Ан-Ниса · 36/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
۞ وَاعْبُدُوا اللَّهَ وَلَا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا ۖ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَىٰ وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالْجَنبِ وَابْنِ السَّبِيلِ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ مَن كَانَ مُخْتَالًا فَخُورًا ۝٣٦
Wa`budul laaha wa laa tushrikoo bihee shai`anw wa bilwaalidaini ihsaananw wa bizil qurbaa walyataamaa walmasaakeeni waljaari zilqurbaa waljaaril junubi wassaahibi biljambi wabnis sabeeli wa maa malakat aimaanukum; innal laaha laa yuhibbu man kaana mukhtaalan fakhooraa
📖 Татарча
Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Мөхталән – тәкәбберләнүче, кешеләрне кимсетүче.
  • Фәхүр – үзен мактаучы, кешеләр алдында үз өстенлеген күрсәтүче.

Аять тәфсире:

Аллаһыга гыйбадәт кылыгыз, Аңа бернинди дә ширек кертмичә, тулысынча Аңа буйсыныгыз. Ата-анага изгелек итегез, аларга хөрмәт күрсәтеп, ярдәм итеп, аларның хакларын үтәгез. Якын туганнарга, ятимнәргә һәм мохтаҗларга да изгелек итегез. Сезгә якын булган күршегә дә, ерак күршегә дә яхшылык кылыгыз. Юлдашларга, сәфәрдәге иптәшләргә, юлда калган мосафирларга һәм кул астыгыздагы колларга да игелекле булыгыз. Чыннан да, Аллаһы тәкәбберләнүчеләрне һәм кешеләр алдында үзен мактаучыларны яратмый.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Бердәнбер Аллаһыга гыйбадәт кылу – бөтен яхшылыкларның нигезе.
  • Ислам – башкаларга, бигрәк тә ата-анага, туганнарга, ятимнәргә һәм мохтаҗларга карата мәрхәмәтлелекне өйрәтә.
  • Күршеләргә, хәтта ерак күршеләргә дә яхшы мөгамәлә кылу – иманның бер өлеше.
  • Тәкәбберлек һәм үз-үзеңне мактау – Аллаһы тарафыннан яратылмый торган сыйфатлар, шуңа күрә без башкаларга карата тыйнак һәм ихтирамлы булырга тиешбез.


📜 Аять 34-38 — Ан-Ниса сүрәсе

34الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّهُ بَعْضَهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ وَبِمَا أَنفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ ۚ فَالصَّالِحَاتُ قَانِتَاتٌ حَافِظَاتٌ لِّلْغَيْبِ بِمَا حَفِظَ اللَّهُ ۚ وَاللَّاتِي تَخَافُونَ نُشُوزَهُنَّ فَعِظُوهُنَّ وَاهْجُرُوهُنَّ فِي الْمَضَاجِعِ وَاضْرِبُوهُنَّ ۖ فَإِنْ أَطَعْنَكُمْ فَلَا تَبْغُوا عَلَيْهِنَّ سَبِيلًا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيًّا كَبِيرًا
Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен Каимнәрдер. Аллаһ мәхлукләрне кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер. Изге хатыннар Аллаһуга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә бармаслар. Әгәр хатыннарыгыз итагатьсез булып азуларыннан курыксагыз, яки берәр яман эшләрен белсәгез, аларны вәгәзьләгез, итагатьсезләргә Аллаһуның ачуы һәм ґәзабы бар икәнлеген белдерегез. Вәгәзьләгәннән соң төзәлмәсәләр, түшәкләрендә ялгыз калдырыгыз, ягъни якынлык кылмагыз. Моннан соң да төзәлмәсәләр, аларга сугыгыз. (Бу җәза аларга: фарыз гамәлләрне үтәмәсәләр, яки берәр хәрам эшне эшләсәләр тиешледер.) Әгәр хатыннарыгыз сезгә итагать итсәләр, яки явызлыкларыннан соң төзәлсәләр, алар зарарына юл эзләмәгез, ягъни хаксыз җәберләмәгез. Әлбәттә, Аллаһ бөек һәм олы булды.
35وَإِنْ خِفْتُمْ شِقَاقَ بَيْنِهِمَا فَابْعَثُوا حَكَمًا مِّنْ أَهْلِهِ وَحَكَمًا مِّنْ أَهْلِهَا إِن يُرِيدَا إِصْلَاحًا يُوَفِّقِ اللَّهُ بَيْنَهُمَا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا خَبِيرًا
Әгәр ир белән хатын арасында фетнә һәм дошманлык туса, шул вакытта тормышлары бозылудан курыксагыз, гаделлек белән тикшереп араларын төзәтү өчен, ирнең якыннарыннан бер гадел кешене һәм хатын ягыннан бер гадел кешене билгеләгез. Әгәр билгеләнгән кешеләр, ир белән хатын арасын чын күңелдән төзәтергә теләсәләр һәм төзәтү өчен бөтен чараларны кылсалар, Аллаһ тәүфыйк биреп, ир белән хатын арасына дуслыкны салыр. Дөреслектә Аллаһ кешеләрнең гамәлләрен белүче һәм күңелләрендәге теләкләреннән хәбәрдар булды.
36۞ وَاعْبُدُوا اللَّهَ وَلَا تُشْرِكُوا بِهِ شَيْئًا ۖ وَبِالْوَالِدَيْنِ إِحْسَانًا وَبِذِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَالْجَارِ ذِي الْقُرْبَىٰ وَالْجَارِ الْجُنُبِ وَالصَّاحِبِ بِالْجَنبِ وَابْنِ السَّبِيلِ وَمَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ مَن كَانَ مُخْتَالًا فَخُورًا
Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!
37الَّذِينَ يَبْخَلُونَ وَيَأْمُرُونَ النَّاسَ بِالْبُخْلِ وَيَكْتُمُونَ مَا آتَاهُمُ اللَّهُ مِن فَضْلِهِ ۗ وَأَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُّهِينًا
Ул мактанучылар һәрвакыт саранлык кылалар, кешеләрне дә саранлыкка өндиләр һәм Аллаһ рәхмәт кылып биргән байлыкны һәм белемне кешеләрдән яшерәләр. Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанып көфран нигъмәт кылучы үзен зур тоткан ахмакларга хур итүче ґәзабны әзерләдек.
38وَالَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُمْ رِئَاءَ النَّاسِ وَلَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَلَا بِالْيَوْمِ الْآخِرِ ۗ وَمَن يَكُنِ الشَّيْطَانُ لَهُ قَرِينًا فَسَاءَ قَرِينًا
Аллаһуга һәм ахирәткә ышанмаучыларда дөнья дәрәҗәсе өчен кешеләргә малларын рия белән бирәләр. (Алар шайтан куштаннарыдыр). Бер кешенең якын дусты шайтан булса, ул шайтан нинди яман дустыр. (Шулай булгач, Коръән белән гамәл кылмыйча, шайтанга дус булмагыз, бәлки Коръән белән гамәл кылып, шайтанга дошман булыгыз).
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
36Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 36

Ан-Ниса сүрәсе Аять 36 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш…

Сүрәсе Аять 36/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 34–38. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers