PDF —
182 Аять Meccan PDF
Built right in your browser — download starts automatically

Ас-Саффат сүрәсе pdf — Йөкләү (Татарча)

Ас-Саффат сүрәсе pdf Татарча — Йөкләү Ас-Саффат сүрәсе Тәрҗемә. Ас-Саффат сүрәсе (Meccan) 182 Аять.

← Йа СинАс-Саффат сүрәсе Сад →


182 Аять · Meccan · Татарча
bismillah
ﭑﭒﭓ
37:1 Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
ﭔﭕﭖ
37:2 вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән
ﭗﭘﭙ
37:3 вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен.
ﭚﭛﭜﭝ
37:4 Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр.
ﭞﭟﭠﭡﭢﭣﭤﭥ
37:5 Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр.
ﭦﭧﭨﭩﭪﭫﭬ
37:6 Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек.
ﭭﭮﭯﭰﭱﭲ
37:7 Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык.
ﭳﭴﭵﭶﭷﭸﭹﭺﭻﭼ
37:8 Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар.
ﭽﭾﭿﮀﮁﮂ
37:9 Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр.
ﮃﮄﮅﮆﮇﮈﮉﮊ
37:10 Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр.
ﮋﮌﮍﮎﮏﮐﮑﮒﮓﮔﮕﮖﮗﮘ
37:11 Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?
ﮙﮚﮛﮜ
37:12 Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.
ﮝﮞﮟﮠﮡ
37:13 Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.
ﮢﮣﮤﮥﮦ
37:14 Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.
ﮧﮨﮩﮪﮫﮬﮭ
37:15 Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.
ﮮﮯﮰﮱﯓﯔﯕﯖ
37:16 Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы?
ﯗﯘﯙ
37:17 Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?"
ﯚﯛﯜﯝﯞ
37:18 Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз".
ﯟﯠﯡﯢﯣﯤﯥﯦ
37:19 Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр.
ﯧﯨﯩﯪﯫﯬ
37:20 Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез".
ﯭﯮﯯﯰﯱﯲﯳﯴ
37:21 Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер.
ﯵﯶﯷﯸﯹﯺﯻﯼﯽ
37:22 (дәвамы түбәндәрәк)
ﯾﯿﰀﰁﰂﰃﰄﰅ
37:23 Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз!
ﰆﰇﰈﰉﰊ
37:24 Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр:
ﭑﭒﭓﭔﭕ
37:25 "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?"
ﭖﭗﭘﭙﭚ
37:26 Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар.
ﭛﭜﭝﭞﭟﭠ
37:27 Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар.
ﭡﭢﭣﭤﭥﭦﭧ
37:28 Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек".
ﭨﭩﭪﭫﭬﭭ
37:29 Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез.
ﭮﭯﭰﭱﭲﭳﭴﭵﭶﭷﭸﭹ
37:30 Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз".
ﭺﭻﭼﭽﭾﭿﮀﮁ
37:31 Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз.
ﮂﮃﮄﮅﮆ
37:32 Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр.
ﮇﮈﮉﮊﮋﮌ
37:33 Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби.
ﮍﮎﮏﮐﮑ
37:34 Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз.
ﮒﮓﮔﮕﮖﮗﮘﮙﮚﮛﮜ
37:35 Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр.
ﮝﮞﮟﮠﮡﮢﮣ
37:36 Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?"
ﮤﮥﮦﮧﮨﮩ
37:37 Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды.
ﮪﮫﮬﮭﮮ
37:38 Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.
ﮯﮰﮱﯓﯔﯕﯖ
37:39 Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.
ﯗﯘﯙﯚﯛ
37:40 Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.
ﯜﯝﯞﯟﯠ
37:41 Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр.
ﯡﯢﯣﯤ
37:42 Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер.
ﯥﯦﯧﯨ
37:43 Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар.
ﯩﯪﯫﯬ
37:44 Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр.
ﯭﯮﯯﯰﯱﯲ
37:45 Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар.
ﯳﯴﯵﯶ
37:46 Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер.
ﯷﯸﯹﯺﯻﯼﯽﯾ
37:47 Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә.
ﯿﰀﰁﰂﰃ
37:48 Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр.
ﰄﰅﰆﰇ
37:49 Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер.
ﰈﰉﰊﰋﰌﰍ
37:50 Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар.
ﰎﰏﰐﰑﰒﰓﰔﰕ
37:51 Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде.
ﭑﭒﭓﭔﭕ
37:52 Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы?
ﭖﭗﭘﭙﭚﭛﭜﭝ
37:53 Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип."
ﭞﭟﭠﭡﭢ
37:54 Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?
ﭣﭤﭥﭦﭧﭨ
37:55 Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер.
ﭩﭪﭫﭬﭭﭮ
37:56 Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
ﭯﭰﭱﭲﭳﭴﭵ
37:57 Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем".
ﭶﭷﭸﭹ
37:58 Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме?
ﭺﭻﭼﭽﭾﭿﮀ
37:59 Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме?
ﮁﮂﮃﮄﮅﮆ
37:60 Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер."
ﮇﮈﮉﮊﮋ
37:61 Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар!
ﮌﮍﮎﮏﮐﮑﮒ
37:62 Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы?
ﮓﮔﮕﮖﮗ
37:63 Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар.
ﮘﮙﮚﮛﮜﮝﮞ
37:64 Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер.
ﮟﮠﮡﮢﮣ
37:65 Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр.
ﮤﮥﮦﮧﮨﮩﮪ
37:66 Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар.
ﮫﮬﮭﮮﮯﮰﮱﯓ
37:67 Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер.
ﯔﯕﯖﯗﯘﯙ
37:68 Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер.
ﯚﯛﯜﯝﯞ
37:69 Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр.
ﯟﯠﯡﯢﯣ
37:70 Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар.
ﯤﯥﯦﯧﯨﯩ
37:71 Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр.
ﯪﯫﯬﯭﯮ
37:72 Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек.
ﯯﯰﯱﯲﯳﯴ
37:73 Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар.
ﯵﯶﯷﯸﯹ
37:74 Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.
ﯺﯻﯼﯽﯾﯿ
37:75 Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.
ﰀﰁﰂﰃﰄﰅ
37:76 Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык.
ﭑﭒﭓﭔﭕ
37:77 Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер.
ﭖﭗﭘﭙﭚ
37:78 Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр.
ﭛﭜﭝﭞﭟﭠ
37:79 Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр.
ﭡﭢﭣﭤﭥ
37:80 Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез.
ﭦﭧﭨﭩﭪ
37:81 Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
ﭫﭬﭭﭮ
37:82 Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.
ﭯﭰﭱﭲﭳﭴ
37:83 Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.
ﭵﭶﭷﭸﭹﭺ
37:84 Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.
ﭻﭼﭽﭾﭿﮀﮁ
37:85 Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
ﮂﮃﮄﮅﮆﮇ
37:86 Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.
ﮈﮉﮊﮋﮌ
37:87 Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар.
ﮍﮎﮏﮐﮑ
37:88 Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады.
ﮒﮓﮔﮕ
37:89 Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм".
ﮖﮗﮘﮙ
37:90 Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр.
ﮚﮛﮜﮝﮞﮟﮠ
37:91 Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде.
ﮡﮢﮣﮤﮥ
37:92 Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез?
ﮦﮧﮨﮩﮪ
37:93 Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.
ﮫﮬﮭﮮ
37:94 Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.
ﮯﮰﮱﯓﯔ
37:95 Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
ﯕﯖﯗﯘﯙ
37:96 Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды."
ﯚﯛﯜﯝﯞﯟﯠﯡ
37:97 Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз", – дип.
ﯢﯣﯤﯥﯦﯧ
37:98 Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды.
ﯨﯩﯪﯫﯬﯭﯮ
37:99 Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.
ﯯﯰﯱﯲﯳﯴ
37:100 Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!
ﯵﯶﯷﯸ
37:101 Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.
ﯹﯺﯻﯼﯽﯾﯿﰀﰁﰂﰃﰄﰅﰆﰇﰈﰉﰊﰋﰌﰍﰎﰏﰐﰑﰒﰓﰔﰕ
37:102 Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың", – дип.
ﭑﭒﭓﭔﭕ
37:103 Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.
ﭖﭗﭘﭙ
37:104 Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим,
ﭚﭛﭜﭝﭞﭟﭠﭡﭢ
37:105 төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.
ﭣﭤﭥﭦﭧﭨ
37:106 Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.
ﭩﭪﭫﭬ
37:107 Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.
ﭭﭮﭯﭰﭱ
37:108 Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык.
ﭲﭳﭴﭵ
37:109 Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.
ﭶﭷﭸﭹ
37:110 Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез.
ﭺﭻﭼﭽﭾ
37:111 Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
ﭿﮀﮁﮂﮃﮄ
37:112 Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды.
ﮅﮆﮇﮈﮉﮊﮋﮌﮍﮎﮏﮐ
37:113 Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер.
ﮑﮒﮓﮔﮕﮖ
37:114 Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек.
ﮗﮘﮙﮚﮛﮜ
37:115 Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык.
ﮝﮞﮟﮠﮡ
37:116 Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр.
ﮢﮣﮤﮥ
37:117 Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек.
ﮦﮧﮨﮩ
37:118 Вә аларны туры юлга күндердек.
ﮪﮫﮬﮭﮮ
37:119 Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык.
ﮯﮰﮱﯓﯔ
37:120 Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер.
ﯕﯖﯗﯘﯙ
37:121 Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез.
ﯚﯛﯜﯝﯞ
37:122 Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр.
ﯟﯠﯡﯢﯣ
37:123 Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
ﯤﯥﯦﯧﯨﯩ
37:124 Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде.
ﯪﯫﯬﯭﯮﯯ
37:125 Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы?
ﯰﯱﯲﯳﯴﯵ
37:126 Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр.
ﭑﭒﭓﭔ
37:127 Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар.
ﭕﭖﭗﭘﭙ
37:128 Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр.
ﭚﭛﭜﭝﭞ
37:129 Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык.
ﭟﭠﭡﭢﭣ
37:130 Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер.
ﭤﭥﭦﭧﭨ
37:131 Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез.
ﭩﭪﭫﭬﭭ
37:132 Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде.
ﭮﭯﭰﭱﭲ
37:133 Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
ﭳﭴﭵﭶﭷ
37:134 Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.
ﭸﭹﭺﭻﭼ
37:135 Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.
ﭽﭾﭿﮀ
37:136 Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.
ﮁﮂﮃﮄﮅ
37:137 Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.
ﮆﮇﮈﮉﮊ
37:138 Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?
ﮋﮌﮍﮎﮏ
37:139 Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.
ﮐﮑﮒﮓﮔﮕ
37:140 Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.
ﮖﮗﮘﮙﮚ
37:141 Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.
ﮛﮜﮝﮞﮟ
37:142 Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер.
ﮠﮡﮢﮣﮤﮥ
37:143 Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде.
ﮦﮧﮨﮩﮪﮫﮬ
37:144 Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
ﮭﮮﮯﮰﮱﯓ
37:145 Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.
ﯔﯕﯖﯗﯘﯙ
37:146 Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
ﯚﯛﯜﯝﯞﯟﯠ
37:147 Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.
ﯡﯢﯣﯤﯥ
37:148 Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.
ﯦﯧﯨﯩﯪﯫ
37:149 Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?"
ﯬﯭﯮﯯﯰﯱﯲ
37:150 Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?
ﯳﯴﯵﯶﯷﯸ
37:151 Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.
ﯹﯺﯻﯼﯽ
37:152 Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.
ﯾﯿﰀﰁﰂ
37:153 Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?
ﭑﭒﭓﭔﭕ
37:154 Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.
ﭖﭗﭘ
37:155 Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?
ﭙﭚﭛﭜﭝ
37:156 Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?
ﭞﭟﭠﭡﭢﭣ
37:157 Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.
ﭤﭥﭦﭧﭨﭩﭪﭫﭬﭭﭮﭯ
37:158 Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын.
ﭰﭱﭲﭳﭴ
37:159 Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.
ﭵﭶﭷﭸﭹ
37:160 Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр.
ﭺﭻﭼﭽ
37:161 "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,
ﭾﭿﮀﮁﮂ
37:162 сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,
ﮃﮄﮅﮆﮇﮈ
37:163 мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз".
ﮉﮊﮋﮌﮍﮎﮏ
37:164 Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр.
ﮐﮑﮒﮓ
37:165 Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.
ﮔﮕﮖﮗ
37:166 Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.
ﮘﮙﮚﮛ
37:167 Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:
ﮜﮝﮞﮟﮠﮡﮢ
37:168 "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,
ﮣﮤﮥﮦﮧ
37:169 Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип.
ﮨﮩﮪﮫﮬﮭ
37:170 Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр.
ﮮﮯﮰﮱﯓﯔ
37:171 Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.
ﯕﯖﯗﯘ
37:172 Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.
ﯙﯚﯛﯜﯝ
37:173 Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.
ﯞﯟﯠﯡﯢ
37:174 Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!
ﯣﯤﯥﯦ
37:175 Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.
ﯧﯨﯩ
37:176 Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?
ﯪﯫﯬﯭﯮﯯﯰ
37:177 Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр.
ﯱﯲﯳﯴﯵ
37:178 Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!
ﯶﯷﯸﯹ
37:179 Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!
ﯺﯻﯼﯽﯾﯿﰀ
37:180 Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.
ﰁﰂﰃﰄ
37:181 Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!
ﰅﰆﰇﰈﰉ
37:182 Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын!

Изге Коръән


Wednesday, September 9, 2026

Don't forget us in your sincere prayers