۞ وَتَرَى الشَّمْسَ إِذَا طَلَعَت تَّزَاوَرُ عَن كَهْفِهِمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَإِذَا غَرَبَت تَّقْرِضُهُمْ ذَاتَ الشِّمَالِ وَهُمْ فِي فَجْوَةٍ مِّنْهُ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ ۗ مَن يَهْدِ اللَّهُ فَهُوَ الْمُهْتَدِ ۖ وَمَن يُضْلِلْ فَلَن تَجِدَ لَهُ وَلِيًّا مُّرْشِدًا ١٧
🔤 Transliteration
Wa tarash shamsa izaa tala`at tazaawaru `an kahfihim zaatal yameeni wa izaa gharabat taqriduhum zaatash shimaali wa hum fee fajwatim minh; zaalika min Aayaatillaah; mai yahdil laahu fahuwal muhtad, wa mai yudlil falan tajida lahoo waliyyam murshidaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: تَّزَاوَرُ — авыша, кыегая, якын килмичә читкә борыла.تَقْرِضُهُمْ — алардан читкә уза, аларга кагылмыйча узып китә.فَجْوَةٍ — киң урын, ачык мәйданчык.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә безгә Әсхәбе Кәһф (мәгарәдәге егетләр) турында сөйли. Алар иманнары өчен куылып, мәгарәгә сыенгач, Аллаһы аларга йокы бирде һәм аларны дошманнарыннан саклады. Син аларны күрсәң, кояш чыкканда мәгарәнең уң ягына авышып, аларга төшмичә уза, ә баеганда сул яктан читкә китә иде. Алар исә мәгарәнең киң урынында иделәр, шуңа күрә аларга һава ирешеп тора, ә кояш аларга беркайчан да турыдан-туры бәрелми. Бу — Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен күрсәтүче могҗизаларның берсе.
Аллаһы Тәгалә әйтә: кемне Ул туры юлга күндерсә, ул чын мәгънәдә туры юлдадыр. Ә кемне Ул үз хәленә калдырып, адаштырса, син аңа һичкайчан туры юл күрсәтүче ярдәмче таба алмассың. Чөнки һидәят — туры юлга күндерү — бары тик Аллаһының кулында гына.
Гыйбрәтләр: Аллаһы Тәгалә үз дусларын һәрвакыт саклый — аларны кояш эсселегеннән дә, дошманнарыннан да коткара. Табигатьтәге һәрбер күренеш — Аллаһының кодрәтенә ишарә, шуңа күрә без аларга уйлап карарга тиешбез. Кешенең туры юлда булуы яки адашуы — Аллаһы теләге белән, шуңа күрә без һәрвакыт Аллаһыдан һидәят сорарга тиешбез. Иман юлында авырлыклар килсә дә, Аллаһы үз колларына һәрвакыт ярдәм юлын ачачак.
۞ وَتَرَى ٱلشَّمۡسَ إِذَا طَلَعَت تَّزَٰوَرُ عَن كَهۡفِهِمۡ ذَاتَ ٱلۡيَمِينِ وَإِذَا غَرَبَت تَّقۡرِضُهُمۡ ذَاتَ ٱلشِّمَالِ وَهُمۡ فِي فَجۡوَةٍ مِّنۡهُۚ ذَٰلِكَ مِنۡ ءَايَٰتِ ٱللَّهِۗ مَن يَهۡدِ ٱللَّهُ فَهُوَ ٱلۡمُهۡتَدِۖ وَمَن يُضۡلِلۡ فَلَن تَجِدَ لَهُۥ وَلِيًّا مُّرۡشِدًا ١٧
Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 15-19 — Аль-Кахф сүрәсе
15 هَٰؤُلَاءِ قَوْمُنَا اتَّخَذُوا مِن دُونِهِ آلِهَةً ۖ لَّوْلَا يَأْتُونَ عَلَيْهِم بِسُلْطَانٍ بَيِّنٍ ۖ فَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا
Әйттеләр: "Безнең кавемебез Аллаһудан башканы Илаһә тотып аңа гыйбадәт кылдылар, үзләре Аллаһудан башкага гыйбадәт кылуның дөреслегенә ачык дәлил дә китермиләр, Аллаһуга ялганны ифтира кылган кешедән дә залимрак кеше булырмы".
16 وَإِذِ اعْتَزَلْتُمُوهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ إِلَّا اللَّهَ فَأْوُوا إِلَى الْكَهْفِ يَنشُرْ لَكُمْ رَبُّكُم مِّن رَّحْمَتِهِ وَيُهَيِّئْ لَكُم مِّنْ أَمْرِكُم مِّرْفَقًا
Янә араларыннан берсе әйтте: "Имансыз кавемегездән аерылгач Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмас булсагыз, кире тау тишегенә керегез! Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә дөнья, ахирәт киңлек бирер һәм эшләрегездә җиңеллек белән ризыкны мөйәссәр итәр".
17 ۞ وَتَرَى الشَّمْسَ إِذَا طَلَعَت تَّزَاوَرُ عَن كَهْفِهِمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَإِذَا غَرَبَت تَّقْرِضُهُمْ ذَاتَ الشِّمَالِ وَهُمْ فِي فَجْوَةٍ مِّنْهُ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ ۗ مَن يَهْدِ اللَّهُ فَهُوَ الْمُهْتَدِ ۖ وَمَن يُضْلِلْ فَلَن تَجِدَ لَهُ وَلِيًّا مُّرْشِدًا
Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.
18 وَتَحْسَبُهُمْ أَيْقَاظًا وَهُمْ رُقُودٌ ۚ وَنُقَلِّبُهُمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَذَاتَ الشِّمَالِ ۖ وَكَلْبُهُم بَاسِطٌ ذِرَاعَيْهِ بِالْوَصِيدِ ۚ لَوِ اطَّلَعْتَ عَلَيْهِمْ لَوَلَّيْتَ مِنْهُمْ فِرَارًا وَلَمُلِئْتَ مِنْهُمْ رُعْبًا
Әгәр тау тишегендә йоклаучыларны күрсәң, күзләре ачык булу сәбәпле, йокламыйлар, дип уйлар идең вәхалән ки, алар йоклыйлардыр вә Без аларны йоклаган вакытларында, уңга һәм сулга өйләндерәбез тәмнәре бозылмасын өчен, вә аларның этләре дә ишек бусагасында ике аягын түшәп йоклыйлар. Әгәр син аларга карасаң, әлбәттә, алардан куркып качар идең вә алардан курку белән күкрәгең тулыр иде.
19 وَكَذَٰلِكَ بَعَثْنَاهُمْ لِيَتَسَاءَلُوا بَيْنَهُمْ ۚ قَالَ قَائِلٌ مِّنْهُمْ كَمْ لَبِثْتُمْ ۖ قَالُوا لَبِثْنَا يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۚ قَالُوا رَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَا لَبِثْتُمْ فَابْعَثُوا أَحَدَكُم بِوَرِقِكُمْ هَٰذِهِ إِلَى الْمَدِينَةِ فَلْيَنظُرْ أَيُّهَا أَزْكَىٰ طَعَامًا فَلْيَأْتِكُم بِرِزْقٍ مِّنْهُ وَلْيَتَلَطَّفْ وَلَا يُشْعِرَنَّ بِكُمْ أَحَدًا
Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: "Тау тишегендә күпме тордыгыз", – дип сорады. Әйттедер: "Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык". Әйттеләр: "Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен!
Тәрҗемә — Аль-Кахф 17 Аль-Кахф сүрәсе Аять 17 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең…
Сүрәсе Аять 17/110 — Аль-Кахф сүрәсе الكهف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Кахф сүрәсе Тыңла, Аль-Кахф сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Кахф сүрәсе mp3, Аль-Кахф сүрәсе pdf. Аять 15–19. Татарча: Русский.