وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّن مَّنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ أَن يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ وَسَعَىٰ فِي خَرَابِهَا ۚ أُولَٰئِكَ مَا كَانَ لَهُمْ أَن يَدْخُلُوهَا إِلَّا خَائِفِينَ ۚ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ١١٤
🔤 Transliteration
Wa man azlamu mimmam-mana`a masaajidal laahi ai-yuzkara feehas muhoo wa sa`aa fee kharaabihaaa; ulaaa`ika maa kaana lahum ai yadkhuloohaaa illaa khaaa``feen; lahum fiddunyaa khizyunw wa lahum fil aakhirati `azaabun `azeem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!).
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: مَنْ أَظْلَمُ — кемнән дә булса залимрәк, ягъни гаделсезрәк?مَنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ — Аллаһ мәсҗидләреннән (мәчетләреннән) тыю, тыеп калу.أَن يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ — анда Аның (Аллаһның) исеме зекер ителсен өчен (мәчетләрдә намаз уку, Коръән уку, зекер әйтү кебек гыйбадәтләрне тыю).وَسَعَىٰ فِي خَرَابِهَا — һәм аларны бозып, җимереп, харап итүгә тырышты, эшләде.خِزْيٌ — хурлык, рәтсезлек, җәза, оят.عَذَابٌ عَظِيمٌ — олы, зур ґәзап (җәза).Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә үзе генә дә бик зур гөнаһ булган эшне эшләүчеләрнең иң залимнәр икәнлеген белдерә. Алар — Аллаһның мәсҗидләрендә Аның исеме зекер ителүен (ягъни намаз уку, зекер әйтү, Коръән уку кебек гыйбадәтләрне) тыючылар һәм бу мәсҗидләрне бозып, җимереп, харап итүгә тырышучылардыр. Мондый эш тарихта Бәйтүл-Мүкаддәс мәсҗиден җимергән Бәхтеннасар һәм аның гаскәрләре тарафыннан эшләнгән, шулай ук Мәккә мөшрикләре тарафыннан Мәсҗед-әл-Харамга керүне тыю очрагында да булган.
Аллаһы Тәгалә мондый залимнәргә мәсҗидләргә керүне тыя, әгәр керсәләр дә, алар куркып, хәвефләнеп кенә керергә тиешләр. Аларның бу эшләре өчен дөньяда хурлык һәм рәтсезлек көтелә — ягъни алар җиңеләчәкләр, хур булачаклар, ә ахирәттә аларны бик зур һәм рәхимсез ґәзап көтә.
Аятьтән алынган файдалар: Мәсҗидләр — Аллаһ йортлары, аларны төзү, тәрбияләү, анда гыйбадәт кылу — зур саваплы гамәл, ә аларны җимерү, бозу яки гыйбадәт кылуны тыю — иң зур гөнаһлардан санала. Кешеләрне Аллаһ юлыннан, мәсҗидләрдән, гыйбадәттән тыю — бик зур залимлек, һәм андый кешеләргә Аллаһ дөньяда да, ахирәттә дә җәза бирәчәк. Ислам динендә мәсҗидләрнең изгелеге, аларның тынычлык һәм гыйбадәт урыны икәнлеге — мөселманнар өчен аларны саклау, хөрмәт итү һәм анда намаз уку — диннең мөһим өлеше. Аллаһы Тәгалә үзенең йортларын яклаучыларны һәрвакыт ярдәм итәчәк, ә аларга каршы чыгучыларны хур итәчәк — бу мөселманнарга ышаныч һәм көч бирә.
وَمَنۡ أَظۡلَمُ مِمَّن مَّنَعَ مَسَٰجِدَ ٱللَّهِ أَن يُذۡكَرَ فِيهَا ٱسۡمُهُۥ وَسَعَىٰ فِي خَرَابِهَآۚ أُوْلَٰٓئِكَ مَا كَانَ لَهُمۡ أَن يَدۡخُلُوهَآ إِلَّا خَآئِفِينَۚ لَهُمۡ فِي ٱلدُّنۡيَا خِزۡيٌ وَلَهُمۡ فِي ٱلۡأٓخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ ١١٤
Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!).
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 112-116 — Аль-Бакара сүрәсе
112 بَلَىٰ مَنْ أَسْلَمَ وَجْهَهُ لِلَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ فَلَهُ أَجْرُهُ عِندَ رَبِّهِ وَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Бер кеше йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни Аллаһуның барча хөкемнәренә риза булып, бөтен вөҗүден Аллаһуга тапшырса, һәм яхшылыкны, изге гамәлләрне кылучы булса, аның әҗере Раббысы хозурында, аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас.
