وَقَاتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ الَّذِينَ يُقَاتِلُونَكُمْ وَلَا تَعْتَدُوا ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ ١٩٠
🔤 Transliteration
Wa qaatiloo fee sabeelillaahil lazeena yuqaatiloonakum wa laa ta`tadooo; innal laaha laa yuhibbul mu`tadeen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, чиктән үтүчеләрне сөйми.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: قاتلوا — сугышыгыз, көрәшегез.في سبيل الله — Аллаһ юлында, ягъни Аллаһның дине өчен.الذين يقاتلونكم — сезгә каршы сугышучылар.ولا تعتدوا — чиктән чыкмагыз, гаделсезлек кылмагыз.المعتدين — чиктән чыгучылар, Аллаһ билгеләгән чикләрне бозучылар.Аять тәфсире: Әй, мөэминнәр! Аллаһ юлында, Аның дине өчен, сезгә каршы сугыш ачучылар белән сугышыгыз. Ләкин сугышта да гаделлек чикләреннән чыкмагыз: хатын-кызларны, балаларны, картларны үтермәгез, гыйбадәт кылучыларга һөҗүм итмәгез, әсирләргә золым итмәгез, мәетләрне мыскылламагыз, сугышта табылган мал-мөлкәтне урламагыз. Сугышны башлаучылар сез булмагыз — бары тик үзегезгә һөҗүм итүчеләргә каршы торыгыз. Аллаһ чиктән чыгучыларны, Аның хәрам кылганнарын хәләлгә әверелдерүчеләрне һәм билгеләнгән чикләрне бозучыларны яратмый. Бу аять сугыш кагыйдәләрен өйрәтә: сугыш бары тик үз-үзеңне яклау өчен генә алып барыла, ә басып алу, золым итү һәм чиктән чыгу өчен түгел.
Аятьтән алынган файдалар: Ислам — тынычлык дине; сугыш бары тик үз-үзеңне һәм динеңне яклау өчен генә рөхсәт ителә. Сугышта да гаделлек сакланырга тиеш: көчсезләргә, хатын-кызларга, балаларга һөҗүм итү тыела. Мөселманнар һәрвакыт Аллаһ билгеләгән чикләрдә булырга тиешләр, хәтта дошманга каршы торганда да. Аллаһның мәхәббәтенә ирешү өчен, бөтен эшләребездә гаделлек һәм тәкъвалык күрсәтергә кирәк.
وَقَٰتِلُواْ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ ٱلَّذِينَ يُقَٰتِلُونَكُمۡ وَلَا تَعۡتَدُوٓاْۚ إِنَّ ٱللَّهَ لَا يُحِبُّ ٱلۡمُعۡتَدِينَ ١٩٠
Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, чиктән үтүчеләрне сөйми.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 188-192 — Аль-Бакара сүрәсе
188 وَلَا تَأْكُلُوا أَمْوَالَكُم بَيْنَكُم بِالْبَاطِلِ وَتُدْلُوا بِهَا إِلَى الْحُكَّامِ لِتَأْكُلُوا فَرِيقًا مِّنْ أَمْوَالِ النَّاسِ بِالْإِثْمِ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ
Малларыгызны үз арагызда хыянәт юлы белән ашамагыз, һәм кешеләрнең малларын хөкем аркылы золымлык белән алыр өчен казыйлар, хөкемдарлар алдына малыгызны салмагыз – ришвәт бирмәгез! Үзегез беләсез бу эшнең золым икәнен.
189 ۞ يَسْأَلُونَكَ عَنِ الْأَهِلَّةِ ۖ قُلْ هِيَ مَوَاقِيتُ لِلنَّاسِ وَالْحَجِّ ۗ وَلَيْسَ الْبِرُّ بِأَن تَأْتُوا الْبُيُوتَ مِن ظُهُورِهَا وَلَٰكِنَّ الْبِرَّ مَنِ اتَّقَىٰ ۗ وَأْتُوا الْبُيُوتَ مِنْ أَبْوَابِهَا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Синнән ай хәлен сорашалар. Ул ай – кешеләр өчен вакытларны күрсәтә торган һәм хаҗ аен, хаҗ көннәрен белдерә торган әсбаб, диген. (Мөшрикләр хаҗ көннәрендә башны кояштан яшерергә ярамый дип, өйләренең кыегын һәм түшәмен алып, өйләренә өстән төшеп йөргәннәр. Мөселманнарда бу эшне эшләмәсеннәр өчен Аллаһ түбәндәге аятьне иңдерде). Өйләрегезгә түшәмнәрен алып керүегез изгелек түгел, ләкин изгелек, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланудыр. Шулай булгач, өйләрегезгә ишекләреннән керегез! Шаять, өстенлек табарсыз.
190 وَقَاتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ الَّذِينَ يُقَاتِلُونَكُمْ وَلَا تَعْتَدُوا ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْمُعْتَدِينَ
Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне җәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә, чиктән үтүчеләрне сөйми.
191 وَاقْتُلُوهُمْ حَيْثُ ثَقِفْتُمُوهُمْ وَأَخْرِجُوهُم مِّنْ حَيْثُ أَخْرَجُوكُمْ ۚ وَالْفِتْنَةُ أَشَدُّ مِنَ الْقَتْلِ ۚ وَلَا تُقَاتِلُوهُمْ عِندَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ حَتَّىٰ يُقَاتِلُوكُمْ فِيهِ ۖ فَإِن قَاتَلُوكُمْ فَاقْتُلُوهُمْ ۗ كَذَٰلِكَ جَزَاءُ الْكَافِرِينَ
Көферләр сезгә каршы сугыш башласалар кайда очыратсагыз шунда үтерегез аларны һәм аларны өйләреннән чыгарыгыз, алар сезне чыгарган кеби, ягъни алар сезгә нинди золым кылсалар, сез дә аларга шулай җавап бирегез. Кәферләр мәсҗид Хәрам янында сезгә каршы сугыш башламасалар һәм сезне үтермәсәләр аларны аңда үтермәгез. Әгәр үзләре мәсҗид Хәрам тирәсендә сезгә каршы сугыш башласалар, ул вакытта аларны үтерегез! Көферләрнең һәм мөшрикләрнең җәзасы шулдыр.
192 فَإِنِ انتَهَوْا فَإِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Әгәр ул мөшрикләр, сугыштан туктап, ислам динен кабул итсәләр, Аллаһ, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 190 Аль-Бакара сүрәсе Аять 190 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин…
Сүрәсе Аять 190/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 188–192. Татарча: Русский.