۞ وَمَن يُهَاجِرْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ يَجِدْ فِي الْأَرْضِ مُرَاغَمًا كَثِيرًا وَسَعَةً ۚ وَمَن يَخْرُجْ مِن بَيْتِهِ مُهَاجِرًا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ ثُمَّ يُدْرِكْهُ الْمَوْتُ فَقَدْ وَقَعَ أَجْرُهُ عَلَى اللَّهِ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا ١٠٠
🔤 Transliteration
Wa mai yuhaajir fee sabeelil laahi yajid fil ardi mmuraaghaman kaseeranw wa sa`ah; wa mai yakhruj mim baitihee muhaajiran ilal laahi wa Rasoolihee summa yudrikhul mawtu faqad waqa`a ajruhoo `alal laah; wa kaanal laahu Ghafoorar Raheemaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Мурәгамән — күченү урыны, яшәү өчен урын, дошманнарны кимсетүче урын.Сәгать — киңлек, муллык, ризыкның киң булуы.Вәкага — ваҗиб булды, билгеләнде, расланды.Аять тәфсире: Аллаһ юлында һиҗрәт кылучы — ягъни көфер иленнән Ислам иленә чыгып китүче, динен саклап калу өчен һәм Аллаһның ризалыгын теләп, Үзенең Раббысының юмартлыгын өмет итүче кеше — Җир йөзендә үзе өчен күченү урынын, яңа тормыш кору мөмкинлеген табар. Ул урында аңа хөрмәт, көч һәм мул ризык насыйп булыр. Аллаһ Җирне киң иткән, бәндәләренә төрле юллар ачкан.
Әгәр кемдер үз өеннән чыгып, Аллаһка һәм Аның рәсүленә һиҗрәт итәргә ниятләсә, дине өчен, Аллаһ сүзен күтәрү өчен юлга чыкса, әмма юлда үлем аны куып җитсә — ул үзенең максатына ирешә алмыйча вафат булса, аның әҗере, савабы Аллаһ каршында инде расланган булыр. Ул һиҗрәтенә ирешмәсә дә, аның нияте һәм тырышлыгы югалмас. Аллаһ аның әҗерен үз өстенә алган — бу Аның бәндәләренә рәхмәте һәм юмартлыгы.
Аллаһ — бәндәләрен кичерүче, аларның гөнаһларын йомшартучы, мәрхәмәтле, рәхимле Зат. Ул тәүбә итүчеләрне кабул итә, әҗерләрен тулысынча бирә.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһ юлында һиҗрәт кылучы өчен Җирдә һәрвакыт чыгу юлы, яңа мөмкинлекләр бар — Аллаһ бәндәсен беркайчан да ярдәмсез калдырмый. Кеше чын күңелдән Аллаһ өчен эш башласа, ул максатына ирешә алмаса да, аның нияте һәм тырышлыгы Аллаһ каршында бәяләнә — әҗер нияткә карап бирелә. Аллаһның кичерүе һәм рәхмәте киң — Ул тәүбә итүчеләрне, дине өчен тырышучыларны һәрвакыт кабул итә. Бу аять мөселманнарны куркудан арындыра: Аллаһ юлында чыккан кешегә ризык табылмый калмас, ул һәрвакыт Аллаһның ярдәмендә булыр.
۞ وَمَن يُهَاجِرۡ فِي سَبِيلِ ٱللَّهِ يَجِدۡ فِي ٱلۡأَرۡضِ مُرَٰغَمًا كَثِيرًا وَسَعَةًۚ وَمَن يَخۡرُجۡ مِنۢ بَيۡتِهِۦ مُهَاجِرًا إِلَى ٱللَّهِ وَرَسُولِهِۦ ثُمَّ يُدۡرِكۡهُ ٱلۡمَوۡتُ فَقَدۡ وَقَعَ أَجۡرُهُۥ عَلَى ٱللَّهِۗ وَكَانَ ٱللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا ١٠٠
Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 98-102 — Ан-Ниса сүрәсе
98 إِلَّا الْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الرِّجَالِ وَالنِّسَاءِ وَالْوِلْدَانِ لَا يَسْتَطِيعُونَ حِيلَةً وَلَا يَهْتَدُونَ سَبِيلًا
Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм ґәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә.
99 فَأُولَٰئِكَ عَسَى اللَّهُ أَن يَعْفُوَ عَنْهُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَفُوًّا غَفُورًا
Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды.
