وَلَا تَنفَعُ الشَّفَاعَةُ عِندَهُ إِلَّا لِمَنْ أَذِنَ لَهُ ۚ حَتَّىٰ إِذَا فُزِّعَ عَن قُلُوبِهِمْ قَالُوا مَاذَا قَالَ رَبُّكُمْ ۖ قَالُوا الْحَقَّ ۖ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْكَبِيرُ ٢٣
🔤 Transliteration
Wa laa tanfa`ush shafaa`atu `indahooo illaa liman azina lah; hattaaa izaa fuzzi`a `an quloobihim qaaloo maazaa qaala Rabbukum; qaalul haqq, wa Huwal `Aliyul Kabeer
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: әш-Шәфәгать — берәр кеше өчен гафу сорап, аның хатасын кичерүне үтенү.Фүззиға — курку, шомлану бетерелде, йөрәкләрдән курку алынды.әл-Гәли — биек, дәрәҗәсе югары, һәрнәрсәдән өстен.әл-Кәбир — Бөек, һәрнәрсәдән зур, бөтен мәхлукатлардан югары.Аять тәфсире: Аллаһы Тәгаләнең хозурында беркемнең дә шәфәгате (үтенече) файда бирми, мәгәр Аллаһының Үзе рөхсәт биргән кешеләр өчен генә. Ул — шәфәгать итүчеләргә дә, шәфәгать ителүчеләргә дә рөхсәтне Үзе бирә. Аның бөеклеге һәм олуглыгы шулкадәр зур ки, әгәр Ул күктә сөйләшсә, фәрештәләр аның сүзенә хөрмәт йөзеннән канатларын кагалар, куркудан йөрәкләре туктап кала. Әйтерсең аларга гәүдәдән чыгарлык халәт килә. Курку бетерелгәч, алар бер-берсеннән: "Раббыгыз нәрсә әйтте?" — дип сорыйлар. Аларга: "Ул хакны әйтте" — дип җавап бирелә. Ягъни Аллаһы Тәгаләнең сүзе — һәрвакыт хак, дөрес. Ул — биеклектә, бөтен мәхлукатлардан өстен, Үзенең затлыгы, кодрәте белән һәрнәрсәдән бөек.
Аятьтән алынган файдалар: Шәфәгать итү — Аллаһының гына эше, Ул рөхсәт бирмәсә, беркем дә беркемгә ярдәм итә алмый. Бу бәндәләрне Аллаһыга гына таянырга өйрәтә. Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге шулкадәр зур ки, хәтта фәрештәләр кебек пакь затлар да Аның сүзеннән куркуга төшәләр. Бу безнең Аллаһыга карата хөрмәт һәм олылау хисебезне арттыра. Аллаһының һәр сүзе — хак, дөрес. Ул ялган сөйләми, вәгъдәсендә тормыйча калмый. Бу мөэминнәргә Аллаһының вәгъдәләренә ышанып, өметләнеп яшәргә өйрәтә. Шәфәгатьнең файда бирүе өчен Аллаһының рөхсәте кирәк. Бу безне гөнаһлардан читләшергә һәм Аллаһының ризалыгын казанырга өнди, чөнки шәфәгать итүчеләр дә, шәфәгать ителүчеләр дә Аллаһы тарафыннан сайланган кешеләр булачак.
وَلَا تَنفَعُ ٱلشَّفَٰعَةُ عِندَهُۥٓ إِلَّا لِمَنۡ أَذِنَ لَهُۥۚ حَتَّىٰٓ إِذَا فُزِّعَ عَن قُلُوبِهِمۡ قَالُواْ مَاذَا قَالَ رَبُّكُمۡۖ قَالُواْ ٱلۡحَقَّۖ وَهُوَ ٱلۡعَلِيُّ ٱلۡكَبِيرُ ٢٣
Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 21-25 — Саба сүрәсе
21 وَمَا كَانَ لَهُ عَلَيْهِم مِّن سُلْطَانٍ إِلَّا لِنَعْلَمَ مَن يُؤْمِنُ بِالْآخِرَةِ مِمَّنْ هُوَ مِنْهَا فِي شَكٍّ ۗ وَرَبُّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ حَفِيظٌ
Чын иманлы мөэминнәргә Иблис ирекле булмады, ягъни аларны вәсвәсәсе белән аздырырга көче җитмәде, мәгәр Иблис ирекле ителде шикләнеп кенә ышанган кешеләргә, ахирәт көненә нык ышанган мөэминне ахирәтнең булачагында шикләнгән кешедән аермаклыгыбыз өчен. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне күзегеп саклаучыдыр.
22 قُلِ ادْعُوا الَّذِينَ زَعَمْتُم مِّن دُونِ اللَّهِ ۖ لَا يَمْلِكُونَ مِثْقَالَ ذَرَّةٍ فِي السَّمَاوَاتِ وَلَا فِي الْأَرْضِ وَمَا لَهُمْ فِيهِمَا مِن شِرْكٍ وَمَا لَهُ مِنْهُم مِّن ظَهِيرٍ
Ий Мухәммәд г-м, мөшрикләргә әйт: "Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымларыгызны чакырыгыз ярдәмгә, ул сынымларыгыз җирдә һәм күкләрдә тузан хәтле нәрсәгә дә хуҗа була алмаслар, вә ул сынымларның җирдә һәм күкләрдә Аллаһ белән тиң булырдый һич Илаһәләре юктыр: вә сезнең Илаһәләрегездән Аллаһуга ярдәм итүчесе һич юктыр.
23 وَلَا تَنفَعُ الشَّفَاعَةُ عِندَهُ إِلَّا لِمَنْ أَذِنَ لَهُ ۚ حَتَّىٰ إِذَا فُزِّعَ عَن قُلُوبِهِمْ قَالُوا مَاذَا قَالَ رَبُّكُمْ ۖ قَالُوا الْحَقَّ ۖ وَهُوَ الْعَلِيُّ الْكَبِيرُ
Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу тәгалә рөхсәт биргән кешенең шәфәгате генә файда бирер. Хәтта мәхшәр көнендә шәфәгать ителенәчәк кешеләрнең күңелләреннән курку җибәрелгәч, сөенешеп әйтерләр: "Раббыгыз нәрсә әйтте? Бер-берсенә Раббыбыз хакны әйтте", – диярләр. Ул – Аллаһ бик олугъдыр Аның алдында һичкем рөхсәтсез шәфәгать итә алмас, вә Ул һәр кимчелектән бөектер.
24 ۞ قُلْ مَن يَرْزُقُكُم مِّنَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ قُلِ اللَّهُ ۖ وَإِنَّا أَوْ إِيَّاكُمْ لَعَلَىٰ هُدًى أَوْ فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ
Әйт "Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Җавап бирә белмәсәләр, Аллаһ ризыкландыра, диген! Дөреслектә минме туры юлда яки сезме, минме хак юлдан адашкан, яки сезме адашкан? Әлбәттә, мин Аллаһ юлындамын, әмма сез, ий кәферләр, әлбәттә, шайтан юлындасыз."
25 قُل لَّا تُسْأَلُونَ عَمَّا أَجْرَمْنَا وَلَا نُسْأَلُ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Әйт: "Без кылган гөнаһтан сез соралмассыз, вә сез кылган батыл гамәлләрегездән вә кабахәт эшләрегездән без соралмабыз."
Тәрҗемә — Саба 23 Саба сүрәсе Аять 23 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһ хозурында һичкемнең шәфәгате файда бирмәс, мәгәр шәфәгать итәргә Аллаһу…
Сүрәсе Аять 23/54 — Саба сүрәсе سبأ (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Саба сүрәсе Тыңла, Саба сүрәсе Тәрҗемә, Саба сүрәсе mp3, Саба сүрәсе pdf. Аять 21–25. Татарча: Русский.