وَالْبُدْنَ جَعَلْنَاهَا لَكُم مِّن شَعَائِرِ اللَّهِ لَكُمْ فِيهَا خَيْرٌ ۖ فَاذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ عَلَيْهَا صَوَافَّ ۖ فَإِذَا وَجَبَتْ جُنُوبُهَا فَكُلُوا مِنْهَا وَأَطْعِمُوا الْقَانِعَ وَالْمُعْتَرَّ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرْنَاهَا لَكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ ٣٦
🔤 Transliteration
Walbudna ja`alnaahaa lakum min sha`aaa`iril laahi lakum feehaa khairun fazkurusmal laahi `alaihaa sawaaff; fa izaa wajabat junoobuhaa fakuloo minhaa wa at`imul qaani`a walmu`tarr; kazaalika sakhkharnaahaa lakum la`allakum tashkuroon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Әл-бүдн – корбан итеп бирелә торган дөяләр (зыянсыз, эре хайваннар).Шәәири-Лләһ – Аллаһның дин билгеләре, ачык гамәлләре.Савафф – дөяләрне корбан иткәндә өч аягын бастырып, алдагы бер аягын бәйләп торган хәлдә.Вәҗәбәт – егылып төшү, җиргә ауу.Әл-каанигъ – фәкыйрь, әмма сорап йөрми торган, канәгать кеше.Әл-мугътаттәр – сорап торучы яки сорарга оялып, якын килеп торучы фәкыйрь.Аять тәфсире: Аллаһы Тәгалә корбан дөяләрен сезнең өчен Үзенең дин билгеләреннән кылды. Бу – Аңа якынлашу һәм Уның бөеклеген тану чарасы. Сезгә аларда хәер бар: дөньяви файда – итен ашарга, терлекнең йоныннан, тиресеннән файдаланырга; һәм әҗер – бу гамәлегез өчен Аллаһыдан савап алырсыз. Корбан иткәндә дөяләрне өч аягын бастырып, бер аягын бәйләп торган хәлдә «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр» дип әйтегез. Алар корбан ителгәннән соң, җиргә егылып, яннары белән ятканда, итен ашарга рөхсәт ителә. Әйдә, корбан итүчеләр үзләре дә ашасыннар, һәм мохтаҗларга да өләшсеннәр: берәүләре – сорап йөрми торган, әмма мохтаҗлык кичергән фәкыйрьләргә; икенчеләре – сорап яки сорарга оялып, якын килеп торучыларга. Менә шулай Аллаһ бу эре хайваннарны сезгә буйсындырды – аларны тотып, корбан итәр өчен җайлы итте. Әгәр дә сез Аллаһның бу нигъмәтенә шөкер итсәгез, Ул сезгә тагын да күбрәк бирер.
Аятьтән алынган файдалар: Корбан чалу – Аллаһның бөек билгеләреннән берсе, ул мөселманнарның Аллаһка буйсынуын һәм Аңа якынлашу теләген күрсәтә. Корбан итеннән үзең дә ашарга, һәм мохтаҗларга да өләшергә кирәк – бу мөселманнар арасында мәрхәмәтлек һәм ярдәмләшү рухын ныгыта. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер итү – бәндәнең иманын арттыра һәм аны Аллаһка тагын да якынайта. Бу аять мөселманнарны ихласлыкка, Аллаһ исемен зекер итәргә һәм Уның ризалыгын эзләргә өйрәтә.
وَٱلۡبُدۡنَ جَعَلۡنَٰهَا لَكُم مِّن شَعَٰٓئِرِ ٱللَّهِ لَكُمۡ فِيهَا خَيۡرٌۖ فَٱذۡكُرُواْ ٱسۡمَ ٱللَّهِ عَلَيۡهَا صَوَآفَّۖ فَإِذَا وَجَبَتۡ جُنُوبُهَا فَكُلُواْ مِنۡهَا وَأَطۡعِمُواْ ٱلۡقَانِعَ وَٱلۡمُعۡتَرَّۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرۡنَٰهَا لَكُمۡ لَعَلَّكُمۡ تَشۡكُرُونَ ٣٦
Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 34-38 — Аль-Хаджж сүрәсе
34 وَلِكُلِّ أُمَّةٍ جَعَلْنَا مَنسَكًا لِّيَذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ عَلَىٰ مَا رَزَقَهُم مِّن بَهِيمَةِ الْأَنْعَامِ ۗ فَإِلَٰهُكُمْ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ فَلَهُ أَسْلِمُوا ۗ وَبَشِّرِ الْمُخْبِتِينَ
Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар, Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зекер итсеннәр, бит сезнең Илаһәгыз ялгыз бер Аллаһ. Аңа кайтыгыз вә итагать итегез, ихлас мөэминнәрне җәннәт белән шатландыр.
35 الَّذِينَ إِذَا ذُكِرَ اللَّهُ وَجِلَتْ قُلُوبُهُمْ وَالصَّابِرِينَ عَلَىٰ مَا أَصَابَهُمْ وَالْمُقِيمِي الصَّلَاةِ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ
Ул ихлас мөэминнәргә Аллаһ зекер ителсә, аларның йөрәкләре тетрәр һәм ирешкән бәла казага сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр, вә Без биргән малдан Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирерләр.
36 وَالْبُدْنَ جَعَلْنَاهَا لَكُم مِّن شَعَائِرِ اللَّهِ لَكُمْ فِيهَا خَيْرٌ ۖ فَاذْكُرُوا اسْمَ اللَّهِ عَلَيْهَا صَوَافَّ ۖ فَإِذَا وَجَبَتْ جُنُوبُهَا فَكُلُوا مِنْهَا وَأَطْعِمُوا الْقَانِعَ وَالْمُعْتَرَّ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرْنَاهَا لَكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда файда, ахирәткә сәваб бар, өч аякларында торган хәлләрендә бугазлаган вакытыгызда Аллаһ исемен зекер итегез, әгәр бугазлагач яннары илә җиргә төшсәләр, аларны ашагыз вә канәгатьле фәкыйрьгә вә оялып сораучы фәкыйрьгә ашатыгыз! Ул дөяләрне аяк өстендә бугазлауны бәян иткәнебез кеби аларны сезгә файдаландырдык, шаять шөкер итәрсез.
37 لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَٰكِن يَنَالُهُ التَّقْوَىٰ مِنكُمْ ۚ كَذَٰلِكَ سَخَّرَهَا لَكُمْ لِتُكَبِّرُوا اللَّهَ عَلَىٰ مَا هَدَاكُمْ ۗ وَبَشِّرِ الْمُحْسِنِينَ
Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһуны зурлап тәкбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне җәннәт белән шатландыр!
38 ۞ إِنَّ اللَّهَ يُدَافِعُ عَنِ الَّذِينَ آمَنُوا ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ كُلَّ خَوَّانٍ كَفُورٍ
Аллаһ, мөэминнәрдән кәферләрнең золымын җибәрер, Аллаһ, әлбәттә, хыянәтче, көферлек кылучыны яратмый.
Тәрҗемә — Аль-Хаджж 36 Аль-Хаджж сүрәсе Аять 36 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Корбан дөяләрен Аллаһ диненең галәмәтләреннән кылдык, аларда сезнең өчен дөньяда…
Сүрәсе Аять 36/78 — Аль-Хаджж сүрәсе الحج (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Хаджж сүрәсе Тыңла, Аль-Хаджж сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Хаджж сүрәсе mp3, Аль-Хаджж сүрәсе pdf. Аять 34–38. Татарча: Русский.