100 ۞ وَمَن يُهَاجِرْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ يَجِدْ فِي الْأَرْضِ مُرَاغَمًا كَثِيرًا وَسَعَةً ۚ وَمَن يَخْرُجْ مِن بَيْتِهِ مُهَاجِرًا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ ثُمَّ يُدْرِكْهُ الْمَوْتُ فَقَدْ وَقَعَ أَجْرُهُ عَلَى اللَّهِ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.
101 وَإِذَا ضَرَبْتُمْ فِي الْأَرْضِ فَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ أَن تَقْصُرُوا مِنَ الصَّلَاةِ إِنْ خِفْتُمْ أَن يَفْتِنَكُمُ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ إِنَّ الْكَافِرِينَ كَانُوا لَكُمْ عَدُوًّا مُّبِينًا
Ий мөэминнәр! Озын, мәшәкатьле сәфәрдә булсагыз, кәферләрнең сезне үтерергә һөҗүм итәчәкләре күренеп торганда, намазлыгыгызны кыскартып укуда сезгә гөнаһ юктыр. Кәферләр, әлбәттә, сезгә ачык дошманнардыр. (Куркынычлар һәм күтәрә алмаслык авырлыклар булмаганда, мосафирларга намазны кыскартып уку дөрес булмыйдыр.)
102 وَإِذَا كُنتَ فِيهِمْ فَأَقَمْتَ لَهُمُ الصَّلَاةَ فَلْتَقُمْ طَائِفَةٌ مِّنْهُم مَّعَكَ وَلْيَأْخُذُوا أَسْلِحَتَهُمْ فَإِذَا سَجَدُوا فَلْيَكُونُوا مِن وَرَائِكُمْ وَلْتَأْتِ طَائِفَةٌ أُخْرَىٰ لَمْ يُصَلُّوا فَلْيُصَلُّوا مَعَكَ وَلْيَأْخُذُوا حِذْرَهُمْ وَأَسْلِحَتَهُمْ ۗ وَدَّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ تَغْفُلُونَ عَنْ أَسْلِحَتِكُمْ وَأَمْتِعَتِكُمْ فَيَمِيلُونَ عَلَيْكُم مَّيْلَةً وَاحِدَةً ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ إِن كَانَ بِكُمْ أَذًى مِّن مَّطَرٍ أَوْ كُنتُم مَّرْضَىٰ أَن تَضَعُوا أَسْلِحَتَكُمْ ۖ وَخُذُوا حِذْرَكُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ أَعَدَّ لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا مُّهِينًا
Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сугыш сәфәрендә сахәбәләр арасында булып, намаз укытсаң, сахәбәләр икегә бүленеп, бер яртысы коралларын алып, намаз сафына бассыннар, бер рәкәґәт укыгач, артыгыздагы дошман каршысына килсеннәр, аннары сахәбәләрнең намаз керешмәгән икенче яртысы синең белән намаз укысыннар, үзләрен саклый торган һәм сугыша торган коралларын үзләренә тагып укысыннар. (Расүл г-м сахәбәләрнең икенче яртысы белән ике рикәґәт укыды, аннары әүвәл бер рикәґәт укыган сахәбәләр белән тагын бер рикәґәт укыды. Шулай итеп, рәсүл г-мнең дүрт рикәґәт, сахәбәләрнеке икешәр рикәґәт булды). Кәферләр сезнең коралларыгыздан һәм малларыгыздан гафил булуыгызны теләп торалар һәм, аңсыздан, сезнең өстегезгә һәммәсе бергә һөҗүм итмәкче булалар. (Кәферләр киңәш иттеләр: "Мөселманнарга намаз укыган чакларында һөҗүм итик! Намаз укыганда яннарында корал булмый", – дип. Шуның өчен Аллаһ: "Сугыш сәфәрендә намаз укыганда коралланып укыгыз", – диде). Әгәр сезгә сугыш сәфәрендә яңгырдан җәфа ирешсә, яки сырхау булсагыз, ял иткән чакта коралларыгызны һәм калканнарыгызны куеп торуда сезгә гөнаһ юктыр. Лязем булганда сугыш коралларыгызны алыгыз! Дөреслектә Аллаһ кәферләргә хур итүче ґәзабны әзерләде.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 100 Ан-Ниса сүрәсе Аять 100 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда…
Сүрәсе Аять 100/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 98–102. Татарча: Русский.