إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ اتَّبَعَ الذِّكْرَ وَخَشِيَ الرَّحْمَٰنَ بِالْغَيْبِ ۖ فَبَشِّرْهُ بِمَغْفِرَةٍ وَأَجْرٍ كَرِيمٍ ١١
🔤 Transliteration
Innamaa tunziru manit taba `az-Zikra wa khashiyar Rahmaana bilghaib, fabashshirhu bimaghfiratinw-wa ajrin kareem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: әз-Зикр — Коръән.Хәшиә — курку, хөрмәт итү, Аллаһыдан куркып, гөнаһлардан тыелу.Бил-гайб — кешеләр күзеннән яшерен булган хәлдә, ялгызлыкта, Аллаһының күрүенә ышанып.әл-Гафрә — гөнаһларны ярлыкау, гафу итү.әҗрун кәрим — юмарт, зур әҗер, ул — Җәннәт.Аять тәфсире: Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Синең кисәтүең, өгет-нәсыйхәтең бары тик шундый кешеләргә генә файда бирә: алар Коръәнне кабул итәләр, аңа ышаналар һәм андагы Аллаһы әмерләренә, тыелганнарыннан баш тартып, гамәл кылалар. Алар кешеләр күзеннән яшерен урында, ялгыз калган чакларында да Рәхмәнле Аллаһыдан куркалар, Аның барысын да күреп, белүенә ышаналар. Менә шундый изге сыйфатларга ия булган кешеләргә син шатлыклы хәбәр бир: Аллаһы аларның гөнаһларын ярлыкар һәм аларга юмарт әҗер — Җәннәт бирер. Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә кисәтүнең файдасы һәркемгә түгел, ә бары тик ихлас күңелдән иман китереп, Коръән юлыннан баручыларга гына икәнен ачыклый.
Аятьтән алынган файдалар: Коръәннән һәм аның өгет-нәсыйхәтеннән файдалану өчен кешенең күңеле ачык булырга тиеш, ул аңа ышанып, гамәл кылырга кирәк. Кешеләр күрмәгән урында да Аллаһыдан курку — иманның югары дәрәҗәсе, бу — ихласлылык билгесе. Аллаһы Тәгалә үз колларына рәхимле: гөнаһларны ярлыкау һәм Җәннәт белән шатландыра, бу — Аның чиксез мәрхәмәтен күрсәтә. Яхшы гамәлләр өчен Аллаһы каршында зур әҗер бар, бу мөэминнәрне изгелеккә дәртләндерә.
إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ ٱتَّبَعَ ٱلذِّكۡرَ وَخَشِيَ ٱلرَّحۡمَٰنَ بِٱلۡغَيۡبِۖ فَبَشِّرۡهُ بِمَغۡفِرَةٍ وَأَجۡرٍ كَرِيمٍ ١١
Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 9-13 — Йа Син сүрәсе
9 وَجَعَلْنَا مِن بَيْنِ أَيْدِيهِمْ سَدًّا وَمِنْ خَلْفِهِمْ سَدًّا فَأَغْشَيْنَاهُمْ فَهُمْ لَا يُبْصِرُونَ
Янә аларның алларына да артларына да пәрдә кордык һәм күзләрен капладык, алар үткән гомерләреннән һәм калган гомерләреннән гафилләр, хак белән батылны һич аермаслар һәм туры юлны күрмәсләр.
10 وَسَوَاءٌ عَلَيْهِمْ أَأَنذَرْتَهُمْ أَمْ لَمْ تُنذِرْهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Инде аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытсаң да, куркытмасаң да алар өчен бер тигездер, һич иман китермәсләр.
11 إِنَّمَا تُنذِرُ مَنِ اتَّبَعَ الذِّكْرَ وَخَشِيَ الرَّحْمَٰنَ بِالْغَيْبِ ۖ فَبَشِّرْهُ بِمَغْفِرَةٍ وَأَجْرٍ كَرِيمٍ
Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр!
12 إِنَّا نَحْنُ نُحْيِي الْمَوْتَىٰ وَنَكْتُبُ مَا قَدَّمُوا وَآثَارَهُمْ ۚ وَكُلَّ شَيْءٍ أَحْصَيْنَاهُ فِي إِمَامٍ مُّبِينٍ
Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта.
13 وَاضْرِبْ لَهُم مَّثَلًا أَصْحَابَ الْقَرْيَةِ إِذْ جَاءَهَا الْمُرْسَلُونَ
Безнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә!
Тәрҗемә — Йа Син 11 Йа Син сүрәсе Аять 11 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка…
Сүрәсе Аять 11/83 — Йа Син сүрәсе يس (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Йа Син сүрәсе Тыңла, Йа Син сүрәсе Тәрҗемә, Йа Син сүрәсе mp3, Йа Син сүрәсе pdf. Аять 9–13. Татарча: Русский.