Ан-Ниса · 123/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
لَّيْسَ بِأَمَانِيِّكُمْ وَلَا أَمَانِيِّ أَهْلِ الْكِتَابِ ۗ مَن يَعْمَلْ سُوءًا يُجْزَ بِهِ وَلَا يَجِدْ لَهُ مِن دُونِ اللَّهِ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا ۝١٢٣
Laisa bi amaaniyyikum wa laaa amaaniyyi Ahlil Kitaab; mai ya`mal sooo`ai yujza bihee wa laa yajid lahoo min doonil laahi waliyanw wa laa naseeraa
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас.

🎧 Тыңла


📜 Аять 121-125 — Ан-Ниса сүрәсе

121أُولَٰئِكَ مَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ وَلَا يَجِدُونَ عَنْهَا مَحِيصًا
Шайтанга ияргән кешеләрнең урыны җәһәннәм, алар аннан котылырга һич юл тапмаслар.
122وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَنُدْخِلُهُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۖ وَعْدَ اللَّهِ حَقًّا ۚ وَمَنْ أَصْدَقُ مِنَ اللَّهِ قِيلًا
Иман китереп, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылучыларның җимеш агачлары астыннан елгалар агучы җәннәтләргә тиздән кертербез, алар анда мәңге калырлар. Аллаһуның вәгъдәсе хак, сүз сөйләүдә кем Аллаһудан да дөресрәк сөйләр?
123لَّيْسَ بِأَمَانِيِّكُمْ وَلَا أَمَانِيِّ أَهْلِ الْكِتَابِ ۗ مَن يَعْمَلْ سُوءًا يُجْزَ بِهِ وَلَا يَجِدْ لَهُ مِن دُونِ اللَّهِ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле яһүд вә насара теләгәнчә дә булмас. Ягъни нәфесе кушканны эшләп һичкем һидәятле дә, җәннәтле дә була алмас, мәгәр Аллаһ кушканнарны эшләп кенә һидәятле һәм җәннәтле булыр. Берәү явыз эшләр кылса ягъни Аллаһуга итагать итмәсә, шул явызлыгы белән җәза кылыныр, Аллаһудан башка аңа вәли һәм ярдәмче табылмас.
124وَمَن يَعْمَلْ مِنَ الصَّالِحَاتِ مِن ذَكَرٍ أَوْ أُنثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُولَٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ وَلَا يُظْلَمُونَ نَقِيرًا
Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк – ир булсын, кирәк – хатын булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар.
125وَمَنْ أَحْسَنُ دِينًا مِّمَّنْ أَسْلَمَ وَجْهَهُ لِلَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ وَاتَّبَعَ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۗ وَاتَّخَذَ اللَّهُ إِبْرَاهِيمَ خَلِيلًا
Берәү йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни ислам юлы белән Аллаһуга тапшырылса һәм Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылса, аннары Ибраһим диненә ияреп, хаклык тарафына ныклап юнәлсә, әнә шул кешенең диненнән дә күркәмрәк дин булырмы? Бит Аллаһ Ибраһимне үзенә дус итеп алды.
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
123Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 123

Ан-Ниса сүрәсе Аять 123 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Эш бөтенләй сез теләгәнчә булмас һәм китап әһеле…

Сүрәсе Аять 123/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 121–125. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers