Аль-Маида · 50/120
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Маида сүрәсе
أَفَحُكْمَ الْجَاهِلِيَّةِ يَبْغُونَ ۚ وَمَنْ أَحْسَنُ مِنَ اللَّهِ حُكْمًا لِّقَوْمٍ يُوقِنُونَ ۝٥٠
Afahukmal jaahiliyyati yabghoon; wa man ahsanu minal laahi hukmal liqawminy yooqinoon
📖 Татарча
Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк!

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • أَفَحُكْمَ الْجَاهِلِيَّةِ – Әйә алар наданлык (җаһилият) хөкемен эзлиләрме? Җаһилият – Исламнан элекге вакыт, кешеләр Аллаһның хөкемен ташлап, үзләренең һаваларына, гадәтләренә һәм потларга табынучыларның ялгыш юлларына ияргән чор.
  • يَبْغُونَ – эзлиләр, телиләр, таләп итәләр.
  • لِقَوْمٍ يُوقِنُونَ – ышанучы, чын күңелдән Аллаһның хаклыгына инанган кешеләр өчен.

Аять тәфсире:

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә үз рәсүленә һәм мөэминнәргә мөрәҗәгать итеп, яһүдләрнең һәм башка кешеләрнең хәлен сөйли. Алар Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең гадел хөкеменнән баш тартып, үзләренең иске гадәтләренә, наданлык чорындагы бабаларының юлына кайтырга телиләр. Алар Аллаһның хөкеме урынына кешеләрнең һаваларына нигезләнгән, потларга табынучыларның батыл хөкемнәрен эзлиләр.

Аллаһы Тәгалә мондый эшнең һич тә яраксыз икәнен белдерә: “Әйә алар җаһилият хөкемен эзлиләрме?” – дип, аларның бу гамәлен гаепли. Чөнки Аллаһның хөкеме – иң гадел, иң дөрес хөкем. Ул – барлык мәхлукатларны, аларның ихтыяҗларын, файдаларын һәм зарарларын иң яхшы белүче. Аның хөкеменнән дә яхшырак хөкем булырга мөмкин түгел.

Әмма бу хакыйкатьне тик чын йөрәктән ышанган, аңлы кешеләр генә аңлый. Алар Аллаһның хөкеменең һәрвакыт хак, гадел һәм кешелек өчен иң файдалы икәнен беләләр. Ә инде наданнар, һаваларына ияргәннәр – алар батылны хактан өстен күрәләр, чөнки аларның күңелләре иман нуры белән яктырмаган.


Аятьтән алынган файдалар:

  1. Мөселман өчен Аллаһның хөкеме – бердәнбер дөрес юл. Кем дә кем Аллаһ хөкеменнән башка хөкемгә мөрәҗәгать итсә, ул җаһилияткә кайтучы була.
  2. Аллаһның хөкеме – иң гадел хөкем, чөнки Ул һәрнәрсәне белүче, һәркемнең хәлен иң яхшы аңлаучы.
  3. Чын иманлы кешеләр генә Аллаһ хөкеменең камиллеген аңлый алалар. Иман – күңелне ача торган нур.
  4. Бу аять мөэминнәрне Аллаһның хөкеменә тулысынча буйсынырга һәм аның хөкеменнән башкага мөрәҗәгать итүдән сакланырга өнди.
  5. Ислам – кешелек өчен иң камил тормыш кануны. Аның хөкемнәре һәр заманда, һәр урында дөрес һәм файдалы.


📜 Аять 48-52 — Аль-Маида сүрәсе

48وَأَنزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ مُصَدِّقًا لِّمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ الْكِتَابِ وَمُهَيْمِنًا عَلَيْهِ ۖ فَاحْكُم بَيْنَهُم بِمَا أَنزَلَ اللَّهُ ۖ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ عَمَّا جَاءَكَ مِنَ الْحَقِّ ۚ لِكُلٍّ جَعَلْنَا مِنكُمْ شِرْعَةً وَمِنْهَاجًا ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَعَلَكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَٰكِن لِّيَبْلُوَكُمْ فِي مَا آتَاكُمْ ۖ فَاسْتَبِقُوا الْخَيْرَاتِ ۚ إِلَى اللَّهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр.
49وَأَنِ احْكُم بَيْنَهُم بِمَا أَنزَلَ اللَّهُ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ وَاحْذَرْهُمْ أَن يَفْتِنُوكَ عَن بَعْضِ مَا أَنزَلَ اللَّهُ إِلَيْكَ ۖ فَإِن تَوَلَّوْا فَاعْلَمْ أَنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ أَن يُصِيبَهُم بِبَعْضِ ذُنُوبِهِمْ ۗ وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ النَّاسِ لَفَاسِقُونَ
Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар.
50أَفَحُكْمَ الْجَاهِلِيَّةِ يَبْغُونَ ۚ وَمَنْ أَحْسَنُ مِنَ اللَّهِ حُكْمًا لِّقَوْمٍ يُوقِنُونَ
Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк!
51۞ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا الْيَهُودَ وَالنَّصَارَىٰ أَوْلِيَاءَ ۘ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ ۚ وَمَن يَتَوَلَّهُم مِّنكُمْ فَإِنَّهُ مِنْهُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!)
52فَتَرَى الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ يُسَارِعُونَ فِيهِمْ يَقُولُونَ نَخْشَىٰ أَن تُصِيبَنَا دَائِرَةٌ ۚ فَعَسَى اللَّهُ أَن يَأْتِيَ بِالْفَتْحِ أَوْ أَمْرٍ مِّنْ عِندِهِ فَيُصْبِحُوا عَلَىٰ مَا أَسَرُّوا فِي أَنفُسِهِمْ نَادِمِينَ
Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр.
Аль-МаидаКоръән исемлеге
120Аять
MedinanRevelation
50Аять

Тәрҗемә — Аль-Маида 50

Аль-Маида сүрәсе Аять 50 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме?…

Сүрәсе Аять 50/120 — Аль-Маида сүрәсе المائدة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Маида сүрәсе Тыңла, Аль-Маида сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Маида сүрәсе mp3, Аль-Маида сүрәсе pdf. Аять 48–52. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers