قُلْ هَلْ تَرَبَّصُونَ بِنَا إِلَّا إِحْدَى الْحُسْنَيَيْنِ ۖ وَنَحْنُ نَتَرَبَّصُ بِكُمْ أَن يُصِيبَكُمُ اللَّهُ بِعَذَابٍ مِّنْ عِندِهِ أَوْ بِأَيْدِينَا ۖ فَتَرَبَّصُوا إِنَّا مَعَكُم مُّتَرَبِّصُونَ ٥٢
🔤 Transliteration
Qul hal tarabbasoona binaaa illaaa ihdal husnayayni wa nahnu natrabbasu bikum ai yus eebakumul laahu bi`azaa bim min `indiheee aw biaidee naa fatarabbasooo innaa ma`akum mutarabbisoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Тәрәббәс — көтү, сабыр итү, берәр нәрсәнең булуын зарыгып көтү.Әл-Хөснәйән — ике яхшы эшнең берсе: я уңыш (җиңү), я шәһадәт (Аллаһ юлында үлем).Ән йүсибәкүм — сезгә ирешүе, килүе.Биәйдинә — безнең кулларыбыз белән (ягъни сугышта безнең тарафтан үтерелү).Аять тәфсире: Әйә Мухәммәд галәйһиссәләм, син монафикъларга әйт: "Сез безнең өчен нәрсә көтәсез? Безнең белән булачак ике яхшы эшнең берсеннән башканы көтмисез: я без сезнең өстән җиңү яулыйбыз, я безнең өчебез Аллаһ юлында шәһадәткә ирешәбез. Икесе дә безнең өчен яхшылык! Ә без сезнең өчен нәрсә көтәбез? Сезгә Аллаһ Үз ягыннан ґәзаб җибәрүен — ягъни үлем, авыру яки һәлакәт китерүче бәла-каза иңдерүен, яки безнең кулларыбыз белән сезне җәзалауны — сугышта сезне үтереп, әсир итеп алуны көтәбез. Әгәр дә сез безнең һәлакәтебезне көтсәгез, без дә сезнең ґәзабка дучар булуыгызны көтәбез. Һәммәбез дә көтүчеләр — без Аллаһның вәгъдәсенә ышанып аның ярдәмен көтәбез, ә сез шайтанның вәсвәсәсенә ияреп, ялган өметләр белән яшисез. Карагыз, кемнең көтүе чынга ашыр!"
Аятьтән алынган файдалар: Бу аять мөселманнарга зур өмет һәм ныклык бирә: мөэмин өчен һәрвакыт ике яхшылыкның берсе әзер — я җиңү һәм уңыш, я шәһадәт һәм оҗмах. Мөселман беркайчан да оттырышта түгел! Ул үзенең эшен Аллаһка тапшыра һәм һәр хәлдә дә файда таба. Бу аять шулай ук безгә дошманнарның янауларыннан курыкмаска өйрәтә, чөнки аларның һәрбер явыз нияте үзләренә кайтачак. Мөселманның йөрәге Аллаһка тәвәккәл итеп, һәрвакыт тыныч һәм нык булырга тиеш, чөнки ул Аллаһның ярдәменә ышана.
قُلۡ هَلۡ تَرَبَّصُونَ بِنَآ إِلَّآ إِحۡدَى ٱلۡحُسۡنَيَيۡنِۖ وَنَحۡنُ نَتَرَبَّصُ بِكُمۡ أَن يُصِيبَكُمُ ٱللَّهُ بِعَذَابٍ مِّنۡ عِندِهِۦٓ أَوۡ بِأَيۡدِينَاۖ فَتَرَبَّصُوٓاْ إِنَّا مَعَكُم مُّتَرَبِّصُونَ ٥٢
Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 50-54 — Ат-Тауба сүрәсе
50 إِن تُصِبْكَ حَسَنَةٌ تَسُؤْهُمْ ۖ وَإِن تُصِبْكَ مُصِيبَةٌ يَقُولُوا قَدْ أَخَذْنَا أَمْرَنَا مِن قَبْلُ وَيَتَوَلَّوا وَّهُمْ فَرِحُونَ
Әгәр сиңа Раббыңнан ярдәм, табыш кеби нәрсә ирешсә, аларны кайгыга сала, әгәр сиңа сугышта кайгы ирешсә, алар әйтәләр: "Әле дә ярый без алдан үзебезгә кирәк эшне кылдык, әгәр сугышка чыккан булсак, безгә дә бу кайгы ирешкән булыр иде", – дип һәм сөйләшкән урыннарыннан шатланышып китәрләр.
51 قُل لَّن يُصِيبَنَا إِلَّا مَا كَتَبَ اللَّهُ لَنَا هُوَ مَوْلَانَا ۚ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ
Әйт: "Безгә Аллаһ тәкъдир кылган нәрсәдән башка нәрсә ирешмәс. Ул – Аллаһ безнең хуҗабыз вә ярдәмчебез". Шулай булгач, мөэминнәр Аллаһуга тәвәккәл кылсыннар, эшләрен Аллаһуга тапшырсыннар!
52 قُلْ هَلْ تَرَبَّصُونَ بِنَا إِلَّا إِحْدَى الْحُسْنَيَيْنِ ۖ وَنَحْنُ نَتَرَبَّصُ بِكُمْ أَن يُصِيبَكُمُ اللَّهُ بِعَذَابٍ مِّنْ عِندِهِ أَوْ بِأَيْدِينَا ۖ فَتَرَبَّصُوا إِنَّا مَعَكُم مُّتَرَبِّصُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең килүеннән башканы көтмәгез! Йә шәһид булырбыз, йә табыш малын алырбыз, безнең өчен икесе дә хәерле һәм без дә сезнең башыгызга ике яманлыкның берсенең килүен көтәбез: йә Аллаһудан ґәзаб килер, йә Аллаһ сезне безнең кулыбыз белән ґәзаб кылыр – һәлак итәр, безгә теләсәгез нәрсә көтегез, без дә сезгә һәлакәтлекне көтәбез.
53 قُلْ أَنفِقُوا طَوْعًا أَوْ كَرْهًا لَّن يُتَقَبَّلَ مِنكُمْ ۖ إِنَّكُمْ كُنتُمْ قَوْمًا فَاسِقِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Монафикъларга әйт: "Кирәк ихтыярыгыз илә, кирәк ихтыярсыз малларыгызны садака кылыгыз, әлбәттә, сездән кабул булачак түгел, чөнки сез фасыйк кавем булдыгыз.
54 وَمَا مَنَعَهُمْ أَن تُقْبَلَ مِنْهُمْ نَفَقَاتُهُمْ إِلَّا أَنَّهُمْ كَفَرُوا بِاللَّهِ وَبِرَسُولِهِ وَلَا يَأْتُونَ الصَّلَاةَ إِلَّا وَهُمْ كُسَالَىٰ وَلَا يُنفِقُونَ إِلَّا وَهُمْ كَارِهُونَ
Аларның биргән садакаларының кабул булуын һичнәрсә тыймады, мәгәр Аллаһуга вә Аның расүленә ышанмаулары тыйды вә намазны ялкаулык белән укулары һәм садакаларын рия белән авырсынып бирүләре тыйды.
Тәрҗемә — Ат-Тауба 52 Ат-Тауба сүрәсе Аять 52 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Мухәммәд г-м! Кәферләргә әйт: "Безнең башыбызга ике хәерле эшнең…
Сүрәсе Аять 52/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 50–54. Татарча: Русский.