وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ كَانَ مِنَ الْجِنِّ فَفَسَقَ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِ ۗ أَفَتَتَّخِذُونَهُ وَذُرِّيَّتَهُ أَوْلِيَاءَ مِن دُونِي وَهُمْ لَكُمْ عَدُوٌّ ۚ بِئْسَ لِلظَّالِمِينَ بَدَلًا ٥٠
🔤 Transliteration
Wa iz qulnaa lilma laaa`ikatis judoo li Aadama fasajadooo illaaa Ibleesa kaana minal jinni fafasaqa `an amri Rabbih; afatattakhizoonahoo wa zurriyatahooo awliyaaa`a min doonee wa hum lakum `aduww; bi`sa lizzaalimeena badalaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Фәсәкъ — буйсынудан чыгу, тәүфыйктан мәхрүм булу.Әүлия — дуслар, ярдәмчеләр, иярченнәр.Бәдәлән — алмашка, урынына.Аять тәфсире: Ий Мухәммәд галәйһиссәләм, сезгә хәтерләтеп китерегез: Без фәрештәләргә: «Әдәмгә сәҗдә кылыгыз» — дип әмер биргән идек. Бу сәҗдә гыйбадәт түгел, ә хөрмәт йөзеннән сәлам бирү иде. Фәрештәләрнең барысы да Раббыларының әмеренә буйсынып, сәҗдә кылдылар. Ләкин Иблис — ул җеннәрдән иде, фәрештәләрдән түгел иде. Ул тәкәбберлек һәм көнчелек аркасында сәҗдә кылудан баш тартты һәм Раббысының әмереннән чыкты, буйсынмады.
Ий кешеләр! Сез, Аллаһыдан башка, Иблисне һәм аның нәселен үзегезгә дус һәм ярдәмче итеп аласызмы? Ә бит алар сезнең ачык дошманнарыгыз! Алар сезнең Атагыз Әдәмгә сәҗдә кылудан баш тарттылар, хәзер исә сезне дә туры юлдан яздырырга тырышалар. Үз дошманыгызны үзегезгә иярчен итеп алу — ничек акылга сыймас эш! Үзләренә золым кылучыларга, Аллаһыга буйсыну урынына шайтанга иярү — бик яман алыштыру!
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Аллаһыга буйсыну — бөеклек билгесе, ә тәкәбберлек — һәлакәткә илтүче юл. Иблиснең тәкәбберлеге аны Аллаһы рәхмәтеннән мәхрүм итте. Дошманны дус итеп алу — иң зур югалтуларның берсе. Шайтан безнең ачык дошманыбыз, аңа иярү — үз-үзеңә зарар китерү. Кеше үзенең нәселен, балаларын да яхшылыкка өндәргә тиеш, чөнки Иблиснең нәселе дә аның кебек явызлыкта дәвам итә. Аллаһыдан башка беркемне дә якын итәрлек, ышанырлык дус юк. Чын дуслык — Аллаһыга тугрылыкта.
وَإِذۡ قُلۡنَا لِلۡمَلَٰٓئِكَةِ ٱسۡجُدُواْ لِأٓدَمَ فَسَجَدُوٓاْ إِلَّآ إِبۡلِيسَ كَانَ مِنَ ٱلۡجِنِّ فَفَسَقَ عَنۡ أَمۡرِ رَبِّهِۦٓۗ أَفَتَتَّخِذُونَهُۥ وَذُرِّيَّتَهُۥٓ أَوۡلِيَآءَ مِن دُونِي وَهُمۡ لَكُمۡ عَدُوُّۢۚ بِئۡسَ لِلظَّٰلِمِينَ بَدَلًا ٥٠
Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 48-52 — Аль-Кахф сүрәсе
48 وَعُرِضُوا عَلَىٰ رَبِّكَ صَفًّا لَّقَدْ جِئْتُمُونَا كَمَا خَلَقْنَاكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ ۚ بَلْ زَعَمْتُمْ أَلَّن نَّجْعَلَ لَكُم مَّوْعِدًا
Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип.
49 وَوُضِعَ الْكِتَابُ فَتَرَى الْمُجْرِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا فِيهِ وَيَقُولُونَ يَا وَيْلَتَنَا مَالِ هَٰذَا الْكِتَابِ لَا يُغَادِرُ صَغِيرَةً وَلَا كَبِيرَةً إِلَّا أَحْصَاهَا ۚ وَوَجَدُوا مَا عَمِلُوا حَاضِرًا ۗ وَلَا يَظْلِمُ رَبُّكَ أَحَدًا
Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә язылган гөнаһларыннан куркучы күрерсең һәм әйтерләр: "Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган", – дип. Вә кылган эшләренең җәзасын хәзерләнеп куелган табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс.
50 وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ كَانَ مِنَ الْجِنِّ فَفَسَقَ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِ ۗ أَفَتَتَّخِذُونَهُ وَذُرِّيَّتَهُ أَوْلِيَاءَ مِن دُونِي وَهُمْ لَكُمْ عَدُوٌّ ۚ بِئْسَ لِلظَّالِمِينَ بَدَلًا
Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.
51 ۞ مَّا أَشْهَدتُّهُمْ خَلْقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَلَا خَلْقَ أَنفُسِهِمْ وَمَا كُنتُ مُتَّخِذَ الْمُضِلِّينَ عَضُدًا
Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп алмадым.
52 وَيَوْمَ يَقُولُ نَادُوا شُرَكَائِيَ الَّذِينَ زَعَمْتُمْ فَدَعَوْهُمْ فَلَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُمْ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُم مَّوْبِقًا
Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз". Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар.
Тәрҗемә — Аль-Кахф 50 Аль-Кахф сүрәсе Аять 50 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Менә Без фәрештәләргә әйттек: "Адәмгә сәҗдә кылыгыз!" Һәм сәҗдә кылдылар,…
Сүрәсе Аять 50/110 — Аль-Кахф сүрәсе الكهف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Кахф сүрәсе Тыңла, Аль-Кахф сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Кахф сүрәсе mp3, Аль-Кахф сүрәсе pdf. Аять 48–52. Татарча: Русский.