وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمْ وَبَيْنَ الْقُرَى الَّتِي بَارَكْنَا فِيهَا قُرًى ظَاهِرَةً وَقَدَّرْنَا فِيهَا السَّيْرَ ۖ سِيرُوا فِيهَا لَيَالِيَ وَأَيَّامًا آمِنِينَ ١٨
🔤 Transliteration
Wa ja`alnaa bainahum wa bainal qural latee baaraknaa feehaa quran zaahiratanw wa qaddamaa feehas sayr; seeroo feehaa la yaalirya wa aiyaaman aamineen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: قُرًى ظَاهِرَةً – бер-берсеннән күренеп торган, бер-берсенә якын авыллар.وَقَدَّرْنَا فِيهَا السَّيْرَ – анда йөрүне билгеләнгән, уңайлы итеп кылдык (бер авылдан икенчесенә барышны үлчәдек).آمِنِينَ – куркынычсыз, имин булып.Аять тәфсире: Без Сәбә халкы (Йәмәндә яшәүчеләр) белән без мул итеп фатихалы, уңышлы кылган авыллар (Шам җирләре, ягъни Сүрия һәм Фәләстин төбәге) арасында бер-берсенә бик якын урнашкан, берсеннән икенчесе күренеп торган авыллар барлыкка китердек. Алар арасында йөрүне дә уңайлы итеп билгеләдек: алар бер авылдан икенчесенә ярты көнлек юл белән барып җитә иделәр, юлда сулы, агачлы, уңайлы тукталыш урыннары булды. Без аларга әйттек: "Бу авылларда кирәкле эшләрегез өчен теләгән вакытта – төнлә дә, көндез дә йөрегез, куркынычсыз булып". Алар юлда дошманнан да, ачлыктан да, сусызлыктан да имин иделәр, чөнки Аллаһ аларга бу юлны уңайлы һәм имин кылган иде.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһ үз колларына рәхмәтле булуын күрсәтә: уңайлы тормыш шартлары биреп, аларның гыйбадәт кылуларына һәм рәхмәт итүләренә мөмкинлек ясый. Безгә Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итәргә кирәклеген өйрәтә, чөнки нигъмәтләргә шөкер итмәү аларның югалуына сәбәп була. Иминлек һәм куркынычсызлык – Аллаһның бөек нигъмәтләреннән берсе, аның кадерен белергә һәм аны саклау өчен дога кылырга кирәк. Аллаһ теләгән колларына уңайлы тормыш шартлары бирә, ләкин бу шартларны дөрес кулланып, Аллаһка итагать итәргә һәм аның юлыннан барырга кирәк.
وَجَعَلۡنَا بَيۡنَهُمۡ وَبَيۡنَ ٱلۡقُرَى ٱلَّتِي بَٰرَكۡنَا فِيهَا قُرًى ظَٰهِرَةً وَقَدَّرۡنَا فِيهَا ٱلسَّيۡرَۖ سِيرُواْ فِيهَا لَيَالِيَ وَأَيَّامًا ءَامِنِينَ ١٨
Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 16-20 — Саба сүрәсе
16 فَأَعْرَضُوا فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ سَيْلَ الْعَرِمِ وَبَدَّلْنَاهُم بِجَنَّتَيْهِمْ جَنَّتَيْنِ ذَوَاتَيْ أُكُلٍ خَمْطٍ وَأَثْلٍ وَشَيْءٍ مِّن سِدْرٍ قَلِيلٍ
Алар исә пәйгамбәрләренең вәгазьләреннән һәм шөкер итүдән баш тарттылар, Без алар өстенә каты яңгыр яудырдык, хәтта бакчаларын агызды, Без аларның җимеш бакчаларын аз гына ачы үлән һәм җимешсез агачлар бакчасына алмаштырдык, бакчаларында ашый торган һичнәрсә калмады.
17 ذَٰلِكَ جَزَيْنَاهُم بِمَا كَفَرُوا ۖ وَهَلْ نُجَازِي إِلَّا الْكَفُورَ
Әнә шулай бакчаларын юк итүебез, көфран нигъмәт кылганнары өчен Бездән аларга җәза булды. Без фәкать Раббиларына карышып көфран нигъмәт кылучы кешеләрне ґәзаб белән җәзалыйбыз.
18 وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمْ وَبَيْنَ الْقُرَى الَّتِي بَارَكْنَا فِيهَا قُرًى ظَاهِرَةً وَقَدَّرْنَا فِيهَا السَّيْرَ ۖ سِيرُوا فِيهَا لَيَالِيَ وَأَيَّامًا آمِنِينَ
Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында бер-берсенә якын күп авыллар кылдык, вә шул авыллар аркылы йөри торган сәүдә юлын тәкъдир иттек, вә аларга әйттек: "Ачлыктан, сусызлыктан һәм башка кыенлыклардан имин булганыгыз хәлдә рәхәтләнеп йөрегез көндезләрен вә кичләрен".
19 فَقَالُوا رَبَّنَا بَاعِدْ بَيْنَ أَسْفَارِنَا وَظَلَمُوا أَنفُسَهُمْ فَجَعَلْنَاهُمْ أَحَادِيثَ وَمَزَّقْنَاهُمْ كُلَّ مُمَزَّقٍ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِّكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Сәба сәүдәгәрләре әйттеләр: "Ий Раббыбыз, безгә сәфәребездә авыл араларын ерак кыл", – дип. Ягъни алар сәфәрләрендә бернинди кыенлык күрмәгәннәр, шул сәбәпле байлыкларына вә көчләренә таянып Аллаһуга шундый сүзләрне әйттеләр, алар Аллаһуга итагать итмичә һәм Аның биргән нигъмәтләренә көферлек кылып, үзләренә золым иттеләр, Без аларны үзләреннән соң дөньяга киләсе кешеләр өчен гаҗәбләнеп сөйли торган сүз кылдык, аннары Без аны рәхмәтебездән вә әлеге авыллардан гаять тә ерак итеп аердык. Ошбу әйтелгән нәрсәләрдә Аллаһ юлында сабырлы, чыдамлы булып, Аллаһуның нигъмәтләренә шөкер итүчеләр өчен гыйбрәтләр вә дөресләр бардыр.
20 وَلَقَدْ صَدَّقَ عَلَيْهِمْ إِبْلِيسُ ظَنَّهُ فَاتَّبَعُوهُ إِلَّا فَرِيقًا مِّنَ الْمُؤْمِنِينَ
Иблис аларны үземә ияртермен дигән занын, теләген дөресләде, алар Иблискә иярделәр, мәгәр мөэминнәрдән бер җәмәгать кенә Иблискә иярмәде.
Тәрҗемә — Саба 18 Саба сүрәсе Аять 18 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Янә Сәба шәһәре белән без бәрәкәтле калдырган Шам шәһәре арасында…
Сүрәсе Аять 18/54 — Саба сүрәсе سبأ (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Саба сүрәсе Тыңла, Саба сүрәсе Тәрҗемә, Саба сүрәсе mp3, Саба сүрәсе pdf. Аять 16–20. Татарча: Русский.