لَوْ كَانَ عَرَضًا قَرِيبًا وَسَفَرًا قَاصِدًا لَّاتَّبَعُوكَ وَلَٰكِن بَعُدَتْ عَلَيْهِمُ الشُّقَّةُ ۚ وَسَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ لَوِ اسْتَطَعْنَا لَخَرَجْنَا مَعَكُمْ يُهْلِكُونَ أَنفُسَهُمْ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ ٤٢
🔤 Transliteration
Law kaana `aradan qareebanw wa safaran qaasidal lattaba`ooka wa laakim ba`udat `alaihimush shuqqah; wa sayahlifoona billaahi lawis tata`naa lakharajnaa ma`akum; yuhlikoona anfusahum wal laahu ya`lamu innahum lakaa ziboon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, "әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка чыгар идек, ләкин гозеребез бар", – диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар – ялганчылар.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Гарадан кариб: Якын булган дөньяви файда, җиңел кулга эләгә торган табыш.Сафаран касидан: Авырлыксыз, җиңел үтә торган сәфәр.Шукка: Ераклык, авыр юл, озын ара.Юхликуна анфусаһум: Үзләрен һәлак итәләр, ягъни ялган ант итеп үзләренә зарар китерәләр.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә мөнафикъларның бер төркемен шелтәли, алар Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән Тәбүк сугышына чыкмаска рөхсәт сорап, сәбәпләр уйлап чыгарганнар иде. Әгәр дә аларны чакырган нәрсә якын гына булган табыш яки авырлыксыз, җиңел сәфәр булса иде, алар, әлбәттә, сиңа ияргән булыр иде. Ләкин аларга юл ераклыгы һәм авырлыгы авыр тоелды, шуңа күрә алар калыштылар.
Син алар янына кайткач, алар, әлбәттә, "Әгәр дә бездә мөмкинлек булса иде, сезнең белән бергә чыккан булыр идек" дип, Аллаһы белән ант итеп акланачаклар. Алар бу ялган антлары белән үзләрен һәлакәткә ташлыйлар, чөнки аларның йөрәкләрендә иман юк, ә телләрендә генә ялган сүзләр. Аллаһы аларның ялганчы икәнлекләрен бик яхшы белә, чөнки алар чынлыкта чыгарга көчләре җиткән иде, ләкин сугышка бару теләмәделәр.
Аятьтән алынган файдалар: Мөселман кешесе өчен дөреслек һәм ихласлылык — иманның нигезе, ә ялганчылык һәм ике йөзлелек — мөнафикълык билгесе. Җиһад һәм Аллаһ юлында тырышлык күрсәтү — мөэминнең югары сыйфаты, ә авырлыклардан качу — иманның зәгыйфьлеген күрсәтә. Аллаһы Тәгалә һәркемнең эчке ниятен белә, шуңа күрә тышкы кыяфәт белән генә алдап булмый. Ялган ант итү — зур гөнаһ, ул кешене Аллаһының ґәзабына дучар итә.
لَوۡ كَانَ عَرَضًا قَرِيبًا وَسَفَرًا قَاصِدًا لَّٱتَّبَعُوكَ وَلَٰكِنۢ بَعُدَتۡ عَلَيۡهِمُ ٱلشُّقَّةُۚ وَسَيَحۡلِفُونَ بِٱللَّهِ لَوِ ٱسۡتَطَعۡنَا لَخَرَجۡنَا مَعَكُمۡ يُهۡلِكُونَ أَنفُسَهُمۡ وَٱللَّهُ يَعۡلَمُ إِنَّهُمۡ لَكَٰذِبُونَ ٤٢
Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, "әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка чыгар идек, ләкин гозеребез бар", – диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар – ялганчылар.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 40-44 — Ат-Тауба сүрәсе
40 إِلَّا تَنصُرُوهُ فَقَدْ نَصَرَهُ اللَّهُ إِذْ أَخْرَجَهُ الَّذِينَ كَفَرُوا ثَانِيَ اثْنَيْنِ إِذْ هُمَا فِي الْغَارِ إِذْ يَقُولُ لِصَاحِبِهِ لَا تَحْزَنْ إِنَّ اللَّهَ مَعَنَا ۖ فَأَنزَلَ اللَّهُ سَكِينَتَهُ عَلَيْهِ وَأَيَّدَهُ بِجُنُودٍ لَّمْ تَرَوْهَا وَجَعَلَ كَلِمَةَ الَّذِينَ كَفَرُوا السُّفْلَىٰ ۗ وَكَلِمَةُ اللَّهِ هِيَ الْعُلْيَا ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Әгәр сез Мухәммәд г-мгә ярдәм бирмәсәгез, тәхкыйк Аллаһ аңарга ярдәм бирде. Чөнки аны мөшрикләр ике кешенең берсе булганы хәлдә Мәккәдән чыгардылар, ягъни Әбүбәкер белән качып чыктылар, вә сәүр исемле тау тишегенә кереп яшеренделәр, мөшрикләр эзләп тау башына менгәч, Әбүбәкер курыкты, Мухәммәд г-м: "Ий Әбүбәкер, кайгырма, Аллаһ безнең белән, зарар тидермәс", – диде. Аллаһ Мухәммәд г-мгә карар вә куәт иңдерде, янә сез күрмәгән гаскәр белән аны куәтләде, Аллаһ мөшрикләрнең сүзләрен түбән кылды, Аллаһ сүзе исә югарыдыр, Аллаһ җиңүче вә хөкем итүче.
41 انفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَّكُمْ إِن كُنتُمْ تَعْلَمُونَ
Җиңел күрсәгез дә, авыр күрсәгез дә сугышка чыгыгыз вә Аллаһ юлында малыгыз, җаныгыз белән сугышыгыз! Бу сугышта сезгә яхшылык бар, әгәр белсәгез.
42 لَوْ كَانَ عَرَضًا قَرِيبًا وَسَفَرًا قَاصِدًا لَّاتَّبَعُوكَ وَلَٰكِن بَعُدَتْ عَلَيْهِمُ الشُّقَّةُ ۚ وَسَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ لَوِ اسْتَطَعْنَا لَخَرَجْنَا مَعَكُمْ يُهْلِكُونَ أَنفُسَهُمْ وَاللَّهُ يَعْلَمُ إِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ
Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак булмыйча уртача гына булса, әлбәттә, алар сиңа ияреп сугышка барыр иделәр. Ләкин аларга мәшәкатьле сәфәр ерак булды, шуның өчен монафикълар калдылар һәм Аллаһ исеме белән ант итеп сиңа гозер күрсәтәләр, "әгәр мөмкин булса без дә сезнең белән сугышка чыгар идек, ләкин гозеребез бар", – диләр. Ялган сүзләре белән үзләрен һәлак итәләр, Аллаһ беләдер, әлбәттә, алар – ялганчылар.
43 عَفَا اللَّهُ عَنكَ لِمَ أَذِنتَ لَهُمْ حَتَّىٰ يَتَبَيَّنَ لَكَ الَّذِينَ صَدَقُوا وَتَعْلَمَ الْكَاذِبِينَ
Аллаһ синнән хаталыкны гафу итте! Син ни өчен аларга сугыштан калырга рөхсәт бирдең? Туры кешеләрнең турылыгы ачыкланганчы көтәргә идең, ул вакытта кемнәр ялганчы икәнлеген белер идең.
44 لَا يَسْتَأْذِنُكَ الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ أَن يُجَاهِدُوا بِأَمْوَالِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالْمُتَّقِينَ
Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән кешеләр синнән рөхсәт сорамаслар Аллаһ юлында мал вә җан белән сугыша торган сугышка бармый калырга. Аллаһ Аның хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъваларны белә.
Тәрҗемә — Ат-Тауба 42 Ат-Тауба сүрәсе Аять 42 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр сугышта табыш алулары билгеле булып, барачак сәфәр дә ерак…
Сүрәсе Аять 42/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 40–44. Татарча: Русский.