وَمَا يَسْتَوِي الْبَحْرَانِ هَٰذَا عَذْبٌ فُرَاتٌ سَائِغٌ شَرَابُهُ وَهَٰذَا مِلْحٌ أُجَاجٌ ۖ وَمِن كُلٍّ تَأْكُلُونَ لَحْمًا طَرِيًّا وَتَسْتَخْرِجُونَ حِلْيَةً تَلْبَسُونَهَا ۖ وَتَرَى الْفُلْكَ فِيهِ مَوَاخِرَ لِتَبْتَغُوا مِن فَضْلِهِ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ ١٢
🔤 Transliteration
Wa maa yastawil bahraani haaza `azbun furaatun saaa`ighun sharaabuhoo wa haazaa milhun ujaaj; wa min kullin taakuloona lahman tariyyanw wa tastakhrijoona hilyatan talbasoonahaa wa taral fulka feehi mawaakhira litabtaghoo min fadlihee wa la`allakm tashkuroon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Фурат — бик тәмле, баллы, авызны ялкытмый торган чиста су.Сәигъ — йоткылыктан уңай үтә торган, эчәргә җиңел булган.Үҗаҗ — бик тозлы, ачы, эчәргә яраксыз су.Мәвахир — суны ярып, тиз хәрәкәт итүче кораблар (суны ярып баручылар).Аять тәфсире: Аллаһы Тәгалә ике диңгезнең бер-берсенә тиң түгеллеген белдерә: берсе — тәмле, баллы, эчәргә рәхәт булган чишмә суы, икенчесе — тозлы, ачы, эчәргә яраксыз диңгез суы. Ләкин бу аермалыкка карамастан, икесеннән дә сез файдаланасыз: икесеннән дә тәмле, яңа балык ашыйсыз, диңгез төбеннән зиннәт әйберләре — энҗе һәм мәрҗән чыгарып, аларны киеп бизәнәсез. Син күрәсең: зур кораблар суны ярып, диңгездә йөзәләр, сәүдә һәм башка эшләр өчен Аллаһының юмартлыгыннан файда эзләп, төрле илләргә баралар. Болар барысы да Аллаһының кодрәтенә һәм берлегенә дәлилдер. Шуңа күрә Аллаһы сезгә биргән бу нигъмәтләр өчен Аңа шөкер итегез.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Аллаһының кодрәте чиксез: ул тозлы һәм төче суны бергә кушылмыйча, бер-берсеннән аерым саклый, һәм икесеннән дә кешегә файда бирә. Аллаһының нигъмәтләре күп төрле: тәмле ризык, зиннәт әйберләре, сәяхәт мөмкинлеге — болар барысы да Аның рәхмәтеннән. Кешегә бу нигъмәтләрне күреп, Аллаһыга шөкер итү һәм Аның берлеген тану — иманның асылы. Дөньядагы төрлелек — Аллаһының хикмәте: төче су эчү өчен, тозлы су балык һәм энҗе чыгару өчен яратылган. Шулай ук кешеләр арасындагы аермалыклар да Аллаһының хикмәте белән.
وَمَا يَسۡتَوِي ٱلۡبَحۡرَانِ هَٰذَا عَذۡبٌ فُرَاتٌ سَآئِغٌ شَرَابُهُۥ وَهَٰذَا مِلۡحٌ أُجَاجٌۖ وَمِن كُلٍّ تَأۡكُلُونَ لَحۡمًا طَرِيًّا وَتَسۡتَخۡرِجُونَ حِلۡيَةً تَلۡبَسُونَهَاۖ وَتَرَى ٱلۡفُلۡكَ فِيهِ مَوَاخِرَ لِتَبۡتَغُواْ مِن فَضۡلِهِۦ وَلَعَلَّكُمۡ تَشۡكُرُونَ ١٢
Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 10-14 — Фатир сүрәсе
10 مَن كَانَ يُرِيدُ الْعِزَّةَ فَلِلَّهِ الْعِزَّةُ جَمِيعًا ۚ إِلَيْهِ يَصْعَدُ الْكَلِمُ الطَّيِّبُ وَالْعَمَلُ الصَّالِحُ يَرْفَعُهُ ۚ وَالَّذِينَ يَمْكُرُونَ السَّيِّئَاتِ لَهُمْ عَذَابٌ شَدِيدٌ ۖ وَمَكْرُ أُولَٰئِكَ هُوَ يَبُورُ
Берәү өстенлекне теләсә, барча өстенлек Аллаһ кулындадыр, Аллаһуга итагать итеп өстенлекне Аңардан сорасын! Гөнаһтан, хатадан пакь яхшы сүзләрнең иң беренчесе һәм иң зурысы "Лә Илаһә илләл-лаһ" сүзе һәм башка яхшы сүзләр Аллаһу хозурына ашырлар, яхшы гамәлләр яхшы сүзләрне күтәрер, ягъни кабул иттерер. "Гамәл булмаса иман сүзләрен һәм башка яхшы сүзләрне әйтүдә генә файда юк, гамәл кылыш кирәк". Пәйгамбәрне шәһәрдән куарга яки үтерергә үзара киңәш итеп мәкерлек кылучы мөшрикләргә ахирәттә каты ґәзаб булыр, вә аларның мәкерләре гамәлгә ашмас, үзләре хур булырлар.
11 وَاللَّهُ خَلَقَكُم مِّن تُرَابٍ ثُمَّ مِن نُّطْفَةٍ ثُمَّ جَعَلَكُمْ أَزْوَاجًا ۚ وَمَا تَحْمِلُ مِنْ أُنثَىٰ وَلَا تَضَعُ إِلَّا بِعِلْمِهِ ۚ وَمَا يُعَمَّرُ مِن مُّعَمَّرٍ وَلَا يُنقَصُ مِنْ عُمُرِهِ إِلَّا فِي كِتَابٍ ۚ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى اللَّهِ يَسِيرٌ
Аллаһ атагыз Адәмне балчыктан яратты, соңра нәселен бер тамчы судан яратты, соңра сезне ирләр вә хатыннар кылды. Бер хатынның бала күтәрүе һәм тудыруы фәкать Аллаһ белеме беләндер, вә берәүнең гомере озайтылмас һәм берәүнең гомере кыскартылмас, мәгәр болар бар да Аллаһу хозурындагы китапта язылмыштыр. Бу эш Аллаһуга бик җиңел.
12 وَمَا يَسْتَوِي الْبَحْرَانِ هَٰذَا عَذْبٌ فُرَاتٌ سَائِغٌ شَرَابُهُ وَهَٰذَا مِلْحٌ أُجَاجٌ ۖ وَمِن كُلٍّ تَأْكُلُونَ لَحْمًا طَرِيًّا وَتَسْتَخْرِجُونَ حِلْيَةً تَلْبَسُونَهَا ۖ وَتَرَى الْفُلْكَ فِيهِ مَوَاخِرَ لِتَبْتَغُوا مِن فَضْلِهِ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе гаять татлы булып эчәргә җиңелдер, берсе тозлы, бик ачы булып, эчү мөмкин түгелдер. Бу мөэмин белән кәфергә бер мисалдыр. Вә ул ике диңгездән балыклар тотып ашыйсыз, вә ачы диңгез төбеннән лүэ-лүэ вә мәрҗан ташларын алып зиннәтләнәсез, вә күрерсең зур кораблар диңгездән үтсәләр су ярылып калыр, шулай йөреп Алаһуның юмартлыгыннан мал кәсеп итәрсез, шаять дөнья байлыгыннан файдаланганыгыз өчен Аллаһуга шөкер итәрсез.
13 يُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَيُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَسَخَّرَ الشَّمْسَ وَالْقَمَرَ كُلٌّ يَجْرِي لِأَجَلٍ مُّسَمًّى ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ لَهُ الْمُلْكُ ۚ وَالَّذِينَ تَدْعُونَ مِن دُونِهِ مَا يَمْلِكُونَ مِن قِطْمِيرٍ
Аллаһ кичне көндезгә кертеп көнне озын кылыр, вә көндезне көнгә кертеп төнне озын кылыр, вә кешеләрне кояш вә айдан файдаландырды, һәрберсе билгеләнгән көнгә чаклы һава бушлыгында йөзеп йөрерләр, шул ґәҗәеб эшләрне кылучы Раббыгыз Аллаһдыр, җир күк мөлке Аныкыдыр. Аллаһудан башкага сез гыйбадәт кылган нәрсәләр бер хөрмә җимешенең кабыгына да ия түгелләр.
14 إِن تَدْعُوهُمْ لَا يَسْمَعُوا دُعَاءَكُمْ وَلَوْ سَمِعُوا مَا اسْتَجَابُوا لَكُمْ ۖ وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ يَكْفُرُونَ بِشِرْكِكُمْ ۚ وَلَا يُنَبِّئُكَ مِثْلُ خَبِيرٍ
Сынымнарыгыздан ярдәм сорап дога кылсагыз да алар сезнең догагызны ишетмиләр, ишеткән тәкъдирдә дә догагызны кабул итәргә көчләре җитмәс, вә кыямәт көнендә ул сынымнарыгыз Аллаһуга шәрик иткәнлегегезне инкяр итәрләр. Сынымнарның хәленнән Аллаһ хәбәр биргән кеби һичкем сиңа хаклык белән хәбәр бирә алмас.
Тәрҗемә — Фатир 12 Фатир сүрәсе Аять 12 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Татлы сулы диңгез белән ачы сулы диңгез бертигез булмаслар, берсе…
Сүрәсе Аять 12/45 — Фатир сүрәсе فاطر (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Фатир сүрәсе Тыңла, Фатир сүрәсе Тәрҗемә, Фатир сүрәсе mp3, Фатир сүрәсе pdf. Аять 10–14. Татарча: Русский.