قَدْ نَرَىٰ تَقَلُّبَ وَجْهِكَ فِي السَّمَاءِ ۖ فَلَنُوَلِّيَنَّكَ قِبْلَةً تَرْضَاهَا ۚ فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّوا وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُ ۗ وَإِنَّ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ لَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِن رَّبِّهِمْ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ ١٤٤
🔤 Transliteration
Qad naraa taqalluba wajhika fis samaaa`i fala nuwalliyannaka qiblatan tardaahaa; fawalli wajhaka shatral Masjidil haaraam; wa haisu maa kuntum fawalloo wujoohakum shatrah; wa innal lazeena ootul Kitaaba laya`lamoona annahul haqqu mir Rabbihim; wa mal laahu bighaafilin `ammaa ya`maloon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: تَقَلُّبَ وَجْهِكَ — йөзеңнең (карашыңның) күккә таба борылуы, янәшә-тирәгә карауың.شَطْرَ — тараф, як, юнәлеш.الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ — Мәккәдәге Кәгъбәне үз эченә алган изге мәчет.أُوتُوا الْكِتَابَ — китап бирелгәннәр (яһүдләр һәм насаралар).Аять тәфсире: Ий Мухәммәд галәйһиссәлам! Без синең йөзеңнең күккә таба борылуын күрәбез — син, Раббыңнан кыйбланың үзгәртелүе турында вахий көтеп, күккә карый идең. Без сине, әлбәттә, үзең теләгән һәм разый булачак кыйблага юнәлтербез. Ул — Мәккәдәге Изге Мәчет (Кәгъбә) юнәлеше. Әйә, йөзеңне шул якка бор!
Ий мөэминнәр! Кайда гына булсагыз да — коры җирдәме, диңгездәме, көнчыгыштамы, көнбатыштымы — намаз укыганда йөзләрегезне Кәгъбә ягына борыгыз.
Китап бирелгән яһүдләр һәм насаралар, әлбәттә, беләләр: кыйбланың Кәгъбәгә алыштырылуы — аларның үз китапларында да расланган, Раббыларыннан килгән хак. Алар моны үз пәйгамбәрләренең хәбәрләре аша беләләр. Ләкин алар арасыннан кайберләре, дошманлык һәм көнчелек аркасында, моны инкяр итәләр. Ә Аллаһ аларның эшләреннән гафил (хаберсез) түгел — Ул барысын да күреп, белеп тора һәм һәркемгә үз эше буенча җәза яки әҗер бирәчәк.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһ үз пәйгамбәренең хәлен белә һәм аның теләк-дәртенә җавап бирә. Мөэминнәр дә догаларында Аллаһтан үзләре теләгән хәерне сорарга тиешләр. Кыйбланың Кәгъбәгә алыштырылуы — Аллаһның рәхмәте һәм өммәткә бүләге. Бу — Исламның бөеклеген һәм Кәгъбәнең дөньядагы иң шәрафле урын икәнен күрсәтә. Намазда бердәм кыйблага юнәлү — мөселманнарның бердәмлеген, дуслыгын һәм оешканлыгын ныгыта. Бөтен дөнья мөселманнары, кайда гына булмасыннар, бер үзәккә — Кәгъбәгә карап гыйбадәт кылалар. Китап әһелләренең хакны белеп тә инкяр итүләре — аларның гаделсезлеге. Мөэминнәргә бу — хак юлда нык торырга һәм Аллаһның ярдәменә ышанырга өндәү. Аллаһның һәр эшебезне күреп торуы — безне тәкъвалыкка, ихласлыкка һәм яхшы гамәлләргә дәртләндерә.
قَدۡ نَرَىٰ تَقَلُّبَ وَجۡهِكَ فِي ٱلسَّمَآءِۖ فَلَنُوَلِّيَنَّكَ قِبۡلَةً تَرۡضَىٰهَاۚ فَوَلِّ وَجۡهَكَ شَطۡرَ ٱلۡمَسۡجِدِ ٱلۡحَرَامِۚ وَحَيۡثُ مَا كُنتُمۡ فَوَلُّواْ وُجُوهَكُمۡ شَطۡرَهُۥۗ وَإِنَّ ٱلَّذِينَ أُوتُواْ ٱلۡكِتَٰبَ لَيَعۡلَمُونَ أَنَّهُ ٱلۡحَقُّ مِن رَّبِّهِمۡۗ وَمَا ٱللَّهُ بِغَٰفِلٍ عَمَّا يَعۡمَلُونَ ١٤٤
Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 142-146 — Аль-Бакара сүрәсе
142 ۞ سَيَقُولُ السُّفَهَاءُ مِنَ النَّاسِ مَا وَلَّاهُمْ عَن قِبْلَتِهِمُ الَّتِي كَانُوا عَلَيْهَا ۚ قُل لِّلَّهِ الْمَشْرِقُ وَالْمَغْرِبُ ۚ يَهْدِي مَن يَشَاءُ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُّسْتَقِيمٍ
Кешеләрнең надан ахмаклары әйтерләр: "Мөселманнарны нәрсә мәҗбүр итте кыйблаларын ташлап башка тарафка юнәлергә?" Чөнки Мухәммәд г-м Мәдинәгә күчкәч, сигез ай мәсҗид Әкъсага юнәлеп намаз укыдылар. Соңыннан Аллаһудан әмер булды, мәсҗид Хәрамга юнәлеп укырга. Бу хәлне мөшрикләр белгәч: "Мухәммәд кыйбласын ташлады, диненнән чыкты", – диделәр. Кояш чыгыш тарафы да, кояш батыш тарафы да Аллаһу тәгаләнекедер. Аллаһ, үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер.
143 وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَاكُمْ أُمَّةً وَسَطًا لِّتَكُونُوا شُهَدَاءَ عَلَى النَّاسِ وَيَكُونَ الرَّسُولُ عَلَيْكُمْ شَهِيدًا ۗ وَمَا جَعَلْنَا الْقِبْلَةَ الَّتِي كُنتَ عَلَيْهَا إِلَّا لِنَعْلَمَ مَن يَتَّبِعُ الرَّسُولَ مِمَّن يَنقَلِبُ عَلَىٰ عَقِبَيْهِ ۚ وَإِن كَانَتْ لَكَبِيرَةً إِلَّا عَلَى الَّذِينَ هَدَى اللَّهُ ۗ وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُضِيعَ إِيمَانَكُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ بِالنَّاسِ لَرَءُوفٌ رَّحِيمٌ
Ий Мухәммәд өммәте сезне хак кыйблага күндергәнебез кебек, сезне гадел, туры җәмәгать кылдык, бу эшегез белән бөтен дөнья кешеләренә шаһид булуыгыз өчен, һәм Мухәммәд г-мдә сезнең хаклыкта булуыгызга шаһит булсын өчен. Ий Мухәммәд г-м, авыштырмадык сине әүвәлге кыйблаң мәсҗид Әкъсадан мәсҗид Хәрамга, мәгәр авыштырдык белмәк өчен, шул вакытта кем пәйгамбәргә риза булып иярер, кем риза булмыйча диненнән чыгар. Шиксез, кыйбланы алыштыру авыр булды иманы загыйф кешеләргә, хәттә кайберләре диннән чыгып, кәфер булдылар. Кыйбла алышынгач, яһүдләр әйттеләр: "Мәсҗид Әкъсага юнәлеп укыган намазларыгыз юкка чыкты", – дип. Аллаһ әйтте: "Аллаһ сезнең иманыгызны һәм савабыгызны югалтыр булмады". Дөреслектә, Аллаһ кешеләргә рәхмәт кылучы, аларны кызганучы.
144 قَدْ نَرَىٰ تَقَلُّبَ وَجْهِكَ فِي السَّمَاءِ ۖ فَلَنُوَلِّيَنَّكَ قِبْلَةً تَرْضَاهَا ۚ فَوَلِّ وَجْهَكَ شَطْرَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَحَيْثُ مَا كُنتُمْ فَوَلُّوا وُجُوهَكُمْ شَطْرَهُ ۗ وَإِنَّ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ لَيَعْلَمُونَ أَنَّهُ الْحَقُّ مِن رَّبِّهِمْ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا يَعْمَلُونَ
Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд г-м кыйбла үзгәрмәс борын ук, Ибраһим г-м төзегән кәгьбаттулланы кыйбла булуын тели иде. Шул хакта Җәбраилгә Аллаһ белән сөйләш дигән иде, Җәбраил сөйләшергә вәгъдә биреп китте. Шуннан соң күккә карап Җәбраилне көтәр булды). Әлбәттә, сине үзең теләгән кәгъбаттуллага юнәлдерербез. Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид Хәрам эчендәге Кәгъбаттуллага! Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне Кәгъбаттуллага юнәлдерегез! Китап әһелләре яһүд һәм насара, әлбәттә, беләләр Кәгьбаттулланың Аллаһ тарафыннан кыйбла ителгәнлеген. Аллаһ аларның эшләгән эшләреннән гафил түгел.
145 وَلَئِنْ أَتَيْتَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ بِكُلِّ آيَةٍ مَّا تَبِعُوا قِبْلَتَكَ ۚ وَمَا أَنتَ بِتَابِعٍ قِبْلَتَهُمْ ۚ وَمَا بَعْضُهُم بِتَابِعٍ قِبْلَةَ بَعْضٍ ۚ وَلَئِنِ اتَّبَعْتَ أَهْوَاءَهُم مِّن بَعْدِ مَا جَاءَكَ مِنَ الْعِلْمِ ۙ إِنَّكَ إِذًا لَّمِنَ الظَّالِمِينَ
Ий Мухәммәд г-м, китаби көферләргә кыйбла хакында Коръәннән бөтен дәлилләрне китерсәң дә, алар һаман да синең кыйблаңа иярмәсләр, син да аларның кыйбласына иярүче түгелсең. Һәм алар да бер-берсенең кыйблаларына иярүче түгелләр. Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәрнәрсә турында ачык дәлилләр килгәннән соң көферләрнең, бидәгатьче мөшрикләрнең теләкләренә иярсәң, алар әйткәнчә эш кылсаң, яки аларның батыл гамәлләрен ислам диненә кертсәң, ул вакытта син залимнәрдән булырсың.
146 الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَعْرِفُونَهُ كَمَا يَعْرِفُونَ أَبْنَاءَهُمْ ۖ وَإِنَّ فَرِيقًا مِّنْهُمْ لَيَكْتُمُونَ الْحَقَّ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
Без китап биргән – яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 144 Аль-Бакара сүрәсе Аять 144 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әлбәттә, күрәбез, ий Мухәммәд г-м, йөзеңне күккә күтәреп торуыңны. (Мухәммәд…
Сүрәсе Аять 144/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 142–146. Татарча: Русский.