Аль-Анам · 18/165
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Анам
وَهُوَ الْقَاهِرُ فَوْقَ عِبَادِهِ ۚ وَهُوَ الْحَكِيمُ الْخَبِيرُ ۝١٨
Wa Huwal gaahiru fawqa `ibaadih; wa Huwal Hakeemul Khabeer
📖 Татарча
Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.
🎧 Тыңла

📜 Аять 16-20 — Аль-Анам

16مَّن يُصْرَفْ عَنْهُ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمَهُ ۚ وَذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْمُبِينُ
Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер.
17وَإِن يَمْسَسْكَ اللَّهُ بِضُرٍّ فَلَا كَاشِفَ لَهُ إِلَّا هُوَ ۖ وَإِن يَمْسَسْكَ بِخَيْرٍ فَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әгәр Аллаһ, сиңа нинди булса да зарар ирештерсә, ул зарардан котылу өчен сиңа юл ачучы булмас, мәгәр Аллаһ үзе ачар, вә әгәр Аллаһ, сиңа хәерле эшне ирештерсә, әлбәттә, Аллаһ һәр эшкә кадир.
18وَهُوَ الْقَاهِرُ فَوْقَ عِبَادِهِ ۚ وَهُوَ الْحَكِيمُ الْخَبِيرُ
Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул һәр эш өстеннән хөкем йөртүче һәм бөтен вөҗүдтән хәбәрдар.
19قُلْ أَيُّ شَيْءٍ أَكْبَرُ شَهَادَةً ۖ قُلِ اللَّهُ ۖ شَهِيدٌ بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ ۚ وَأُوحِيَ إِلَيَّ هَٰذَا الْقُرْآنُ لِأُنذِرَكُم بِهِ وَمَن بَلَغَ ۚ أَئِنَّكُمْ لَتَشْهَدُونَ أَنَّ مَعَ اللَّهِ آلِهَةً أُخْرَىٰ ۚ قُل لَّا أَشْهَدُ ۚ قُلْ إِنَّمَا هُوَ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ وَإِنَّنِي بَرِيءٌ مِّمَّا تُشْرِكُونَ
Шәһадәт бирү гозереннән нинди шәһадәт олугърак – дип сора! Әлбәттә, "әшһәдү әллә иләһә илләл-лаһү" дип шәһадәт бирү, Аллаһуның барлыгына һәм берлегенә шаһит булу, башка нәрсәләргә шаһит булудан олугьрак. Әмма Аллаһуның бөтен мәхлуклар хәленә шаһит булуы бөтен Шәһадәтләрдән олугърактыр. Әйт: "Аллаһ минем белән сезнең арада шаһит, вә миңа Аллаһудан Коръән вәхий ителде – сезне һәм һәрбер Коръән ирешкән каумне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгым өчен", – дип. (Курыккан кеше, Коръән белән гамәл кыла да, җәһәннәм утыннан котыла. Курыкмаган кеше Коръән белән гамәл кылмыйча җәһәннәмгә керә.) Ий метриклар! Аллаһ белән тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирәсезме? Әйт: "Мин Аллаһудан башка тагын бер илаһә бар дип шәһадәт бирмимен", – дип, янә әйт: "Әлбәттә, ул – тиңдәше, иптәше юк бер генә илаһәдер, әлбәттә, мин сез Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрдән бизгүчемен", – дип.
20الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَعْرِفُونَهُ كَمَا يَعْرِفُونَ أَبْنَاءَهُمُ ۘ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنفُسَهُمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.
Аль-АнамКоръән исемлеге
165Аять
MeccanRevelation
18Аять

Тәрҗемә — Аль-Анам 18

Сүрәсе Аль-Анам Аять 18 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Вә ул Аллаһ, катлары өстеннән эш йөртүдә кадирдер, вә ул…

Сүрәсе Аять 18/165 — Аль-Анам الأنعام (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Анам Тыңла, Аль-Анам Тәрҗемә, Аль-Анам mp3, Аль-Анам pdf. Аять 16–20. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers