وَالَّذِينَ صَبَرُوا ابْتِغَاءَ وَجْهِ رَبِّهِمْ وَأَقَامُوا الصَّلَاةَ وَأَنفَقُوا مِمَّا رَزَقْنَاهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً وَيَدْرَءُونَ بِالْحَسَنَةِ السَّيِّئَةَ أُولَٰئِكَ لَهُمْ عُقْبَى الدَّارِ ٢٢
🔤 Transliteration
Wallazeena sabarub tighaaa`a Wajhi Rabbihim wa aqaamus Salaata wa anfaqoo mimmaa razaqnaahum sirranw wa `alaaniyatanw wa yadra`oona bilhasanatis saiyi`ata ulaaa`ika lahum `uqbad daar
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: يَدْرَءُونَ — кире кагалар, дәфъ итәләр.عُقْبَى الدَّارِ — соңгы йортның (Ахирәтнең) яхшы ахыры, ягъни Җәннәт.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә үзенең тәкъва колларының сыйфатларын һәм аларның әҗерен бәян итә. Алар — сабыр итүчеләр: Аллаһыга гыйбадәт кылудагы авырлыкларга, бәла-казаларга, төрле авырлыкларга түзәләр, һәм гөнаһлардан тыелып, Аллаһының ризалыгын гына күздә тотып сабыр итәләр. Алар намазларны тулысынча, барлык шартларын үтәп, вакытында укыйлар. Аллаһы биргән мал-мөлкәттән файдаланып, мохтаҗларга ярдәм итәләр: фарыз булган зәкятне ачыктан-ачык бирәләр, ә нафилә садакаларны яшертен бирәләр — бу риё (күрсәтмәлек) булмасын өчен, ә ачыктан бирүләре — башкаларга үрнәк булсын өчен. Алар начарлыкка яхшылык белән җавап бирәләр: аларга явызлык кылучыга изгелек кылып, ачуларын йоталар, гафу итәләр. Менә шушы сыйфатларга ия булган кешеләргә Ахирәттә иң яхшы ахыр — Җәннәт әҗере булачактыр.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Сабырлык — иманның нигезе, ул Аллаһы ризалыгы өчен булырга тиеш, башка максатлар өчен түгел. Намазны тулысынча үтәү — мөэминнең гамәлләре дөреслеге өчен нигез булып тора. Малдан бирүдә ике төрле юл бар: фарыз (зәкят) ачыктан, нафилә яшертен бирелә — бу икесе дә саваплы. Явызлыкка яхшылык белән җавап бирү — югары әхлак үрнәге, ул дошманлыкны дуслыкка әверелдерә ала. Җәннәткә ирешү — Аллаһының рәхмәте белән, әмма бу сыйфатларны үз эченә туплаган кешеләргә вәгъдә ителгән олы бүләк.
وَٱلَّذِينَ صَبَرُواْ ٱبۡتِغَآءَ وَجۡهِ رَبِّهِمۡ وَأَقَامُواْ ٱلصَّلَوٰةَ وَأَنفَقُواْ مِمَّا رَزَقۡنَٰهُمۡ سِرًّا وَعَلَانِيَةً وَيَدۡرَءُونَ بِٱلۡحَسَنَةِ ٱلسَّيِّئَةَ أُوْلَٰٓئِكَ لَهُمۡ عُقۡبَى ٱلدَّارِ ٢٢
Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 20-24 — Ар-Рад сүрәсе
20 الَّذِينَ يُوفُونَ بِعَهْدِ اللَّهِ وَلَا يَنقُضُونَ الْمِيثَاقَ
Ул гакыллы кешеләр Аллаһуга биргән ґәһедләрен саклап Коръән белән гамәл кылырлар вә ґәһедләрен һич бозмаслар.
21 وَالَّذِينَ يَصِلُونَ مَا أَمَرَ اللَّهُ بِهِ أَن يُوصَلَ وَيَخْشَوْنَ رَبَّهُمْ وَيَخَافُونَ سُوءَ الْحِسَابِ
Вә ул гакыллы кешеләр Аллаһ шәфкать, мәрхәмәт кылырга кушкан кешеләргә шәфкать мәрхәмәт кылалар, дәхи алар Раббыларыннан куркып яхшы эшләр кылырлар, кыямәт көненең каты хисабыннан куркып явыз эшләрдән сакланырлар.
22 وَالَّذِينَ صَبَرُوا ابْتِغَاءَ وَجْهِ رَبِّهِمْ وَأَقَامُوا الصَّلَاةَ وَأَنفَقُوا مِمَّا رَزَقْنَاهُمْ سِرًّا وَعَلَانِيَةً وَيَدْرَءُونَ بِالْحَسَنَةِ السَّيِّئَةَ أُولَٰئِكَ لَهُمْ عُقْبَى الدَّارِ
Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә сабыр итәрләр, вә намазларын вакытында үтәрләр вә Без биргән малдан ислам файдасына яшереп тә, күрсәтеп тә бирерләр, вә бер кешедән явызлык күрсәләр, аңа каршы изгелек итәрләр, әнә шулай кешеләргә җәннәтләр булыр.
23 جَنَّاتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا وَمَن صَلَحَ مِنْ آبَائِهِمْ وَأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ ۖ وَالْمَلَائِكَةُ يَدْخُلُونَ عَلَيْهِم مِّن كُلِّ بَابٍ
Алар Ґәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр.
24 سَلَامٌ عَلَيْكُم بِمَا صَبَرْتُمْ ۚ فَنِعْمَ عُقْبَى الدَّارِ
Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт.
Тәрҗемә — Ар-Рад 22 Ар-Рад сүрәсе Аять 22 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Янә ул гакыллы кешеләр Раббиларының ризалыгын өстәп дин юлындагы мәшәкатьләргә…
Сүрәсе Аять 22/43 — Ар-Рад сүрәсе الرعد (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ар-Рад сүрәсе Тыңла, Ар-Рад сүрәсе Тәрҗемә, Ар-Рад сүрәсе mp3, Ар-Рад сүрәсе pdf. Аять 20–24. Татарча: Русский.