Ан-Ниса · 33/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
وَلِكُلٍّ جَعَلْنَا مَوَالِيَ مِمَّا تَرَكَ الْوَالِدَانِ وَالْأَقْرَبُونَ ۚ وَالَّذِينَ عَقَدَتْ أَيْمَانُكُمْ فَآتُوهُمْ نَصِيبَهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدًا ۝٣٣
Wa likullin ja`alnaa ma waaliya mimmaa tarakal waalidaani wal aqraboon; wallazeena `aqadat aimaanukum fa aatoohum naseebahum; innal laaha kaana `alaa kulli shai`in Shaheedaa
📖 Татарча
Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар кылдык һәрбер гаиләдә. Кайбер дуслар: "Кайсыбыз әүвәл үлсә, үлгәнебезнең малы, исән калганыбызга булыр", – дип ант итештеләр. Исән калган дустына үз өлешен бирегез! Калган малның алтыдан бере тияр. Дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит булды.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Мәвәли — варислар, мирас алучылар (мәүла сүзенең күплеге).
  • Гәкъдәт әймәнүкүм — ант белән бәйләнгән килешүләр, ягъни ярдәмләшү һәм үзара мирас алу хакында төзелгән килешүләр.
  • Нәсыйб — өлеш, тиешле хиса.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә һәркем өчен — һәрбер калдырылган мирас өчен — варислар билгеләде: ата-ана һәм якын туганнар калдырган мал-мөлкәттән аларга өлеш чыгарырга тиешле кешеләрне билгеләде. Бу — мирасның төп кагыйдәсе: туганлык бәйләнеше буенча варислык.

Ә инде сез ант белән бәйләнеп, ярдәмләшү һәм үзара мирас алу хакында килешү төзегән кешеләргә — аларга да үз өлешләрен бирегез. Бу хөкем Исламның башлангыч чорында гамәлдә иде: кешеләр бер-берсе белән ант итеп, үзара ярдәмләшү һәм варислык хокукы урнаштыра иделәр. Ләкин соңрак, мирас аятьләре иңгәч, бу хөкем юкка чыгарылды, чөнки Аллаһы Тәгалә мирасны туганлык бәйләнеше буенча гына билгеләде. Әмма килешү буенча васыять кылу һәм үзара ярдәмләшү мөмкинлеге калды.

Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне күреп-белеп торучы — Ул сезнең барлык гамәлләрегезне, килешүләрегезне һәм антларыгызны күзәтеп тора. Беркем дә Уның белеменнән читтә калмый, һәм һәркем үз эшләренә күрә җавап тотар.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Аллаһы Тәгалә һәркемнең хокукын билгеләгән, мирас мәсьәләсендә дә гаделлек урнаштырган — бу бәндәләргә зур рәхмәт.
  • Ислам динендә килешүләргә һәм антларга зур әһәмият бирелә — вәгъдәгә тугрылык — мөселманның матур сыйфаты.
  • Аллаһы Тәгаләнең һәрнәрсәне күреп торуы безне тәкъвалыкка өнди: кеше яшерен генә булса да, гөнаһ кылудан үзен туктатырга тиеш.
  • Дин кагыйдәләре вакыт узу белән камилләштерелә — Аллаһы Тәгалә һәр чор өчен иң яхшы хөкемне иңдерә, бу — аның хикмәте.


📜 Аять 31-35 — Ан-Ниса сүрәсе

31إِن تَجْتَنِبُوا كَبَائِرَ مَا تُنْهَوْنَ عَنْهُ نُكَفِّرْ عَنكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَنُدْخِلْكُم مُّدْخَلًا كَرِيمًا
Әгәр Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрнең зурларыннан саклансагыз, ягъни фәхеш, хәрам һәм бидеґәт гамәлләрдән ерак булсагыз, җиңелрәк гөнаһларыгызны изге гамәлләрегез белән җуярсыз һәм сезне хөрмәтләп җәннәтләргә кертербез.
32وَلَا تَتَمَنَّوْا مَا فَضَّلَ اللَّهُ بِهِ بَعْضَكُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ ۚ لِّلرِّجَالِ نَصِيبٌ مِّمَّا اكْتَسَبُوا ۖ وَلِلنِّسَاءِ نَصِيبٌ مِّمَّا اكْتَسَبْنَ ۚ وَاسْأَلُوا اللَّهَ مِن فَضْلِهِ ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا
Аллаһ кайберләрегезне кайберләрегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ягъни Аллаһ берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсөдлек кылмагыз. (Аллаһ ирләргә дәрәҗәне ике өлеш бирде, хатыннар: сез ирләр дәрәҗәсенә үрелмәгез һәм ирләр киемен кимәгез!) Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хатыннарга да үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хаклыктан уңышка ирешүне Аллаһуның фазыйләтеннән сорагыз! Дөреслектә Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.
33وَلِكُلٍّ جَعَلْنَا مَوَالِيَ مِمَّا تَرَكَ الْوَالِدَانِ وَالْأَقْرَبُونَ ۚ وَالَّذِينَ عَقَدَتْ أَيْمَانُكُمْ فَآتُوهُمْ نَصِيبَهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدًا
Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар кылдык һәрбер гаиләдә. Кайбер дуслар: "Кайсыбыз әүвәл үлсә, үлгәнебезнең малы, исән калганыбызга булыр", – дип ант итештеләр. Исән калган дустына үз өлешен бирегез! Калган малның алтыдан бере тияр. Дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит булды.
34الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّهُ بَعْضَهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ وَبِمَا أَنفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ ۚ فَالصَّالِحَاتُ قَانِتَاتٌ حَافِظَاتٌ لِّلْغَيْبِ بِمَا حَفِظَ اللَّهُ ۚ وَاللَّاتِي تَخَافُونَ نُشُوزَهُنَّ فَعِظُوهُنَّ وَاهْجُرُوهُنَّ فِي الْمَضَاجِعِ وَاضْرِبُوهُنَّ ۖ فَإِنْ أَطَعْنَكُمْ فَلَا تَبْغُوا عَلَيْهِنَّ سَبِيلًا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيًّا كَبِيرًا
Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен Каимнәрдер. Аллаһ мәхлукләрне кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер. Изге хатыннар Аллаһуга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә бармаслар. Әгәр хатыннарыгыз итагатьсез булып азуларыннан курыксагыз, яки берәр яман эшләрен белсәгез, аларны вәгәзьләгез, итагатьсезләргә Аллаһуның ачуы һәм ґәзабы бар икәнлеген белдерегез. Вәгәзьләгәннән соң төзәлмәсәләр, түшәкләрендә ялгыз калдырыгыз, ягъни якынлык кылмагыз. Моннан соң да төзәлмәсәләр, аларга сугыгыз. (Бу җәза аларга: фарыз гамәлләрне үтәмәсәләр, яки берәр хәрам эшне эшләсәләр тиешледер.) Әгәр хатыннарыгыз сезгә итагать итсәләр, яки явызлыкларыннан соң төзәлсәләр, алар зарарына юл эзләмәгез, ягъни хаксыз җәберләмәгез. Әлбәттә, Аллаһ бөек һәм олы булды.
35وَإِنْ خِفْتُمْ شِقَاقَ بَيْنِهِمَا فَابْعَثُوا حَكَمًا مِّنْ أَهْلِهِ وَحَكَمًا مِّنْ أَهْلِهَا إِن يُرِيدَا إِصْلَاحًا يُوَفِّقِ اللَّهُ بَيْنَهُمَا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا خَبِيرًا
Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә теләсәләр һәм төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфыйк биреп, ир белән хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен белүче һәм күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды.
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
33Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 33

Ан-Ниса сүрәсе Аять 33 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар…

Сүрәсе Аять 33/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 31–35. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers