Йусуф · 40/111
Тәрҗемә Транслитерация — Йусуф сүрәсе
مَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِهِ إِلَّا أَسْمَاءً سَمَّيْتُمُوهَا أَنتُمْ وَآبَاؤُكُم مَّا أَنزَلَ اللَّهُ بِهَا مِن سُلْطَانٍ ۚ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۚ أَمَرَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ ۚ ذَٰلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ ۝٤٠
Maa ta`budoona min doonihee illaaa asmaaa`an sam maitumoohaaa antum wa aabaaa`ukum maaa anzalal laahu bihaa min sultan; inilhukmu illaa lillaah; amara allaa ta`budooo illaaa iyyaah; zaalikad deenul qaiyimu wa laakinna aksaran naasi laa ya`lamoon
📖 Татарча
Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр".

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • «Солтан» — дәлил, бөрһан, һөҗҗәт.
  • «Әсма» — исемнәр, атамалар.
  • «Дин әл-Каййим» — туры, бозыклыксыз, ныклы дин.

Аять тәфсире:

Йосыф галәйһиссәлам төрмәдәге ике иптәшенә һәм аларның дине буенча башкаларга мөрәҗәгать итеп әйтте: «Сез Аллаһны калдырып нәрсәгә гыйбадәт кыласыз? Сез Аллаһтан башка табынган нәрсәләрегез — чынбарлыкта юк, мәгънәсез исемнәр генә. Сез үзегез һәм әти-бабаларыгыз уйлап чыгарган атамалар — сез аларны "аллаһлар" дип атыйсыз, әмма аларның һичкемгә гыйбадәт кылырлык берәр сыйфаты, кодрәте юк. Аллаһ бу атамаларның дөреслегенә бернинди дәлил дә иңдермәгән. Чөнки һәрбер хөкем, һәрбер әмер бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә карый. Ул — бердәнбер хаким, һәм Ул бәндәләренә Үзеннән башкага гыйбадәт кылуны тыеп, тик Үзенә генә табынуны әмер итте. Менә шушы туры юл — Аллаһның берлеген тану һәм аңа гына гыйбадәт кылу — бозыклыксыз, ныклы диндер. Ләкин күпчелек кешеләр бу хакыйкатьне белмиләр, шуңа күрә алар Аллаһның бәндәләренә табынып, адашу эчендә калалар».

Аятьтән алынган файдалар:

Бу аять мөшрикләрнең гыйбадәт кылуларының бушлыгын һәм ялганлыгын ачык күрсәтә. Алар табынган нәрсәләр — үзләре уйлап чыгарган исемнәр генә, аларның һичнинди хакыйкате юк. Бу безгә туры юлны өйрәтә: диндә һәрнәрсә Аллаһның рөхсәте һәм дәлиле белән генә булырга тиеш. Аллаһның берлегенә ышану — кешенең иң зур бәхете, чөнки ул кешене бозыклыктан, адашудан саклап, туры юлга алып бара. Шулай ук бу аять безне гыйлемгә өнди: наданлык кешене ялганга ышанырга китерә, ә белем — хакыйкатьне табарга ярдәм итә.



📜 Аять 38-42 — Йусуф сүрәсе

38وَاتَّبَعْتُ مِلَّةَ آبَائِي إِبْرَاهِيمَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ ۚ مَا كَانَ لَنَا أَن نُّشْرِكَ بِاللَّهِ مِن شَيْءٍ ۚ ذَٰلِكَ مِن فَضْلِ اللَّهِ عَلَيْنَا وَعَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр.
39يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَأَرْبَابٌ مُّتَفَرِّقُونَ خَيْرٌ أَمِ اللَّهُ الْوَاحِدُ الْقَهَّارُ
Йусуф әлеге төш күрүче ике егетне башта вәгазьләргә теләде һәм аларга әйтте: "Ий зиндандагы ике иптәшем! Ясалма күп илаһәләргә гыйбадәт кылу хәерлеме? Яки һич тиңдәше булмаган бөтен мәхлукның хуҗасы вә кодрәт иясе бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылу хәерлеме? Әлбәттә, бер генә Аллаһуга гыйбадәт итү хәерле.
40مَا تَعْبُدُونَ مِن دُونِهِ إِلَّا أَسْمَاءً سَمَّيْتُمُوهَا أَنتُمْ وَآبَاؤُكُم مَّا أَنزَلَ اللَّهُ بِهَا مِن سُلْطَانٍ ۚ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۚ أَمَرَ أَلَّا تَعْبُدُوا إِلَّا إِيَّاهُ ۚ ذَٰلِكَ الدِّينُ الْقَيِّمُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә дип исем биргән һичнәрсәгә ярамый вә файда бирми торган сынымларга гыйбадәт кыласыз, ул сынымларга гыйбадәт кылуның дөреслеге өчен Аллаһ һич дәлил иңдергәне юк, бу хакта хөкем итмәк фәкать Аллаһуга гына хастыр, башка затның хөкеме хөкем түгелдер, Ул – Аллаһ үзеннән башкага гыйбадәт кылмаска әмер кылды, бу ислам дине – хак дин, ләкин күп кешеләр белмиләр".
41يَا صَاحِبَيِ السِّجْنِ أَمَّا أَحَدُكُمَا فَيَسْقِي رَبَّهُ خَمْرًا ۖ وَأَمَّا الْآخَرُ فَيُصْلَبُ فَتَأْكُلُ الطَّيْرُ مِن رَّأْسِهِ ۚ قُضِيَ الْأَمْرُ الَّذِي فِيهِ تَسْتَفْتِيَانِ
Ий зиндандагы ике иптәшем, инде күргән төшегезгә тәгъбир кылам: әмма берегез зинданнан чыгып әүвәлге урынында хәмер ясаучы булыр, әмма икенчегезне асарлар вә башын кошлар ашар. Егетләр: "Без төш күрмәдек, уйнап кына әйткән идек", – диделәр. Йусуф әйтте: "Сез сорадыгыз -мин җавап бирдем, әлбәттә, эш мин тәгъбир кылганча булыр".
42وَقَالَ لِلَّذِي ظَنَّ أَنَّهُ نَاجٍ مِّنْهُمَا اذْكُرْنِي عِندَ رَبِّكَ فَأَنسَاهُ الشَّيْطَانُ ذِكْرَ رَبِّهِ فَلَبِثَ فِي السِّجْنِ بِضْعَ سِنِينَ
Егетләрдән берсе котыла дип зан кылганына, ягъни хәмерчегә Йусуф әйтте: "Зинданнан чыккач, патшага минем хаксыз зинданда ятканымны сөйлә, мине чыгарсын". Йусуфны патшасына әйтергә шайтан егеткә оныттырды, янә Йусуф ничә еллар зинданда калды.
ЙусуфКоръән исемлеге
111Аять
MeccanRevelation
40Аять

Тәрҗемә — Йусуф 40

Йусуф сүрәсе Аять 40 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Сез бер Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз, мәгәр үзегез вә аталарыгыз илаһә…

Сүрәсе Аять 40/111 — Йусуф сүрәсе يوسف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Йусуф сүрәсе Тыңла, Йусуф сүрәсе Тәрҗемә, Йусуф сүрәсе mp3, Йусуф сүрәсе pdf. Аять 38–42. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers