Аш-Шура · 20/53
Тәрҗемә Транслитерация — Аш-Шура сүрәсе
مَن كَانَ يُرِيدُ حَرْثَ الْآخِرَةِ نَزِدْ لَهُ فِي حَرْثِهِ ۖ وَمَن كَانَ يُرِيدُ حَرْثَ الدُّنْيَا نُؤْتِهِ مِنْهَا وَمَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِن نَّصِيبٍ ۝٢٠
Man kaana yureedu harsal Aakhirati nazid lahoo fee harsihee wa man kaana yureedu harsad dunyaa nu`tihee mnhaa wa maa lahoo fil Aakhirati min naseeb
📖 Татарча
Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы эшләрне эшләве дә Аллаһ ризалыгы өчен генә булса, Без аңа савабын вә ахирәт нигъмәтләрен арттырырбыз. Янә берәү дини гамәле бәрабәренә дөнья малын, дөнья дәрәҗәсен теләсә, Без аңа гамәле бәрабәренә ашауны вә мал алуны дөньяда бирербез, әмма ахирәттә аңа нигъмәттән һичнәрсә булмас мәгәр хәсрәт, кайгы вә ґәзаб кына булыр".

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Хәрс — иген уңдыру, эш, гамәл; монда дөнья һәм ахирәт өчен эшләнгән гамәлләр күздә тотыла.
  • Нәзидү ләһү — Без аңа арттырырбыз, ягъни савабын күп мәртәбәләргә зурайтырбыз.
  • Нәътиһи минһә — Без аңа дөньядан үзенең язмышында язылган өлешен бирербез.

Аять тәфсире:

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә кешеләрнең ниятләренә һәм максатларына карап, аларга биреләчәк өлешнең төрле булуын аңлата. Кем үзенең гамәлләре белән ахирәтне тели — ягъни намаз, ураза, зәкят, хаҗ кебек гыйбадәтләрне һәм башка изге эшләрне Аллаһы ризалыгы өчен эшли, Аллаһының әҗеренә өмет итә — аңа Без аның эшендә бәрәкәт бирәбез һәм савабын арттырабыз. Бер изге гамәл өчен аңа уннан алып җиде йөз мәртәбәгә кадәр, хәтта Аллаһы теләсә, аннан да күбрәк савап язылачак. Ә кем үзенең гамәлләрендә бары тик дөньяны гына күздә тота — мал-мөлкәт, абруй, дәрәҗә өчен генә эшли — Без аңа дөньяда үзенең язмышында язылган өлешен бирәбез, ләкин аның ахирәттә бернинди өлеше, савабы булмаячак. Чөнки ул үзенең бөтен көчен, вакытын һәм гамәлләрен бары тик дөнья файдасына гына сарыф иткән, ахирәт өчен бернәрсә дә әзерләмәгән.

Гыйбрәтләр һәм файдалар:

  • Кешенең нияте чиста булса, Аллаһы аңа аз гамәлдән дә күп файда бирә, ә кеше дөньяны гына күздә тотса, аның гамәлләре ахирәттә бушка кала.
  • Бу аять мөэминнәрне ихласлыкка өнди: гамәлләребезне Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләргә кирәк, чөнки Аллаһы ихлас күңелдән эшләнгән гамәлләрнең савабын мәрхәмәтлеге белән арттыра.
  • Дөнья файдасы үзе бер начар нәрсә түгел, ләкин ул ахирәттән өстен куелса, кеше зур югалтуда калачак. Акыллы кеше — ахирәтен дә, дөньясын да истә тотып, икесен дә уңдырырга тырышучы.


