يَسْأَلُونَكَ عَنِ السَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَاهَا ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِندَ رَبِّي ۖ لَا يُجَلِّيهَا لِوَقْتِهَا إِلَّا هُوَ ۚ ثَقُلَتْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ لَا تَأْتِيكُمْ إِلَّا بَغْتَةً ۗ يَسْأَلُونَكَ كَأَنَّكَ حَفِيٌّ عَنْهَا ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِندَ اللَّهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ ١٨٧
🔤 Transliteration
Yas`aloonaka `anis Saa`ati aiyaana mursaahaa qul innamaa `ilmuhaa `inda Rabbee laa yujallaeehaa liwaqtihaaa illaa Hoo; saqulat fis samaawaati wal ard; laa taateekum illaa baghtah; yas`aloonaka ka annaka hafiyyun `anhaa qul innamaa `ilmuhaa `indal laahi wa laakinna aksaran naasi laa ya`lamoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр".
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: әс-Сәгать — Кыямәт көне.әййән — кайчан?мүрсәһә — аның вакыты, булу вакыты.лә йүҗәллиһә — аны ачыкламый, билгеләмәс.сәкүләт — авырлашты, яшерен булды.бәгтәтән — кинәт, көтмәгәндә.хәфийй — бик нык сораучы, тикшерүче.Аять тәфсире: Әйә Мөхәммәд галәйһиссәләм! Мәккә мөшрикләре синнән Кыямәт көне турында: "Ул кайчан була? Аның вакыты кайчан җитә?" — дип сорыйлар. Син аларга әйт: "Аны белемәк — фәкать Аллаһы Тәгалә эше. Ул вакытны Аның үзеннән башка һичкем ачыклый алмый. Аның белеме күкләрдәге һәм җирдәге барлык мәхлукатлардан яшерелгән, авыр йөк булып салынган. Ул сезгә кинәт кенә, көтмәгәндә генә килер".
Алар синнән Кыямәт турында шундый сорау бирәләр, әйтерсең син аның вакытын беләсең һәм аны бик нык эзләп тапкансың. Син аларга әйт: "Аны белемәк — фәкать Аллаһыга хас. Ләкин кешеләрнең күбесе моны белмиләр, алар Кыямәт вакытын кешеләр дә белергә мөмкин дип уйлыйлар".
Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә Кыямәт көненең вакытын белүне үзенә генә хас иткәнен, хәтта якынлаштырылган фәрештәләр һәм пәйгамбәрләр дә аны белмәгәнлекләрен хәбәр итә. Кыямәт кинәт киләчәк, шуңа күрә һәркем аңа әзер булырга тиеш.
Аятьтән алынган файдалар: Кыямәт көненең вакыты — Аллаһы Тәгаләнең яшерен белеме, аны белү фәкать Аңа гына хас. Бу безнең иманыбызның бер өлеше. Кыямәтнең кинәт килүе безне һәрвакыт изге гамәлләрдә булырга, гөнаһлардан читләшергә өнди. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең Кыямәт вакытын белмәве — аның тыйнаклыгын һәм Аллаһыга тулысынча буйсынуын күрсәтә. Кешеләрнең күбесе әҗәлнең якынлыгын һәм Кыямәтнең чынлыгын аңламыйлар, шуңа күрә алар дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, ахирәткә әзерләнмиләр.
يَسۡـَٔلُونَكَ عَنِ ٱلسَّاعَةِ أَيَّانَ مُرۡسَىٰهَاۖ قُلۡ إِنَّمَا عِلۡمُهَا عِندَ رَبِّيۖ لَا يُجَلِّيهَا لِوَقۡتِهَآ إِلَّا هُوَۚ ثَقُلَتۡ فِي ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِۚ لَا تَأۡتِيكُمۡ إِلَّا بَغۡتَةًۗ يَسۡـَٔلُونَكَ كَأَنَّكَ حَفِيٌّ عَنۡهَاۖ قُلۡ إِنَّمَا عِلۡمُهَا عِندَ ٱللَّهِ وَلَٰكِنَّ أَكۡثَرَ ٱلنَّاسِ لَا يَعۡلَمُونَ ١٨٧
Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр".
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 185-189 — Аль-Араф сүрәсе
185 أَوَلَمْ يَنظُرُوا فِي مَلَكُوتِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا خَلَقَ اللَّهُ مِن شَيْءٍ وَأَنْ عَسَىٰ أَن يَكُونَ قَدِ اقْتَرَبَ أَجَلُهُمْ ۖ فَبِأَيِّ حَدِيثٍ بَعْدَهُ يُؤْمِنُونَ
Әйә ул кәферләр җир вә күкләрнең төзелешенә игътибар илә карамыйлармы? Әгәр фәһемләп карасалар, әлбәттә, аларны төзүче Аллаһуны белер иделәр вә җирдәге төзелешләргә дә карамыйлармы? Вә әҗәлләре ихтимал бик якындыр, аңа да карамыйлармы? Инде Коръәнгә иман китермәсәләр нәрсәгә иман китерерләр?
186 مَن يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَا هَادِيَ لَهُ ۚ وَيَذَرُهُمْ فِي طُغْيَانِهِمْ يَعْمَهُونَ
Аллаһ, бер кешене адашу юлына салса, аны туры юлга салучы булмас, Аллаһ аларны азгынлыкларында калдырыр, ни дә эшли алмыйча хәйран булып йөрерләр.
187 يَسْأَلُونَكَ عَنِ السَّاعَةِ أَيَّانَ مُرْسَاهَا ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِندَ رَبِّي ۖ لَا يُجَلِّيهَا لِوَقْتِهَا إِلَّا هُوَ ۚ ثَقُلَتْ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ لَا تَأْتِيكُمْ إِلَّا بَغْتَةً ۗ يَسْأَلُونَكَ كَأَنَّكَ حَفِيٌّ عَنْهَا ۖ قُلْ إِنَّمَا عِلْمُهَا عِندَ اللَّهِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар. Әйт: "Кыямәтнең кайчан булачагын фәкать Аллаһ үзе генә белә, кыямәтнең вакытын фаш итәргә Аллаһудан башка һичбер затның көче җитмәс". Җир вә күкләр мәхлукларына аны белмәк бик авыр, кыямәт сезгә аңсыздан – кинәттән килер. Гүя син кыямәттән хәбәрдар, аны синнән күп сорыйлар. Әйт: "Кыямәт вакытын белмәк Аллаһуга хастыр, ләкин Аллаһуга хас икәнен күп кешеләр белмиләр".
188 قُل لَّا أَمْلِكُ لِنَفْسِي نَفْعًا وَلَا ضَرًّا إِلَّا مَا شَاءَ اللَّهُ ۚ وَلَوْ كُنتُ أَعْلَمُ الْغَيْبَ لَاسْتَكْثَرْتُ مِنَ الْخَيْرِ وَمَا مَسَّنِيَ السُّوءُ ۚ إِنْ أَنَا إِلَّا نَذِيرٌ وَبَشِيرٌ لِّقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Әйт: "Мин үземә файданы да вә зарарны да китерүче түгелмен, ул Аллаһ эшедер, Ул нәрсә теләсә – миңа шул ирешер. Әгәр Мин яшерендәге файдаларны белә торган булсам, әлбәттә, үземә күп файдаларны булдырыр идем һәм Миңа һичбер зарар ирешмәс иде. Бит Мин – фәкать кәферләрне җәһәннәм белән куркытучы вә мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүчемен".
189 ۞ هُوَ الَّذِي خَلَقَكُم مِّن نَّفْسٍ وَاحِدَةٍ وَجَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا لِيَسْكُنَ إِلَيْهَا ۖ فَلَمَّا تَغَشَّاهَا حَمَلَتْ حَمْلًا خَفِيفًا فَمَرَّتْ بِهِ ۖ فَلَمَّا أَثْقَلَت دَّعَوَا اللَّهَ رَبَّهُمَا لَئِنْ آتَيْتَنَا صَالِحًا لَّنَكُونَنَّ مِنَ الشَّاكِرِينَ
Сезне бер Адәм г-мнән халык кылучы вә Адәмнең сул кабыргасыннан хатыны Һаваны бар итүче Аллаһ, ул Һава илә Адәмнең күңеле карар тапсын өчен. Кайчан Адәм Һавага якынлык кылды исә, Һава җиңел йөкле булды, Һава ул йөк белән ничә вакытлар үткәрде, йөге авырайгач Адәм вә Һава икәүләп тәрбиячеләре булган Аллаһуга дога кылдылар: "Ий Раббыбыз, әгәр безгә бер яхшы бала бирсәң, әлбәттә, шөкер итүчеләрдән булыр идек".
Тәрҗемә — Аль-Араф 187 Аль-Араф сүрәсе Аять 187 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Мухәммәд г-м! Синнән "кыямәт көне кайчан була", дип сорыйлар.…
Сүрәсе Аять 187/206 — Аль-Араф сүрәсе الأعراف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Араф сүрәсе Тыңла, Аль-Араф сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Араф сүрәсе mp3, Аль-Араф сүрәсе pdf. Аять 185–189. Татарча: Русский.