Аль-Бакара · 273/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
لِلْفُقَرَاءِ الَّذِينَ أُحْصِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ لَا يَسْتَطِيعُونَ ضَرْبًا فِي الْأَرْضِ يَحْسَبُهُمُ الْجَاهِلُ أَغْنِيَاءَ مِنَ التَّعَفُّفِ تَعْرِفُهُم بِسِيمَاهُمْ لَا يَسْأَلُونَ النَّاسَ إِلْحَافًا ۗ وَمَا تُنفِقُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ ۝٢٧٣
Lilfuqaraaa`il lazeena uhsiroo fee sabeelil laahi laa yastatee`oona darban fil ardi yah sabuhumul jaahilu aghniyaaa`a minat ta`affufi ta`rifuhum biseemaahum laa yas`aloonan naasa ilhaafaa; wa maa tunfiqoo min khairin fa innal laaha bihee `Aleem
📖 Татарча
Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • أُحْصِرُوا – үзләрен Аллаһ юлына багышлап, читкә чыга алмыйча калганнар.
  • ضَرْبًا فِي الْأَرْضِ – җир йөзендә сәфәр кылып, ризык эзләү.
  • التَّعَفُّفِ – кешеләрдән сораудан тыелып, үзеңне түземлелек белән тоту.
  • بِسِيمَاهُمْ – аларның хәлен белдерә торган билгеләре, йөзләрендәге эзләре.
  • إِلْحَافًا – катгыйлык белән, өзлексез сорау.

Аять тәфсире:

Әй, мөэминнәр! Сәдакаларыгызны шундый фәкыйрьләргә бирегез: алар Аллаһ юлында (җиһадта) мәшгуль булулары сәбәпле, ризык эзләп җир йөзендә сәфәр кыла алмыйлар. Аларның тәкъвалыклары һәм кешеләрдән сораудан тыелып торулары аркасында, аларның хәлен белмәгән кеше аларны бай дип уйлый. Әмма син аларны билгеләреннән таныйсың: йөзләрендә мохтаҗлык эзләре, киемнәрендә ярлылык билгеләре күренә. Алар кешеләрдән бөтенләй сорамыйлар, әгәр бик кирәк булса гына сорасалар да, катгыйлык белән өзлексез сорамыйлар, тик бераз гына ишарә белән генә белдерәләр. Сез нинди генә яхшылык кылсагыз да – акча бирү, ашату, киендерү яки башка изге гамәлләр булсын – Аллаһ боларның барысын да белә һәм кыямәт көнендә сезгә иң мул һәм иң камил әҗер бирәчәк.


Аятьтән алынган файдалар:

  1. Ихласлыкның бөеклеге: Бу аять безгә ихлас күңелдән, кеше күзеннән яшерен рәвештә бирелгән сәдаканың кадерен өйрәтә. Фәкыйрьләрнең үзләрен түземлелек белән тотулары – аларның рухи бөеклеген күрсәтә.
  2. Кешеләрнең хәленә төшенү: Безгә тирә-юнебездәге мохтаҗларның хәлен белергә, аларның тышкы кыяфәтенә генә карап бәя бирмәскә өйрәтә. Күп кенә чын ихтыяҗлы кешеләр үзләрен тыеп тоталар һәм ярдәм сорамыйлар.
  3. Аллаһның белүе – иң зур әҗер: Безнең һәр изге гамәлебез, хәтта иң кечкенәсе дә, Аллаһтан яшерен калмый. Бу белү безгә эшебезнең югалмаячагына ышаныч бирә һәм изгелек кылырга дәртләндерә.
  4. Исламда ярдәм итү мәдәнияте: Ислам динендә мохтаҗларга ярдәм итү – байларның гына эше түгел, ә һәркем үз мөмкинлеге буенча ярдәм итәргә тиеш. Бу җәмгыятьтә үзара ярдәмләшү һәм мәрхәмәтлек рухын ныгыта.


📜 Аять 271-275 — Аль-Бакара сүрәсе

271إِن تُبْدُوا الصَّدَقَاتِ فَنِعِمَّا هِيَ ۖ وَإِن تُخْفُوهَا وَتُؤْتُوهَا الْفُقَرَاءَ فَهُوَ خَيْرٌ لَّكُمْ ۚ وَيُكَفِّرُ عَنكُم مِّن سَيِّئَاتِكُمْ ۗ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр.
272۞ لَّيْسَ عَلَيْكَ هُدَاهُمْ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَهْدِي مَن يَشَاءُ ۗ وَمَا تُنفِقُوا مِنْ خَيْرٍ فَلِأَنفُسِكُمْ ۚ وَمَا تُنفِقُونَ إِلَّا ابْتِغَاءَ وَجْهِ اللَّهِ ۚ وَمَا تُنفِقُوا مِنْ خَيْرٍ يُوَفَّ إِلَيْكُمْ وَأَنتُمْ لَا تُظْلَمُونَ
Ий Мухәммәд г-м, кешеләрне һидәяткә салу синең эшең түгел, ләкин һидәяткә Аллаһ үзе теләгән кешене күндерер. Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер. Садакаларыгызны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирсәгез, яхшы нәрсәләрдән садака бирсәгез, аның хаклары сезгә түләнер җәннәт нигъмәтләре белән һәм сез ахирәттә золым кыланмассыз.
273لِلْفُقَرَاءِ الَّذِينَ أُحْصِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ لَا يَسْتَطِيعُونَ ضَرْبًا فِي الْأَرْضِ يَحْسَبُهُمُ الْجَاهِلُ أَغْنِيَاءَ مِنَ التَّعَفُّفِ تَعْرِفُهُم بِسِيمَاهُمْ لَا يَسْأَلُونَ النَّاسَ إِلْحَافًا ۗ وَمَا تُنفِقُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ
Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган мохтаҗ галимнәргә бирегез! Чөнки аларның дөнья малын кәсеп итәргә вакытлары булмый. Ул мохтаҗ галимнәрнең хәлен белмәгән кешеләр аларны бай дип уйлыйлар, мохтаҗ булсалар да сораудан сакланганнары өчен. Сез аларны йөзләрендәге галәмәтләре белән танырсыз, чөнки алар күбрәк вакыт ач торулары сәбәпле, йөзләрендә арыклык галәмәте булыр. Шулай булса да, алар намаз, рузәне калдырмаслар, кайвакыт зарураттан сорарга мәҗбүр булсалар да, күп сорап кешеләрне аптыратмаслар. Әнә шул мохтаҗ галимнәргә яхшы нәрсәләрегездән садака бирсәгез, Аллаһ аны яхшы беләдер.
274الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُم بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ سِرًّا وَعَلَانِيَةً فَلَهُمْ أَجْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ وَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Аллаһ күрсәткән урыннарга кичен дә, көндезен дә, күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә садака бирүче мөэминнәргә Раббылары хозурында күп нигъмәтләр саклана. Аларга ахирәттә курку булмас һәм алар көенмәсләр.
275الَّذِينَ يَأْكُلُونَ الرِّبَا لَا يَقُومُونَ إِلَّا كَمَا يَقُومُ الَّذِي يَتَخَبَّطُهُ الشَّيْطَانُ مِنَ الْمَسِّ ۚ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا إِنَّمَا الْبَيْعُ مِثْلُ الرِّبَا ۗ وَأَحَلَّ اللَّهُ الْبَيْعَ وَحَرَّمَ الرِّبَا ۚ فَمَن جَاءَهُ مَوْعِظَةٌ مِّن رَّبِّهِ فَانتَهَىٰ فَلَهُ مَا سَلَفَ وَأَمْرُهُ إِلَى اللَّهِ ۖ وَمَنْ عَادَ فَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Риба ашаучылар, ягъни бурычка биреп торган өчен арттырып алучылар, каберләреннән, шайтан буып ташлаган кеше кеби, бик яман сурәттә кубарлар. Бу ґәзаб аларга тиешле булды, риба сәүдә кебек хәләл дигәннәре өчен. Аллаһ сәүдә эшләрен хәләл итте, риба эшләрен хәрам кылды. Берәү, рибаның хәрам икәнлеге белән Раббысыннан вәгазь килгәннән соң риба алудан тыелса, вәгазь килмәс борын алган рибасы үзенә хәләлдер. Вәгазьгә хәтле риба алучыларның эше Аллаһуга тапшырылыр. Бу аять иңгәннән соң да рибаны хәләл санап, алуларын дәвам итсәләр, алар ут әһелләре. Алар анда мәңге калырлар.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
273Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 273

Аль-Бакара сүрәсе Аять 273 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Садакаларыгызны янә Аллаһ юлында дингә хезмәт итү белән тоткарлыкта булган…

Сүрәсе Аять 273/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 271–275. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers