتَابَ ۖ فَمِنْهُم مُّهْتَدٍ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَاسِقُونَ ۝٢٦
Wa laqad arsalnaa Noohanw wa Ibraaheema wa ja`alnaa fee zurriyyatihiman nubuwwata wal Kitaaba faminhum muhtad; wa kaseerum minhum faasiqoon
📖 Татарча
Тәхкыйк Нухны вә Ибраһимне пәйгамбәр итеп җибәрдек, вә аларның нәселендә пәйгамбәрлекне кылдык, һәм ул пәйгамбәрләргә Забур, Тәүрат, Инҗил вә Коръәнне бирдек, ул пәйгамбәрләр килгән кавемнәр эчендә туры юлга күнелүчеләр бардыр, вә аларның күбрәге туры юлдан адашкан фасыйклардыр.

M Mishary Rashid Alafasy ✓
M Mahmoud Khalil Al-Husary ✓
A Abdurrahman As-Sudais ✓
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi ✓
A Abdul Basit Abdul Samad ✓
A Ali Al-Hudhaify ✓
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy ✓
A Abu Bakr Ash-Shaatree ✓
M Muhammad Ayyoub ✓
A Abdullah Basfar ✓
A Abdullah Al-Juhani ✓
M Maher Al Muaiqly ✓
0:00
0:00
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • نُوحًا وَإِبْرَاهِيمَ — Нух һәм Ибраһим галәйһимәссәлам.
  • فِي ذُرِّيَّتِهِمَا — аларның нәселләрендә, токымнарында.
  • النُّبُوَّةَ — пәйгамбәрлек.
  • الْكِتَابَ — иңдерелгән китаплар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръән).
  • مُهْتَدٍ — туры юлга күнеккән, һидәят тапкан кеше.
  • فَاسِقُونَ — Аллаһның итагатеннән чыкканнар, гөнаһ кылучылар.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә үзенең рәсүле Мөхәммәд галәйһиссәләмгә хәбәр бирә: Без Нухны һәм Ибраһимны үз кавемнәренә рәсүл итеп җибәрдек. Алар икесе дә әүвәлге рәсүлләрдән саналалар. Аннары Аллаһ аларның нәселләренә зур нигъмат бирде: пәйгамбәрлекне һәм иңдерелгән китапларны шул нәселдә дәвам иттерде. Ибраһим галәйһиссәлам нәселеннән Тәүрат, Зәбур, Инҗил һәм Коръән китаплары иңдерелгән пәйгамбәрләр чыкты. Әмма шул нәселдән булган кешеләрнең кайберләре генә туры юлга күнекте, һидәят тапты, ә күпчелеге Аллаһның итагатеннән чыкты, Аңа гөнаһлы булды.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Аллаһы Тәгалә үзенең рәсүлләренә һәм аларның нәселләренә зур шәрәф биргән — пәйгамбәрлек һәм китаплар шул нәселдән дәвам иткән. Бу Аллаһның үз рәсүлләренә булган рәхмәтен күрсәтә.
  • Туры юлга күнү һәркемнең үз ихтыярында: нәсел дә, килеп чыгыш та кешене туры юлга алып керми, ә күңелнең ихласлыгы һәм Аллаһка буйсынуы мөһим.
  • Күп кенә кешеләрнең гөнаһка батуы аларның нәселенә карап түгел, ә үз сайлавына карап була. Шуңа күрә һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирәчәк.
  • Бу аять безне Аллаһның рәсүлләренә иярүгә һәм аларның юлыннан баруга өнди, чөнки һидәят — Аллаһның иң зур нигъмәте.


📜 Аять 24-28 — Аль-Хадид сүрәсе

24الَّذِينَ يَبْخَلُونَ وَيَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبُخْلِ ۗ وَمَن يَتَوَلَّ فَإِنَّ اللَّهَ هُوَ الْغَنِيُّ الْحَمِيدُ
Алар саранлык кылырлар һәм кешеләрне дә саранлыкка өндәрләр. Вә берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдән баш тартса, тәхкыйк Аллаһ байдыр, һәр эшендә мактаулыдыр, кире кешеләргә мохтаҗ түгелдер.
25لَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلَنَا بِالْبَيِّنَاتِ وَأَنزَلْنَا مَعَهُمُ الْكِتَابَ وَالْمِيزَانَ لِيَقُومَ النَّاسُ بِالْقِسْطِ ۖ وَأَنزَلْنَا الْحَدِيدَ فِيهِ بَأْسٌ شَدِيدٌ وَمَنَافِعُ لِلنَّاسِ وَلِيَعْلَمَ اللَّهُ مَن يَنصُرُهُ وَرُسُلَهُ بِالْغَيْبِ ۚ إِنَّ اللَّهَ قَوِيٌّ عَزِيزٌ
Тәхкыйк рәсүлләребезне ачык аңлатмалар илә җибәрдек, вә аларга китаплар иңдердек, вә кешеләр алыш-бирештә гадел булсыннар өчен үлчәүне өйрәттек, һәм тимер иңдердек, ул тимердә төрле кораллар вә техникалар ясар өчен тазалык, ныклык бар, вә ул тимердә кешеләргә куп файдалар бардыр, Аллаһ дөньяда яшәү өчен дөнья байлыгын бирде һәм ахирәткә хәзерләнер өчен Ислам динен бирде дә, кем Аллаһуны күрмичә Ислам диненә вә Аллаһуның рәсүленә ярдәм итә, шуларны белмәк һәм аермак өчен Аллаһ күзәтеп карал торадыр. Аллаһ куәтледер һәм һәр эштә өстендер. Кешеләрнең ислам диненә ярдәм итүләренә мохтаҗ түгелдер, Исламга ярдәм итүчеләрнең файдасы үзләренәдер.
26وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا وَإِبْرَاهِيمَ وَجَعَلْنَا فِي ذُرِّيَّتِهِمَا النُّبُوَّةَ وَالْكِتَابَ ۖ فَمِنْهُم مُّهْتَدٍ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَاسِقُونَ
Тәхкыйк Нухны вә Ибраһимне пәйгамбәр итеп җибәрдек, вә аларның нәселендә пәйгамбәрлекне кылдык, һәм ул пәйгамбәрләргә Забур, Тәүрат, Инҗил вә Коръәнне бирдек, ул пәйгамбәрләр килгән кавемнәр эчендә туры юлга күнелүчеләр бардыр, вә аларның күбрәге туры юлдан адашкан фасыйклардыр.
27ثُمَّ قَفَّيْنَا عَلَىٰ آثَارِهِم بِرُسُلِنَا وَقَفَّيْنَا بِعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ وَآتَيْنَاهُ الْإِنجِيلَ وَجَعَلْنَا فِي قُلُوبِ الَّذِينَ اتَّبَعُوهُ رَأْفَةً وَرَحْمَةً وَرَهْبَانِيَّةً ابْتَدَعُوهَا مَا كَتَبْنَاهَا عَلَيْهِمْ إِلَّا ابْتِغَاءَ رِضْوَانِ اللَّهِ فَمَا رَعَوْهَا حَقَّ رِعَايَتِهَا ۖ فَآتَيْنَا الَّذِينَ آمَنُوا مِنْهُمْ أَجْرَهُمْ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَاسِقُونَ
Соңра Нух вә Ибраһимның дини эшләренә рәсүлебезне иярттек, дәхи аларга Мәрьям угълы Гыйсаны иярттек вә аңа Инҗил бирдек, вә Гыйсага ияргән мөэминнәргә бер-берсенә күңел йомшаклыгын вә шәфкатьне бер кылдык, вә алар раһбаниятне, ягъни гыйбадәт өчен дөнья эшләреннән һәм кешеләрдән киселүне уйлап чыгардылар һәм үзләренә йөкләделәр, Без аларга раһбаниятне өйрәтмәдек вә аларга аны йөкләмәдек, мәгәр Без аларга Аллаһ вә пәйгамбәр өйрәткәнчә генә эш кылырга, итагать итеп Аллаһуның ризалыгын кәсеп итәргә өйрәттек вә шуны йөкләдек, алар Аллаһуның өйрәтүен хак ригая белән ригая кылмадылар, ягъни диндә ихлас тәкъва булып Аллаһуга якын булуны Аллаһ өйрәткәнчә кылмадылар, бәлки үзләре теләгәнчә эш кылып хаталандылар. Мәсәлән: ишан булуны вә ишанга мөрид булуны Аллаһ һичбер кавемгә өйрәтмәгән. Алар үзләре уйлап чыгарганнар, алар үз белдекләре белән кыланып Аллаһу тәгаләнең ризалыгын таба алмаслар. Алардан иман китереп Аллаһуга итагать иткәннәренә әҗерләр бирдек, вә аларның күберәге Аллаһуга итагать итмичә фасыйклардыр.
28يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ وَآمِنُوا بِرَسُولِهِ يُؤْتِكُمْ كِفْلَيْنِ مِن رَّحْمَتِهِ وَيَجْعَل لَّكُمْ نُورًا تَمْشُونَ بِهِ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ۚ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Ий әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанучы Тәүрат, Инҗил әһелләре, Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, ягъни Коръән белән гамәл кылыгыз, һәм Аның расүле Мухәммәд г-мгә иман китерегез, Мухәммәд г-мгә ияреп Коръән белән гамәл кылсагыз Аллаһ сезгә рәхмәтеннән ике өлеш бирер, дәхи сезгә иман нурын бирер шул нур белән, туры юлны табарсыз, вә сезне Аллаһ ярлыкар, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
Аль-ХадидКоръән исемлеге
29Аять
MedinanRevelation
26Аять

Тәрҗемә — Аль-Хадид 26

Аль-Хадид сүрәсе Аять 26 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Тәхкыйк Нухны вә Ибраһимне пәйгамбәр итеп җибәрдек, вә аларның нәселендә…

Сүрәсе Аять 26/29 — Аль-Хадид сүрәсе الحديد (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Хадид сүрәсе Тыңла, Аль-Хадид сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Хадид сүрәсе mp3, Аль-Хадид сүрәсе pdf. Аять 24–28. Татарча: Русский.





Изге Коръән


Tuesday, September 29, 2026

Don't forget us in your sincere prayers