📜 Аять 18-22 — Аш-Шура сүрәсе

18يَسْتَعْجِلُ بِهَا الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِهَا ۖ وَالَّذِينَ آمَنُوا مُشْفِقُونَ مِنْهَا وَيَعْلَمُونَ أَنَّهَا الْحَقُّ ۗ أَلَا إِنَّ الَّذِينَ يُمَارُونَ فِي السَّاعَةِ لَفِي ضَلَالٍ بَعِيدٍ
Кыямәткә ышанмаган кешеләр, ул кыямәт тизрәк килсен, диләр. Әмма хак мөэминнәр, кыямәттән куркалар, һәм кыямәтнең булачагын хак дип беләләр. Әгаһ булыгыз кыямәт булмый дип низагълашучы кешеләр, хактан бик ерак адашмакталар.
19اللَّهُ لَطِيفٌ بِعِبَادِهِ يَرْزُقُ مَن يَشَاءُ ۖ وَهُوَ الْقَوِيُّ الْعَزِيزُ
Аллаһ бәндәләренә яхшылык ияседер, ягъни кешеләрне ямансызлыкка, гөнаһлы эшкә вә җәһәннәмгә чакырмый һәм ул эшләргә этәрми, бәлки иманлы, динле һәм изге гамәлле булырга чакыра һәм Коръән белән җәннәткә юл салган, шул юл белән җәннәтләремә килегез, мәңгегә нигъмәтләрем эчендә сый-хөрмәттә булыгыз, ди. Җәннәт нигъмәтләре белән теләгән кешесен ризыкландырыр, вә Ул зур куәтле вә һәр эштә җиңүчедер.
20مَن كَانَ يُرِيدُ حَرْثَ الْآخِرَةِ نَزِدْ لَهُ فِي حَرْثِهِ ۖ وَمَن كَانَ يُرِيدُ حَرْثَ الدُّنْيَا نُؤْتِهِ مِنْهَا وَمَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِن نَّصِيبٍ
Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы эшләрне эшләве дә Аллаһ ризалыгы өчен генә булса, Без аңа савабын вә ахирәт нигъмәтләрен арттырырбыз. Янә берәү дини гамәле бәрабәренә дөнья малын, дөнья дәрәҗәсен теләсә, Без аңа гамәле бәрабәренә ашауны вә мал алуны дөньяда бирербез, әмма ахирәттә аңа нигъмәттән һичнәрсә булмас мәгәр хәсрәт, кайгы вә ґәзаб кына булыр".
21أَمْ لَهُمْ شُرَكَاءُ شَرَعُوا لَهُم مِّنَ الدِّينِ مَا لَمْ يَأْذَن بِهِ اللَّهُ ۚ وَلَوْلَا كَلِمَةُ الْفَصْلِ لَقُضِيَ بَيْنَهُمْ ۗ وَإِنَّ الظَّالِمِينَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Дөнья малы өчен гамәл кылучы бидеґәтләрнең Аллаһудан башка тагын бер Аллаһлары бармы? Аллаһ рөхсәтеннән башка Коръәнгә вә сөннәт-расүлгә хыйлаф шәригать төзеделәр. Багучылар, изгеләр каберләренә файда өмет итеп бару, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар, ырымнар – болар берсе дә Аллаһудан да, пәйгамбәрдән дә түгел. Бу эшләр һәммәсе шайтан эшләредер. Әгәр ислам динен бозучы бидеґәтчеләргә вә батыл дин төзүче мөшрикләргә ґәзабны ахирәткә кичектерү белән Аллаһуның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ аларны дөньяда ук ґәзаб кылыр иде, ләкин ул залимнәргә ахирәттә, әлбәттә, рәнҗеткүче каты ґәзаб булачакдыр.
22تَرَى الظَّالِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا كَسَبُوا وَهُوَ وَاقِعٌ بِهِمْ ۗ وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ فِي رَوْضَاتِ الْجَنَّاتِ ۖ لَهُم مَّا يَشَاءُونَ عِندَ رَبِّهِمْ ۚ ذَٰلِكَ هُوَ الْفَضْلُ الْكَبِيرُ
Кыямәт көнендә залимнәрне эшләгән кабахәт эшләрнең ґәзабыннан куркучы күрерсең, нәфескә, шайтанга ияреп Алла динен бозучы залимнәргә бармыйча, кемгә булсын чәчләрен агартып, йөзләрен каралтып өннәрен ала торган төрле куркынычлы ґәзаблар? Вә ул куркынычлы ґәзаблар аларны каршылап кочаклап алыр. Әмма әлеге шайтан гамәлләреннән ерак булып, Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы хак мөэминнәр, җәннәт бакчаларында нигъмәтләр эчендә булачаклар, аларга Раббылары хозурында ни теләсәләр шул булыр, бу нәрсәләр аларга Аллаһуның, олугъ юмартлыгыдыр.
Аш-ШураКоръән исемлеге
53Аять
MeccanRevelation
20Аять

Тәрҗемә — Аш-Шура 20

Аш-Шура сүрәсе Аять 20 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Бер мөэмин ахирәт нигъмәтләрен өмет итеп гөнаһлардан саклануын да, сәваблы…

Сүрәсе Аять 20/53 — Аш-Шура сүрәсе الشورى (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аш-Шура сүрәсе Тыңла, Аш-Шура сүрәсе Тәрҗемә, Аш-Шура сүрәсе mp3, Аш-Шура сүрәсе pdf. Аять 18–22. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers