Фуссилат · 49/54
Тәрҗемә Транслитерация — Фуссилат
لَّا يَسْأَمُ الْإِنسَانُ مِن دُعَاءِ الْخَيْرِ وَإِن مَّسَّهُ الشَّرُّ فَيَئُوسٌ قَنُوطٌ ۝٤٩
Laa yas`amul insaanu min du`aaa`il khairi wa im massa hush sharru fa ya`oosun qanoot
📖 Татарча
Кеше Аллаһудан дөнья кирәген, сәламәтлек, тынычлык, байлык вә шатлык, бәхет кебиләрне сораудан туктамый һәм сораудан ялыкмый, әгәр аны бәла-казалар тотса, тормышының шатлыгы китсә, Аллаһуның рәхмәтеннән өметен кисә, сабыр итми, шөкер дә итми һәм ґәеп үземдәдер дип тәүбә итми һәм Аллаһудан гафу да сорамый. Шулай итеп, Аллаһудан үзеннән-үзе бизә.
🎧 Тыңла

📜 Аять 47-51 — Фуссилат

47۞ إِلَيْهِ يُرَدُّ عِلْمُ السَّاعَةِ ۚ وَمَا تَخْرُجُ مِن ثَمَرَاتٍ مِّنْ أَكْمَامِهَا وَمَا تَحْمِلُ مِنْ أُنثَىٰ وَلَا تَضَعُ إِلَّا بِعِلْمِهِ ۚ وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ أَيْنَ شُرَكَائِي قَالُوا آذَنَّاكَ مَا مِنَّا مِن شَهِيدٍ
Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһуга кайтарылыр, вә чәчәктән бер җимеш чыкмас, вә һичбер хатын балага йөкле булмас вә баласын тудырмас, мәгәр бу эшләр бар да Аллаһ белеме, Аның ярдәме илә булыр. Кыямәт көнне Аллаһ мөшрикләргә нида кылып әйтер: "Кая Миңа тиң кылган сынымнарыгыз?" Мөшрикләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без инде хәбәр бирдек, Синең шәригең-тиңдәшең барлыгына безләрдән һичкем шаһит булачак түгелдер".
48وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا يَدْعُونَ مِن قَبْلُ ۖ وَظَنُّوا مَا لَهُم مِّن مَّحِيصٍ
Дөньяда гыйбадәт кылган сынымнары ахирәттә үзләреннән гаиб булыр, үзләренә күренмәс, вә ул мөшрикләр шул вакытта белерләр качып котылырга урын юклыгын.
49لَّا يَسْأَمُ الْإِنسَانُ مِن دُعَاءِ الْخَيْرِ وَإِن مَّسَّهُ الشَّرُّ فَيَئُوسٌ قَنُوطٌ
Кеше Аллаһудан дөнья кирәген, сәламәтлек, тынычлык, байлык вә шатлык, бәхет кебиләрне сораудан туктамый һәм сораудан ялыкмый, әгәр аны бәла-казалар тотса, тормышының шатлыгы китсә, Аллаһуның рәхмәтеннән өметен кисә, сабыр итми, шөкер дә итми һәм ґәеп үземдәдер дип тәүбә итми һәм Аллаһудан гафу да сорамый. Шулай итеп, Аллаһудан үзеннән-үзе бизә.
50وَلَئِنْ أَذَقْنَاهُ رَحْمَةً مِّنَّا مِن بَعْدِ ضَرَّاءَ مَسَّتْهُ لَيَقُولَنَّ هَٰذَا لِي وَمَا أَظُنُّ السَّاعَةَ قَائِمَةً وَلَئِن رُّجِعْتُ إِلَىٰ رَبِّي إِنَّ لِي عِندَهُ لَلْحُسْنَىٰ ۚ فَلَنُنَبِّئَنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا بِمَا عَمِلُوا وَلَنُذِيقَنَّهُم مِّنْ عَذَابٍ غَلِيظٍ
Әгәр ул кәфергә бәла-казадан соң рәхмәтебездән татытсак, ягъни сәламәтлек, байлык бирсәк, ул әйтәдер: болар бар да үзем кәсеп итеп булдырган уз нәрсәләрем, дип. Дәхи кыямәт булыр дип тә уйламыйм, әгәр кыямәт булып Раббыма кайтарылсам, Аның хозурында миңа дөньяныкыннан артыграк нигъмәтләр булыр, дип мактанадыр. Хакны инкяр итүче кәферләрнең эшләгән кабахәт эшләрен, әлбәттә, үзләренә күрсәтербез һәм аларга каты ґәзаб татытырбыз.
51وَإِذَا أَنْعَمْنَا عَلَى الْإِنسَانِ أَعْرَضَ وَنَأَىٰ بِجَانِبِهِ وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ فَذُو دُعَاءٍ عَرِيضٍ
Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә.
ФуссилатКоръән исемлеге
54Аять
MeccanRevelation
49Аять

Тәрҗемә — Фуссилат 49

Сүрәсе Фуссилат Аять 49 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Кеше Аллаһудан дөнья кирәген, сәламәтлек, тынычлык, байлык вә шатлык, бәхет…

Сүрәсе Аять 49/54 — Фуссилат فصلت (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Фуссилат Тыңла, Фуссилат Тәрҗемә, Фуссилат mp3, Фуссилат pdf. Аять 47–51. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers