وَكَذَٰلِكَ زَيَّنَ لِكَثِيرٍ مِّنَ الْمُشْرِكِينَ قَتْلَ أَوْلَادِهِمْ شُرَكَاؤُهُمْ لِيُرْدُوهُمْ وَلِيَلْبِسُوا عَلَيْهِمْ دِينَهُمْ ۖ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا فَعَلُوهُ ۖ فَذَرْهُمْ وَمَا يَفْتَرُونَ ١٣٧
🔤 Transliteration
Wa kazaalika zaiyana likaseerim minal mushrikeena qatla awlaadihim shurakaaa`uhum liyurdoohum wa liyalbisoo `alaihim deenahum wa law shaaa`al laahu maa fa`aloohu fazarhum wa maa yaftaroon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп күрсәткән кеби, шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, бу кабахәт эшләре белән аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде Син аларны вә аларның ифтира кылуларын куй! Аллаһуга тапшыр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: زَيَّنَ — ямьләште, матур итеп күрсәтте. شُرَكَاؤُهُمْ — аларның (мөшрикләрнең) шәрикъләре, ягъни шайтаннары. لِيُرْدُوهُمْ — аларны һәлак итү өчен. وَلِيَلْبِسُوا — бутау өчен, катнаштыру өчен. يَفْتَرُونَ — ялган сүзләр уйдыралар, ялганны Аллаһка ишәфәлиләр.
Аять тәфсире: Мөшрикләр Аллаһка хайваннардан һәм игеннән өлеш билгеләп, шайтаннарга да өлеш чыгаралар иде. Шулай ук, Аллаһы Тәгалә аларның бу эшләрендә шайтаннарның тәэсире булган кебек, күп кенә мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә шайтаннары ямьле итеп күрсәтте. Алар моны фәкыйрьлектән куркып эшләделәр — кыз балаларын тере килеш күмеп үтерәләр иде. Шайтаннар моны аларның һәлакәтенә сәбәп булсын өчен эшләделәр, чөнки алар Аллаһ хәрам кылган җаннарны үтерделәр. Моннан тыш, шайтаннар аларның диннәрен бутап, аларга нәрсә дөрес, нәрсә ялган икәнен аңламаслык иттеләр, шуның белән аларны адаштырдылар. Әгәр Аллаһ теләмәсә, алар бу эшләрне эшләмәсләр иде, ләкин Аллаһ аларның начар хәлләрен һәм ахырларының харап булачагын белүе сәбәпле, моны аларга язмады. Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Син аларны үзләре уйдырган ялганнары белән калдыр, чөнки Аллаһ аларны үз хөкеме белән тотар, һәм сиңа аларның зарары тимәс.
Аятьтән алынган файдалар: Бу аять безгә шайтанның кешегә каршы сугышын һәм аның кешене һәлакәткә илтү өчен төрле юллар куллануын күрсәтә. Шайтан кешегә начар эшне ямьле итеп күрсәтә, хәтта бала үтерү кебек зур гөнаһны да гади итеп тоярга мәҗбүр итә. Мөселман кешесенә һәрвакыт сак булырга кирәк, чөнки шайтан аның гамәлләренә кереп, аны туры юлдан чыгарырга тырыша. Шулай ук, бу аять Аллаһның кодрәте һәм ихтыяры турында сөйли — һәрнәрсә Аллаһ теләге белән була, ләкин бу кешенең үз ихтыярын юкка чыгармый. Мөселман кешесе Аллаһка тәвәккәл итеп, аның хөкеменә ышанып яшәргә тиеш, чөнки Аллаһ һәрнәрсәне белүче һәм һәрнәрсәгә кодрәте җитүче.
وَكَذَٰلِكَ زَيَّنَ لِكَثِيرٍ مِّنَ ٱلۡمُشۡرِكِينَ قَتۡلَ أَوۡلَٰدِهِمۡ شُرَكَآؤُهُمۡ لِيُرۡدُوهُمۡ وَلِيَلۡبِسُواْ عَلَيۡهِمۡ دِينَهُمۡۖ وَلَوۡ شَآءَ ٱللَّهُ مَا فَعَلُوهُۖ فَذَرۡهُمۡ وَمَا يَفۡتَرُونَ ١٣٧
Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп күрсәткән кеби, шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, бу кабахәт эшләре белән аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде Син аларны вә аларның ифтира кылуларын куй! Аллаһуга тапшыр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 135-139 — Аль-Анам сүрәсе
135 قُلْ يَا قَوْمِ اعْمَلُوا عَلَىٰ مَكَانَتِكُمْ إِنِّي عَامِلٌ ۖ فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ مَن تَكُونُ لَهُ عَاقِبَةُ الدَّارِ ۗ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الظَّالِمُونَ
Коръән белән гамәл кылучыларга әйт: "Ий каумем! Үзегез теләгән урында, үзегез теләгәнчә батыл гамәлләрегезне кылыгыз! Тәхкыйк мин Раббым кушкан хак гамәлләрне кылучымын, тиздән эшләрегезнең нәтиҗәсен белерсез. Җәннәт йорты кемгә булачагын ахирәттә хисаб көнендә белерсез, әмма залимнәр исә, әлбәттә, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.
136 وَجَعَلُوا لِلَّهِ مِمَّا ذَرَأَ مِنَ الْحَرْثِ وَالْأَنْعَامِ نَصِيبًا فَقَالُوا هَٰذَا لِلَّهِ بِزَعْمِهِمْ وَهَٰذَا لِشُرَكَائِنَا ۖ فَمَا كَانَ لِشُرَكَائِهِمْ فَلَا يَصِلُ إِلَى اللَّهِ ۖ وَمَا كَانَ لِلَّهِ فَهُوَ يَصِلُ إِلَىٰ شُرَكَائِهِمْ ۗ سَاءَ مَا يَحْكُمُونَ
Мөшрикләр, Аллаһ үстергән игеннәрдән, дүрт аяклы хайваннардан Аллаһуга өлеш кылдылар, үз белдекләре белән бу иген вә бу хайван Аллаһ өлеше булыр, вә бу иген һәм бу хайван сынымнарыбызның өлеше булыр диделәр, сынымнары өчен билгеләгән игеннәрен вә хайваннарын Аллаһ юлына бирмәс иделәр, әмма Аллаһ өлеше дип билгеләгән иген вә хайваннарын, яхшы булсалар, сынымнары юлына бирер иделәр. Диндә булмаган нәрсәләрне Аллаһ исеменнән эшләүләре нинди кабахәт эш.
137 وَكَذَٰلِكَ زَيَّنَ لِكَثِيرٍ مِّنَ الْمُشْرِكِينَ قَتْلَ أَوْلَادِهِمْ شُرَكَاؤُهُمْ لِيُرْدُوهُمْ وَلِيَلْبِسُوا عَلَيْهِمْ دِينَهُمْ ۖ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا فَعَلُوهُ ۖ فَذَرْهُمْ وَمَا يَفْتَرُونَ
Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп күрсәткән кеби, шайтан мөшрикләргә үз балаларын үтерүне дә изге эш итеп күрсәтте, бу кабахәт эшләре белән аларны һәлак итмәк вә Ибраһим г-мнән калган хак динне шөбһәле итеп күрсәтмәк өчен, әгәр Аллаһ теләсә алар бу эшне эшләмәс иделәр, инде Син аларны вә аларның ифтира кылуларын куй! Аллаһуга тапшыр.
138 وَقَالُوا هَٰذِهِ أَنْعَامٌ وَحَرْثٌ حِجْرٌ لَّا يَطْعَمُهَا إِلَّا مَن نَّشَاءُ بِزَعْمِهِمْ وَأَنْعَامٌ حُرِّمَتْ ظُهُورُهَا وَأَنْعَامٌ لَّا يَذْكُرُونَ اسْمَ اللَّهِ عَلَيْهَا افْتِرَاءً عَلَيْهِ ۚ سَيَجْزِيهِم بِمَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Сынымнар өчен билгеләнгән иген вә хайваннар хәрам, ул нәрсәләрне һичкем ашамас мәгәр без теләгән кешеләр, ягъни сынымнарга хезмәт итүчеләр генә ашар, дип нәфес теләкләре белән батыл хөкемнәр чыгардылар вә бәгъзе хайваннарга утыру, аркасына әйберләр йөкләү хәрам булды, дип кырга чыгарып җибәрәләр, дәхи хайванны бугазлаганда Аллаһ исемен әйтмичә сынымнар исемен әйтеп бугазларлар һәм Аллаһ шулай кушты дип, Аллаһуга ялганны ифтира кылырлар, шуның өчен Аллаһ тиздән аларны каты ґәзаб белән җәза кылыр.
139 وَقَالُوا مَا فِي بُطُونِ هَٰذِهِ الْأَنْعَامِ خَالِصَةٌ لِّذُكُورِنَا وَمُحَرَّمٌ عَلَىٰ أَزْوَاجِنَا ۖ وَإِن يَكُن مَّيْتَةً فَهُمْ فِيهِ شُرَكَاءُ ۚ سَيَجْزِيهِمْ وَصْفَهُمْ ۚ إِنَّهُ حَكِيمٌ عَلِيمٌ
Янә әйттеләр: "Бу хайваннарның карнындагы туачак балалары ирләребезгә генә хәләл булып, хатыннарыбызга хәрамдыр, әгәр үлсә, ул үлгән хайван иргә дә, хатынга да хәләл булыр", – дип, батыл хөкемнәрен дин хөкемнәре дип сыйфатлаганнары өчен тиздән җәза кылырбыз, бит Аллаһ хөкем итүче вә белүче.
Тәрҗемә — Аль-Анам 137 Аль-Анам сүрәсе Аять 137 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһ белән сынымнары арасында нәзерләрен уртак кылуны изге эш итеп…
Сүрәсе Аять 137/165 — Аль-Анам сүрәсе الأنعام (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Анам сүрәсе Тыңла, Аль-Анам сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Анам сүрәсе mp3, Аль-Анам сүрәсе pdf. Аять 135–139. Татарча: Русский.