113 وَقَالَتِ الْيَهُودُ لَيْسَتِ النَّصَارَىٰ عَلَىٰ شَيْءٍ وَقَالَتِ النَّصَارَىٰ لَيْسَتِ الْيَهُودُ عَلَىٰ شَيْءٍ وَهُمْ يَتْلُونَ الْكِتَابَ ۗ كَذَٰلِكَ قَالَ الَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ مِثْلَ قَوْلِهِمْ ۚ فَاللَّهُ يَحْكُمُ بَيْنَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فِيمَا كَانُوا فِيهِ يَخْتَلِفُونَ
Яһүд әйтте: "Насара хак диндә түгел", – дип. Насара әйтте: "Яһүд хак диндә түгел", – дип. Үзләре Аллаһ китабын укылар, ләкин Аллаһ хөкемнәрен бозып, диннәрен батыл кылдылар. (Коръән белән гамәл кылмаган бидәгатьчеләр дә нәкъ мөшрикләр әйткән сүзне әйтәләр. Ягъни, Коръән дәлилләре белән генә дин тотучы, хак мөэминнәрне яманлыйлар, аларның дине дөрес түгел диләр). Аллаһ аларның хыйлафлык кылган сүзләре вә гамәлләре белән кыямәт көнне араларында хөкем итәр.
114 وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّن مَّنَعَ مَسَاجِدَ اللَّهِ أَن يُذْكَرَ فِيهَا اسْمُهُ وَسَعَىٰ فِي خَرَابِهَا ۚ أُولَٰئِكَ مَا كَانَ لَهُمْ أَن يَدْخُلُوهَا إِلَّا خَائِفِينَ ۚ لَهُمْ فِي الدُّنْيَا خِزْيٌ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә торган мәсҗидләрдә Аллаһуга гыйбадәт кылудан, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәрен сөйләүдән хак мөэминнәрне тыйган һәм шундый мәсҗидләрне юк итәргә тырышкан, фәсыйк хәтле залим кеше булырмы? Ул залимнәргә хакыйкый Аллаһ мәсҗидләренә керү насыйп булмады, мәгәр куркучы хәлдә керерләр. Ягъни мөселманнар ирекле һәм көчле булганда, ул залимнәр мөселманнардан куркып, яшеренеп кенә керерләр. Аларга дөньяда ләгънәт, ахирәттә олугь гәзабдыр. (Аллаһ хөкемнәре йөрегән вә Коръән белән гамәл кыла торган мәсҗидләр генә Аллаһ мәсҗидедер. Аллаһу тәгалә мәсҗидләрендә кәфер хөкеме йөрергә тиеш түгел. Мәсҗидтә кем хөкеме йөресә, шул затка сәҗдә кылу буладыр. Димәк, көфер хөкеме йөресә, кәфергә сәҗдә кылу буладыр. Раббым сакла!).
115 وَلِلَّهِ الْمَشْرِقُ وَالْمَغْرِبُ ۚ فَأَيْنَمَا تُوَلُّوا فَثَمَّ وَجْهُ اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Кояш чыга торган һәм кояш бата торган тарафта, әлбәттә, Аллаһу тәгаләнекедер. Күңелегез Аллаһуда булса, кайсы якка юнәлсәгез дә, Аллаһ ризасын табарсыз. Бит Аллаһ рәхмәт кылуда киңлек иясе һәм күңелләрне белүче. (Намаздан башка булган зекерләрдә һәм изге эшләрне кылганда, кыйблага юнәлү ләзем түгел. Сәфәрдә булганда томан яки болыт булу сәбәбле кыйбла табылмаса, күңел кайсы якны кыйбла дип тапса, шунда юнәлеп намаз уку лязем буладыр).
116 وَقَالُوا اتَّخَذَ اللَّهُ وَلَدًا ۗ سُبْحَانَهُ ۖ بَل لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ كُلٌّ لَّهُ قَانِتُونَ
Яһүдләр һәм насаралар әйттеләр: "Аллаһ бала тудырды", – дип. Аллаһ бала тудыру кимчелегеннән пакь, җирдә һәм күкләрдә булган барча мәхлук аныкы. Барчасы да Аллаһуга итагать итәләр һәм Аңа гына гыйбадәт кылалар. (Яһүдләр Гозәерне Аллаһуның угьлы диләр, насаралар Гыйсаны Аллаһуның угьлы диләр, фәрештәләрне Аллаһуның кызлары диләр. Аларның бу сүзләре иң зур ялган сүзләрдер).
Тәрҗемә — Аль-Бакара 114 Аль-Бакара сүрәсе Аять 114 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһ хөкемнәре йөреп торган, Коръәннән вәгазь сөйләнеп Ислам тәрбиясе бирелә…
Сүрәсе Аять 114/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 112–116. Татарча: Русский.