Ан-Ниса · 88/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
۞ فَمَا لَكُمْ فِي الْمُنَافِقِينَ فِئَتَيْنِ وَاللَّهُ أَرْكَسَهُم بِمَا كَسَبُوا ۚ أَتُرِيدُونَ أَن تَهْدُوا مَنْ أَضَلَّ اللَّهُ ۖ وَمَن يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَن تَجِدَ لَهُ سَبِيلًا ۝٨٨
Famaa lakum filmuna afiqeena fi`ataini wallaahu arkasahum bimaa kasaboo; atureedoona an tahdoo man adallal laahu wa mmai yudlilil laahu falan tajida lahoo sabeelaa
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың!

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • فِئَتَيْنِ — ике төркем, ике фирка.
  • أَرْكَسَهُم — аларны кире кайтарды, бәдергә төшерде, юкка чыгарды.
  • أَضَلَّ — адаштырды, туры юлдан яздырды.
  • سَبِيلًا — юл, чара.

Аять тәфсире:

Әй мөэминнәр! Сезгә ни булган — монафикълар хакында сез ике төркемгә бүлендегез? Бер төркем аларны үтерергә кирәк ди, икенчесе аларны калдырырга кирәк дип әйтә. Ә бит Аллаһ аларны үзләренең гөнаһлы эшләре сәбәпле көфергә кире кайтарды. Алар элек Исламга кергәннәр иде, ләкин соңыннан иманнарыннан баш тартып, монафикълык юлына бастылар. Аллаһ аларны үз хәлләренә калдырды, чөнки аларның йөрәкләре хакны кабул итмәде.

Сез Аллаһ адаштырган кешеләрне туры юлга китерүне телисезме? Аллаһ үзе адаштырган кешене беркем дә туры юлга китерә алмый. Аллаһ теләсә, аларны туры юлга кайтарыр иде, ләкин аларның эшләре моңа комачаулык итте. Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, син аңа һичкайчан туры юл таба алмассың. Димәк, монафикъларга карата сезнең аларны үтерергә яки калдырырга дигән бәхәсләрегез дөрес түгел, чөнки аларның хәле Аллаһ тарафыннан хәл ителгән инде.


Аятьтән алынган файдалар:

  1. Мөэминнәр бер-берсе белән монафикъларга карата да аерылышырга тиеш түгел, чөнки аларның эше Аллаһка тапшырылган.
  2. Кешенең туры юлга килүе яки адашуы — Аллаһның теләге белән була, ләкин бу кешенең үз эшләренә бәйле.
  3. Кешеләрне Исламга өндәгәндә, без аларның йөрәкләрен ача алмыйбыз, безнең бурычыбыз — ачык итеп дәгъват итү, ә һидәят бирү — Аллаһ эше.
  4. Монафикълык — иң куркыныч сыйфатларның берсе, чөнки ул кешенең йөрәгендә иманны юк итә.
  5. Аллаһның хөкеменә риза булып, аның карарын кабул итәргә кирәк, үзебезнең аңламаган эшләргә катышып, бәхәсләшергә ярамый.


📜 Аять 86-90 — Ан-Ниса сүрәсе

86وَإِذَا حُيِّيتُم بِتَحِيَّةٍ فَحَيُّوا بِأَحْسَنَ مِنْهَا أَوْ رُدُّوهَا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ حَسِيبًا
Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә артыграк бүләк бирегез, яки үзегез алган бүләк хәтле бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр).
87اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۚ لَيَجْمَعَنَّكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ ۗ وَمَنْ أَصْدَقُ مِنَ اللَّهِ حَدِيثًا
Аллаһудан башка Илаһә-мәгъбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Кыямәтнең булачагында һич тә шик юк, ул көндә Аллаһ, әлбәттә, сезне хөкем итәр өчен җыяр. Аллаһудан да дөресерәк сөйләүче бармы? Әлбәттә, юк! Аллаһуның "кыямәт була" диген сүзе, әлбәттә, карар кылынган сүздер.
88۞ فَمَا لَكُمْ فِي الْمُنَافِقِينَ فِئَتَيْنِ وَاللَّهُ أَرْكَسَهُم بِمَا كَسَبُوا ۚ أَتُرِيدُونَ أَن تَهْدُوا مَنْ أَضَلَّ اللَّهُ ۖ وَمَن يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَن تَجِدَ لَهُ سَبِيلًا
Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың!
89وَدُّوا لَوْ تَكْفُرُونَ كَمَا كَفَرُوا فَتَكُونُونَ سَوَاءً ۖ فَلَا تَتَّخِذُوا مِنْهُمْ أَوْلِيَاءَ حَتَّىٰ يُهَاجِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ فَإِن تَوَلَّوْا فَخُذُوهُمْ وَاقْتُلُوهُمْ حَيْثُ وَجَدتُّمُوهُمْ ۖ وَلَا تَتَّخِذُوا مِنْهُمْ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз!
90إِلَّا الَّذِينَ يَصِلُونَ إِلَىٰ قَوْمٍ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُم مِّيثَاقٌ أَوْ جَاءُوكُمْ حَصِرَتْ صُدُورُهُمْ أَن يُقَاتِلُوكُمْ أَوْ يُقَاتِلُوا قَوْمَهُمْ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَسَلَّطَهُمْ عَلَيْكُمْ فَلَقَاتَلُوكُمْ ۚ فَإِنِ اعْتَزَلُوكُمْ فَلَمْ يُقَاتِلُوكُمْ وَأَلْقَوْا إِلَيْكُمُ السَّلَمَ فَمَا جَعَلَ اللَّهُ لَكُمْ عَلَيْهِمْ سَبِيلًا
Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
88Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 88

Ан-Ниса сүрәсе Аять 88 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ…

Сүрәсе Аять 88/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 86–90. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers