Аль-Маида · 51/120
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Маида сүрәсе
۞ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا الْيَهُودَ وَالنَّصَارَىٰ أَوْلِيَاءَ ۘ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ ۚ وَمَن يَتَوَلَّهُم مِّنكُمْ فَإِنَّهُ مِنْهُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ ۝٥١
Yaaa aiyuhal lazeena aamanoo laa tattakhizul Yahooda wan nasaaraaa awliyaaa`; ba`duhum awliyaaa`u ba`d; wa mai yatawallahum minkum fa innahoo minhum; innal laaha laa yahdil qawmaz zaalimeen
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!)

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Әүлия — дуслар, ярдәмчеләр, терәкләр.
  • Йәһүд — яһүдиләр (Муса пәйгамбәргә ияргән кавем).
  • Нәсара — насаралар (Гыйса пәйгамбәргә ияргән кавем).
  • Мән йәтәвәлләһүм — аларны үзенә ярдәмче итеп алган кеше.

Аять тәфсире:

Әй, Аллаһка һәм Аның рәсүленә ышанган мөэминнәр! Яһүдиләрне һәм насараларны үзегезгә дус, ярдәмче һәм терәк итеп алмагыз. Чөнки аларның дуслыгы чын мөэминнәргә карата түгел, ә бер-берсенә генә. Яһүдиләр бер-берсенә ярдәм итә, насаралар да үз диндәшләренә генә терәк була. Ә сезгә килгәндә, алар бердәм рәвештә сезгә каршы чыгалар һәм дошманлык итәләр. Шуңа күрә сез, мөэминнәр, бер-берегезгә ярдәм итәргә һәм таянырга тиешсез, ә аларга түгел.

Әгәр берегез аларны үзенә дус итеп алса, ул аларның берсе булып саналачак, ягъни аның хөкеме аларның хөкеме кебек булачак. Чөнки кем бер кавемне үзенә дус итеп алса, ул шул кавемнән санала.

Аллаһ, әлбәттә, үз-үзенә золым итүче, ягъни кәферләрне дус итеп алып, иманын какшатучы залим кавемне туры юлга күндерми.


Аятьтән алынган файдалар:

  1. Мөэмин кеше үз дин кардәшләренә таянырга тиеш, чөнки чын дуслык — иман һәм тугрылык өстендә корыла.
  2. Дин дошманнары белән якынлык кылу — кешене иманыннан аерырга мөмкин булган куркыныч гамәл.
  3. Аллаһның ярдәме — тәкъвалык һәм тугрылык юлыннан баручыларга гына.
  4. Мөселманнарның бердәмлеге — аларның көче, ә аерылып, дошманнарга таяну — хәсрәткә илтә торган юл.


📜 Аять 49-53 — Аль-Маида сүрәсе

49وَأَنِ احْكُم بَيْنَهُم بِمَا أَنزَلَ اللَّهُ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ وَاحْذَرْهُمْ أَن يَفْتِنُوكَ عَن بَعْضِ مَا أَنزَلَ اللَّهُ إِلَيْكَ ۖ فَإِن تَوَلَّوْا فَاعْلَمْ أَنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ أَن يُصِيبَهُم بِبَعْضِ ذُنُوبِهِمْ ۗ وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ النَّاسِ لَفَاسِقُونَ
Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар.
50أَفَحُكْمَ الْجَاهِلِيَّةِ يَبْغُونَ ۚ وَمَنْ أَحْسَنُ مِنَ اللَّهِ حُكْمًا لِّقَوْمٍ يُوقِنُونَ
Әйә Коръән хөкемнәренә риза булмаган явыз кешеләр җаһилият хөкемен телиләрме? Ягъни Коръән хөкемнәрен куеп, наданнарның сүзләрен диндә дәлил итәләрме? Адашкан кешеләрнең сукыр гадәтләрен диндә юл итеп алалармы? Бит Коръән белән гамәл кылучы кешеләр өчен Аллаһудан да күркәмрәк, гаделрәк хөкем итүче булырмы? Әлбәттә, юк!
51۞ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا الْيَهُودَ وَالنَّصَارَىٰ أَوْلِيَاءَ ۘ بَعْضُهُمْ أَوْلِيَاءُ بَعْضٍ ۚ وَمَن يَتَوَلَّهُم مِّنكُمْ فَإِنَّهُ مِنْهُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә аларны үзегезгә якын китермәгез. Алар шайтан юлында бер-берсенә дуслар. Әгәр берәрегез аларга дус булса, ул кеше алардан булды, ягъни кәфер булды. Әлбәттә, Аллаһ кәферләргә дус булган залим мөселманнарны туры юлга күндермәс. (Кәферләр янында туры юл, әлбәттә, юк!)
52فَتَرَى الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ يُسَارِعُونَ فِيهِمْ يَقُولُونَ نَخْشَىٰ أَن تُصِيبَنَا دَائِرَةٌ ۚ فَعَسَى اللَّهُ أَن يَأْتِيَ بِالْفَتْحِ أَوْ أَمْرٍ مِّنْ عِندِهِ فَيُصْبِحُوا عَلَىٰ مَا أَسَرُّوا فِي أَنفُسِهِمْ نَادِمِينَ
Яхшылап карасаң, әлбәттә, күрерсең күңелләрендә икейөзлелек чире булган мөселманнар кәфергә дус булырга, аларга иярергә ашыгырлар, "кәферләрдән әйләнеп килә торган ґәзабтан куркабыз" диләр. Ягъни кәферләрдән куркып, аларга дус булырга тырышалар. Аллаһуның мөэминнәргә бер шәһәрне фәтех кылуы яки кәферләр зарарына, мөэминнәр файдасына бер эш кылуы өметле. Шул вакытта монафикълар мөэминнәргә дошман булып, кәферләргә дус булганнары өчен, әлбәттә, үкенерләр ягъни монафикълар алданганлыкларын эш узгач кына белерләр.
53وَيَقُولُ الَّذِينَ آمَنُوا أَهَٰؤُلَاءِ الَّذِينَ أَقْسَمُوا بِاللَّهِ جَهْدَ أَيْمَانِهِمْ ۙ إِنَّهُمْ لَمَعَكُمْ ۚ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فَأَصْبَحُوا خَاسِرِينَ
Монафикъларның яшерен эшләре ачылгач, аларның монафикъ икәнлекләрен белмәгән мөэминнәр гаҗәпләнеп әйттеләр: "Әйә ий мөэминнәр! Без сезнең, динегездә, сезнең белән бергә чын мөэминнәрбез дип, Аллаһ исеме белән ныклап ант итүчеләр шулармы? Чын монафикъ булсалар да, без чын мөселманнарбыз, дип, Аллаһ исеме белән ант итәләрме?" – дип. Ул монафикъларның бөтен гамәле җуелды, Аллаһуның нигъмәтләреннән киселеп, хәсрәтләнүчеләрдән булдылар.
Аль-МаидаКоръән исемлеге
120Аять
MedinanRevelation
51Аять

Тәрҗемә — Аль-Маида 51

Аль-Маида сүрәсе Аять 51 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Яһүдләрне һәм насараларны дус итеп алмагыз, дин эшләрендә…

Сүрәсе Аять 51/120 — Аль-Маида сүрәсе المائدة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Маида сүрәсе Тыңла, Аль-Маида сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Маида сүрәсе mp3, Аль-Маида сүрәсе pdf. Аять 49–53. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers