خَلَقَكُم مِّن نَّفْسٍ وَاحِدَةٍ ثُمَّ جَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَأَنزَلَ لَكُم مِّنَ الْأَنْعَامِ ثَمَانِيَةَ أَزْوَاجٍ ۚ يَخْلُقُكُمْ فِي بُطُونِ أُمَّهَاتِكُمْ خَلْقًا مِّن بَعْدِ خَلْقٍ فِي ظُلُمَاتٍ ثَلَاثٍ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ لَهُ الْمُلْكُ ۖ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ فَأَنَّىٰ تُصْرَفُونَ ٦
🔤 Transliteration
Khalaqakum min nafsinw waahidatin summa ja`ala minhaa zawjahaa wa anzala lakum minal-an`aami samaani yata azwaaj; yakhuluqukum fee butooni ummahaatikum khalqam mim ba`di khalqin fee zulumaatin salaas; zaalikumul laahu Rabbukum lahul mulk; laaa ilaaha illaa Huwa fa annaa tusrafoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз?
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Нәфес-и вахидә — бер кеше, ягъни Адам галәйһиссәлам.Зәүҗ — хатыны, ягъни Хаува.Әнгам — дүрт төр хайван: дөя, сыер, сарык һәм кәҗә.Сәмәниятә әзвәҗ — сигез пар, ягъни һәр төрнең иркәге һәм хатыны.Зулумат-сәләс — өч кат караңгылык: эч, балаяткы һәм бала кабыгы (плацента) караңгылыклары.Тусрафун — башка юнәлештә борыласыз, хата юлга китәсез.Аят тәфсире: Әй кешеләр! Аллаһы Тәгалә сезне бер кешедән — Адам галәйһиссәламнән яратты. Аннары шул ук заттан аның хатыны Хауваны барлыкка китерде. Ул сезгә дүрт төр хайваннан сигез пар итеп хайваннарны да яратты: дөядән ике пар, сыердан ике пар, сарыктан ике пар һәм кәҗәдән ике пар. Бу хайваннарны сезнең файдага бирде.
Аллаһы сезне әниләрегезнең эчендә ярата: башта бер тамчы — нутфа, аннары ул кан йомыркасына әверелә, аннары ит кисәгенә, аннары сөякләргә, аннары ит белән каплана, шуннан соң тулы кеше булып формалашасыз. Бу барысы да өч кат караңгылыкта бара: эч караңгылыгы, балаяткы караңгылыгы һәм бала кабыгы караңгылыгы. Шушындый катлаулы һәм гаҗәеп процесс Аллаһының кодрәтен күрсәтә.
Менә шушы эшләрне башкаручы Аллаһы — сезнең Раббыгыз. Барлык мөлкәт, байлык һәм идарә итү аның кулында. Ибадәткә лаек булган бер генә Илаһ бар — Ул Аллаһының Үзе. Шулай итеп, ни өчен сез аның ибадәтеннән баш тартып, бернәрсә дә ярата алмаган башка нәрсәләргә табынасыз? Ничек инде сез хак юлдан адашасыз?
Аяттән алынган файдалар: Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге чиксез: Ул кешене бер заттан яратып, бөтен кешелекне шул заттан таратты. Бу — Аллаһының бөеклегенә һәм бердәмлегенә ачык дәлил. Кешенең әниләр эчендә үткән үсеш этаплары — Аллаһының иң зур могҗизаларыннан берсе. Шушы катлаулы процессны уйлап, кеше үзенең Яратучысына рәхмәтле булырга һәм аңа гына табынырга тиеш. Аллаһы кешегә хайваннарны да хезмәт иттерде — аларны ашау, йөрү һәм башка файдалар өчен бирде. Бу — Аллаһының кешегә карата мәрхәмәте һәм рәхмәте. Аллаһының бердәмлеге — иманның нигезе. Ул гына ярата, Ул гына идарә итә, шуңа күрә ибадәт тә бары тик аңа гына булырга тиеш. Кеше үзенең килеп чыгышын һәм тәнендәге могҗизаларны уйлап, Аллаһыга якынлашырга һәм аның рәхмәтенә ирешергә тырышырга тиеш.
خَلَقَكُم مِّن نَّفۡسٍ وَٰحِدَةٍ ثُمَّ جَعَلَ مِنۡهَا زَوۡجَهَا وَأَنزَلَ لَكُم مِّنَ ٱلۡأَنۡعَٰمِ ثَمَٰنِيَةَ أَزۡوَٰجٍۚ يَخۡلُقُكُمۡ فِي بُطُونِ أُمَّهَٰتِكُمۡ خَلۡقًا مِّنۢ بَعۡدِ خَلۡقٍ فِي ظُلُمَٰتٍ ثَلَٰثٍۚ ذَٰلِكُمُ ٱللَّهُ رَبُّكُمۡ لَهُ ٱلۡمُلۡكُۖ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا هُوَۖ فَأَنَّىٰ تُصۡرَفُونَ ٦
Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз?
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 4-8 — Аз-Зумар сүрәсе
4 لَّوْ أَرَادَ اللَّهُ أَن يَتَّخِذَ وَلَدًا لَّاصْطَفَىٰ مِمَّا يَخْلُقُ مَا يَشَاءُ ۚ سُبْحَانَهُ ۖ هُوَ اللَّهُ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
Әгәр Аллаһ бала тотарга теләсә иде, Үзе халык иткән мәхлуклардан теләгәнен ихтыяр итәр иде. Ләкин Аллаһ бала тотмактан пакь булды. Ул – Аллаһ ялгыздыр, көч ияседер.
5 خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ بِالْحَقِّ ۖ يُكَوِّرُ اللَّيْلَ عَلَى النَّهَارِ وَيُكَوِّرُ النَّهَارَ عَلَى اللَّيْلِ ۖ وَسَخَّرَ الشَّمْسَ وَالْقَمَرَ ۖ كُلٌّ يَجْرِي لِأَجَلٍ مُّسَمًّى ۗ أَلَا هُوَ الْعَزِيزُ الْغَفَّارُ
Ул – Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән яратты, вә Ул кичне-төнне көндезгә кертеп көнне озынайтты, вә көндезне төнгә кертеп төнне озынайтты, вә кояш-айдан кешеләрне файдаландырды, кояш, ай һәм башкалары билгеле көнгә чаклы үз урыннарында йөрүчеләрдер. Әгаһ булыгыз, Ул – Аллаһ дошманнарыннан үч алуда көчле вә дусларын ярлыкаучыдыр.
6 خَلَقَكُم مِّن نَّفْسٍ وَاحِدَةٍ ثُمَّ جَعَلَ مِنْهَا زَوْجَهَا وَأَنزَلَ لَكُم مِّنَ الْأَنْعَامِ ثَمَانِيَةَ أَزْوَاجٍ ۚ يَخْلُقُكُمْ فِي بُطُونِ أُمَّهَاتِكُمْ خَلْقًا مِّن بَعْدِ خَلْقٍ فِي ظُلُمَاتٍ ثَلَاثٍ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ لَهُ الْمُلْكُ ۖ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۖ فَأَنَّىٰ تُصْرَفُونَ
Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны яратты, вә сезнең өчен дөя, сыер, куй-сарык, кәҗәдән ата-аналы итеп сигез сыйныф хайван яратты, вә сезне аналарыгыз корсагында бертөрле сурәттә яратканнан соң икенче сурәткә кертәдер, башта су идегез, кан булдыгыз, соңра ит кисәге булдыгыз, соңра кеше сурәтенә кердегез. Анагызның эчендә өч кат караңгылыкта халык ителәсез: баланың пәрдәсе, бала ятак урын һәм ананың корсагыдыр. Әнә шулай һәрнәрсәне халык итүче Аллаһ сезнең Раббыгыздыр, һәрнәрсәгә патшалык Аның кулындадыр, Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аллаһуга гыйбадәт кылмыйча кемгә гыйбадәт кылырсыз?
7 إِن تَكْفُرُوا فَإِنَّ اللَّهَ غَنِيٌّ عَنكُمْ ۖ وَلَا يَرْضَىٰ لِعِبَادِهِ الْكُفْرَ ۖ وَإِن تَشْكُرُوا يَرْضَهُ لَكُمْ ۗ وَلَا تَزِرُ وَازِرَةٌ وِزْرَ أُخْرَىٰ ۗ ثُمَّ إِلَىٰ رَبِّكُم مَّرْجِعُكُمْ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ ۚ إِنَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Әгәр Аллаһуга иман китерүне вә Аңа гыйбадәт кылуны инкяр итсәгез, бит Аллаһ байдыр, сезнең иманыгызга һәм гыйбадәтегезгә мохтаҗ түгелдер, ләкин бәндәләренең кәфер, мөшрик һәм монафикъ булуларына риза булмас, әгәр Аңа гыйбадәт кылып шөкер итсәгез, ул эшегездән риза булыр. Ахирәттә һичкем башка кешенең гөнаһы өчен ґәзаб кылынмас, соңра кайтуларыгыз Раббыгыз хозурынадыр, шул вакытта кылган эшләрегез белән үзегезгә хәбәр бирер, шиксез Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендәге нәрсәләрне белүчедер.
8 ۞ وَإِذَا مَسَّ الْإِنسَانَ ضُرٌّ دَعَا رَبَّهُ مُنِيبًا إِلَيْهِ ثُمَّ إِذَا خَوَّلَهُ نِعْمَةً مِّنْهُ نَسِيَ مَا كَانَ يَدْعُو إِلَيْهِ مِن قَبْلُ وَجَعَلَ لِلَّهِ أَندَادًا لِّيُضِلَّ عَن سَبِيلِهِ ۚ قُلْ تَمَتَّعْ بِكُفْرِكَ قَلِيلًا ۖ إِنَّكَ مِنْ أَصْحَابِ النَّارِ
Әгәр Аллаһсыз кешегә бәла-каза ирешсә, батыл эшләрдән бизеп Аллаһуга кайтканы хәлдә Раббысына ялварыр, соңра Аллаһ ул бәла-казаларны алып алар урынына нигъмәтләр бирсә, Аллаһуга ялварганын онытып, янә азгынлыкка китәдер, кешеләрне Аллаһ юлыннан адаштырыр өчен Аллаһның шәрике-тиңдәше бар, дип, вәсвәсә кыладыр. Син андый кешегә әйт: "Ислам диненә көферлек кылганың өчен дөньяда аз гына файдалан, әлбәттә, син ут әһеленнәнсең".
Тәрҗемә — Аз-Зумар 6 Аз-Зумар сүрәсе Аять 6 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ул сезне бер Адәмнән яратты, соңра Адәмнең хатыны – Һаваны…
Сүрәсе Аять 6/75 — Аз-Зумар сүрәсе الزمر (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аз-Зумар сүрәсе Тыңла, Аз-Зумар сүрәсе Тәрҗемә, Аз-Зумар сүрәсе mp3, Аз-Зумар сүрәсе pdf. Аять 4–8. Татарча: Русский.