فَمَن لَّمْ يَجِدْ فَصِيَامُ شَهْرَيْنِ مُتَتَابِعَيْنِ مِن قَبْلِ أَن يَتَمَاسَّا ۖ فَمَن لَّمْ يَسْتَطِعْ فَإِطْعَامُ سِتِّينَ مِسْكِينًا ۚ ذَٰلِكَ لِتُؤْمِنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ ۚ وَتِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ ۗ وَلِلْكَافِرِينَ عَذَابٌ أَلِيمٌ ٤
🔤 Transliteration
Famal lam yajid fa siyaamu shahraini mutataabi`ayni min qabli any-yatamaaassaa famal lam yastati` fa-it`aamu sitteena miskeena; zaalika litu`minoo billaahi wa rasoolih`wa tilka hudoodul laah; wa lilkaafireena `azaabun aleem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Хатынын анасына охшаткан ир азат итәргә кол тапмаса, аңа тоташтан ике ай рузә тотмак ваҗебтер хатынына якынлык кылмас борын, әгәр ике ай рузә тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне алтмыш мәртәбә ашату ваҗебтер, җаһилият вакытында тәмам хәрам ителә торган хатыннарыгызны кәффарәт илә хәләл кылмаклыгы, Аллаһуга вә рәсүленә иман китермәклегегез өчендер, бу әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның билгеләгән чикләредер. Әмма ышанмаучыларга рәнҗеткүче каты ґәзабтыр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: مُتَتَابِعَيْنِ – бер-бер артлы, өзлексез ике ай.يَتَمَاسَّا – ир-хатынның бер-берсенә якынлык кылуы (җенси мөнәсәбәт).حُدُودُ اللَّهِ – Аллаһның чикләре, ягъни Ул билгеләгән кагыйдәләр һәм чикләр.Аять тәфсире: Әгәр кеше азат итәрлек кол таба алмаса, ул хатынына якынлык кылганчы, өзлексез ике ай ураза тотарга тиеш. Әгәр ул бу уразаны тота алмаса (мәсәлән, сәламәтлеге какшаган, картлык яки башка шәригать рөхсәт иткән сәбәпләр аркасында), ул алтмыш мескенгә азык бирергә тиеш. Бу хөкемнәр – Аллаһның сезгә билгеләгән кануннары, алар сезнең Аллаһка һәм Аның рәсүленә ышанып, Аның әмерләрен үтәвегез өчен бирелде. Бу чикләрне бозарга ярамый, чөнки алар Аллаһ тарафыннан куелган. Ә бу хөкемнәрне инкяр итүче кәферләр өчен рәнҗеткеч ґәзаб хәзерләнгән.
Гыйбрәтләр һәм файдалар: Бу аятьтән без өйрәнәбез: Аллаһ һәр эштә кешегә җиңеллек бирә – беренче чиратта кол азат итү, аннан ураза, әгәр аны да эшли алмаса, мескеннәрне ашату. Бу – Исламның рәхимлелеген күрсәтә. Шулай ук безгә мәгълүм була: гаилә мөнәсәбәтләрендә дә Аллаһның чикләре бар, аларны сакларга кирәк. Әгәр кеше хата эшләсә, тәүбә итеп, Аллаһ билгеләгән тәртип буенча гөнаһыннан чистарынырга мөмкин. Бу – Аллаһның бәндәләренә карата мәрхәмәте һәм аларны гөнаһтан арындыру юлы.
فَمَن لَّمۡ يَجِدۡ فَصِيَامُ شَهۡرَيۡنِ مُتَتَابِعَيۡنِ مِن قَبۡلِ أَن يَتَمَآسَّاۖ فَمَن لَّمۡ يَسۡتَطِعۡ فَإِطۡعَامُ سِتِّينَ مِسۡكِينًاۚ ذَٰلِكَ لِتُؤۡمِنُواْ بِٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦۚ وَتِلۡكَ حُدُودُ ٱللَّهِۗ وَلِلۡكَٰفِرِينَ عَذَابٌ أَلِيمٌ ٤
Хатынын анасына охшаткан ир азат итәргә кол тапмаса, аңа тоташтан ике ай рузә тотмак ваҗебтер хатынына якынлык кылмас борын, әгәр ике ай рузә тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне алтмыш мәртәбә ашату ваҗебтер, җаһилият вакытында тәмам хәрам ителә торган хатыннарыгызны кәффарәт илә хәләл кылмаклыгы, Аллаһуга вә рәсүленә иман китермәклегегез өчендер, бу әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның билгеләгән чикләредер. Әмма ышанмаучыларга рәнҗеткүче каты ґәзабтыр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 2-6 — Аль-Муджадиля сүрәсе
2 الَّذِينَ يُظَاهِرُونَ مِنكُم مِّن نِّسَائِهِم مَّا هُنَّ أُمَّهَاتِهِمْ ۖ إِنْ أُمَّهَاتُهُمْ إِلَّا اللَّائِي وَلَدْنَهُمْ ۚ وَإِنَّهُمْ لَيَقُولُونَ مُنكَرًا مِّنَ الْقَوْلِ وَزُورًا ۚ وَإِنَّ اللَّهَ لَعَفُوٌّ غَفُورٌ
"Сезләрдән бәгъзе ирләр хатыннарының әгъзаларын аналарының әгъзасына охшаталар, ул охшатылган хатыннар ирләренең аналары түгелләр, һичбер хатын аларга ана түгел фәкать үзләрен тудырган аналары анадыр. Хатыннарын аналарына охшатучы ирләр, әлбәттә, һич тә ярамаган һәм ялган сүзне әйтәләр. Аның белән хатыннары талак булмас. Тәхкыйк Аллаһ кичерүче вә гөнаһларны ярлыкаучыдыр.
3 وَالَّذِينَ يُظَاهِرُونَ مِن نِّسَائِهِمْ ثُمَّ يَعُودُونَ لِمَا قَالُوا فَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مِّن قَبْلِ أَن يَتَمَاسَّا ۚ ذَٰلِكُمْ تُوعَظُونَ بِهِ ۚ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرٌ
Сезләрдән хатыннарын аналарына охшаткан кешеләр соңра әйткән сүзләреннән үкенеп тәүбә итсәләр, аларга бер кол азат итү ваҗебтер хатыннарына якынлык кылмас борын, бу сезгә Аллаһуның хөкемедер аның белән вәгазьләнерсез! Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
4 فَمَن لَّمْ يَجِدْ فَصِيَامُ شَهْرَيْنِ مُتَتَابِعَيْنِ مِن قَبْلِ أَن يَتَمَاسَّا ۖ فَمَن لَّمْ يَسْتَطِعْ فَإِطْعَامُ سِتِّينَ مِسْكِينًا ۚ ذَٰلِكَ لِتُؤْمِنُوا بِاللَّهِ وَرَسُولِهِ ۚ وَتِلْكَ حُدُودُ اللَّهِ ۗ وَلِلْكَافِرِينَ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Хатынын анасына охшаткан ир азат итәргә кол тапмаса, аңа тоташтан ике ай рузә тотмак ваҗебтер хатынына якынлык кылмас борын, әгәр ике ай рузә тотарга көче җитмәсә, алтмыш мескенне алтмыш мәртәбә ашату ваҗебтер, җаһилият вакытында тәмам хәрам ителә торган хатыннарыгызны кәффарәт илә хәләл кылмаклыгы, Аллаһуга вә рәсүленә иман китермәклегегез өчендер, бу әйтелгән хөкемнәр Аллаһуның билгеләгән чикләредер. Әмма ышанмаучыларга рәнҗеткүче каты ґәзабтыр.
5 إِنَّ الَّذِينَ يُحَادُّونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ كُبِتُوا كَمَا كُبِتَ الَّذِينَ مِن قَبْلِهِمْ ۚ وَقَدْ أَنزَلْنَا آيَاتٍ بَيِّنَاتٍ ۚ وَلِلْكَافِرِينَ عَذَابٌ مُّهِينٌ
Тәхкыйк Аллаһуга вә Аның рәсүленә хийлафлык кылып чиктән үткән кешеләр йөзтүбән китәрләр вә һәлак булырлар, әүвәлге хийлафлык кылучылар һәлак булган кеби, тәхкыйк без ачык аңлатучы аятьләрне иңдердек, вә ышанмаучыларга хурлыкка төшүче ґәзаб бардыр.
6 يَوْمَ يَبْعَثُهُمُ اللَّهُ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُهُم بِمَا عَمِلُوا ۚ أَحْصَاهُ اللَّهُ وَنَسُوهُ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ
Аллаһ кыямәт көнне аларның барчасын кубарыр вә кылган эшләреннән хәбәр бирер, алар эшләп оныткан гамәлләрне Аллаһ барын да санаган һәм язган, Аллаһ һәрнәрсәгә шаһиддер Аңа һичнәрсә яшерен түгел.
Тәрҗемә — Аль-Муджадиля 4 Аль-Муджадиля сүрәсе Аять 4 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Хатынын анасына охшаткан ир азат итәргә кол тапмаса, аңа тоташтан…
Сүрәсе Аять 4/22 — Аль-Муджадиля сүрәсе المجادلة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Муджадиля сүрәсе Тыңла, Аль-Муджадиля сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Муджадиля сүрәсе mp3, Аль-Муджадиля сүрәсе pdf. Аять 2–6. Татарча: Русский.