Ан-Ниса · 26/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
يُرِيدُ اللَّهُ لِيُبَيِّنَ لَكُمْ وَيَهْدِيَكُمْ سُنَنَ الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ وَيَتُوبَ عَلَيْكُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ ۝٢٦
Yureedul laahu liyubai yina lakum wa yahdiyakum sunanal lazeena min qablikum wa yatooba `alaikum; wallaahu `Aleemun Hakeem
📖 Татарча
Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • «Сүнән» — юллар, шәригатьләр, кануннар.
  • «Йәһдиякүм» — сезне туры юлга күндерер, өйрәтер.
  • «Йәтүбә галәйкүм» — сезнең гөнаһлардан тәүбә итүегезне кабул итәр, сезне тәүбәгә өндәр.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә сезгә шәригать хөкемнәрен, хәләл һәм хәрамны бәян итүне тели. Ул сезгә дин юлларын ачыклап бирү, әүвәлге пәйгамбәрләрнең һәм изге бәндәләрнең юлларын күрсәтүне тели — аларның хәләл-хәрамдагы кануннарын, гүзәл сыйфатларын һәм мактаулы гамәлләрен сезгә үрнәк итеп бирә. Шулай ук Ул сезнең гөнаһлардан тәүбә итүегезне, Аңа кайтуыгызны һәм гафу соравыгызны тели. Аллаһы сезнең өчен нәрсә яхшы икәнен белүче, һәм Ул сезгә нәрсәне хөкем итеп куйса, шул хөкемнәрдә хикмәт, мәслихәт бар. Ул — белүче дә, хикмәтле эш итүче дә.

Аятьтән алынган гыйбрәтләр:

  • Аллаһының безгә шәригать хөкемнәрен иңдерүе — Аның безгә карата мәрхәмәте һәм рәхмәте, чөнки Ул безнең дөрес юлда йөрүебезне тели.
  • Аллаһы безнең тәүбә итүебезне, гөнаһлардан арынуыбызны тели, димәк, без һәрвакыт тәүбә капкасын ачык тотарга тиеш.
  • Аллаһының һәр хөкеме хикмәт белән, безнең файдабыз өчен, шуңа күрә без Аның хөкемнәренә риза булып, итагать итәргә тиешбез.
  • Әүвәлге пәйгамбәрләрнең юллары безнең өчен үрнәк, аларга иярү — туры юлда булуыбызның билгесе.


📜 Аять 24-28 — Ан-Ниса сүрәсе

24۞ وَالْمُحْصَنَاتُ مِنَ النِّسَاءِ إِلَّا مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ ۖ كِتَابَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ ۚ وَأُحِلَّ لَكُم مَّا وَرَاءَ ذَٰلِكُمْ أَن تَبْتَغُوا بِأَمْوَالِكُم مُّحْصِنِينَ غَيْرَ مُسَافِحِينَ ۚ فَمَا اسْتَمْتَعْتُم بِهِ مِنْهُنَّ فَآتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ فَرِيضَةً ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ فِيمَا تَرَاضَيْتُم بِهِ مِن بَعْدِ الْفَرِيضَةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا
Янә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. "Бу хөкем башта йөрсә дә соңра бәрелде". Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды.
25وَمَن لَّمْ يَسْتَطِعْ مِنكُمْ طَوْلًا أَن يَنكِحَ الْمُحْصَنَاتِ الْمُؤْمِنَاتِ فَمِن مَّا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُم مِّن فَتَيَاتِكُمُ الْمُؤْمِنَاتِ ۚ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَانِكُم ۚ بَعْضُكُم مِّن بَعْضٍ ۚ فَانكِحُوهُنَّ بِإِذْنِ أَهْلِهِنَّ وَآتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ مُحْصَنَاتٍ غَيْرَ مُسَافِحَاتٍ وَلَا مُتَّخِذَاتِ أَخْدَانٍ ۚ فَإِذَا أُحْصِنَّ فَإِنْ أَتَيْنَ بِفَاحِشَةٍ فَعَلَيْهِنَّ نِصْفُ مَا عَلَى الْمُحْصَنَاتِ مِنَ الْعَذَابِ ۚ ذَٰلِكَ لِمَنْ خَشِيَ الْعَنَتَ مِنكُمْ ۚ وَأَن تَصْبِرُوا خَيْرٌ لَّكُمْ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр.
26يُرِيدُ اللَّهُ لِيُبَيِّنَ لَكُمْ وَيَهْدِيَكُمْ سُنَنَ الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ وَيَتُوبَ عَلَيْكُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче.
27وَاللَّهُ يُرِيدُ أَن يَتُوبَ عَلَيْكُمْ وَيُرِيدُ الَّذِينَ يَتَّبِعُونَ الشَّهَوَاتِ أَن تَمِيلُوا مَيْلًا عَظِيمًا
Аллаһ сезнең тәүбә итеп төзәлүегезне тели. Шәһевәткә ияреп, азгынлыкта булган кешеләр сезнең чиктән нык үтүегезне, яки ерак адашуыгызны телиләр.
28يُرِيدُ اللَّهُ أَن يُخَفِّفَ عَنكُمْ ۚ وَخُلِقَ الْإِنسَانُ ضَعِيفًا
Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел, дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар).
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
26Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 26

Ан-Ниса сүрәсе Аять 26 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән…

Сүрәсе Аять 26/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 24–28. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers