Аль-Маида · 13/120
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Маида сүрәсе
فَبِمَا نَقْضِهِم مِّيثَاقَهُمْ لَعَنَّاهُمْ وَجَعَلْنَا قُلُوبَهُمْ قَاسِيَةً ۖ يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ عَن مَّوَاضِعِهِ ۙ وَنَسُوا حَظًّا مِّمَّا ذُكِّرُوا بِهِ ۚ وَلَا تَزَالُ تَطَّلِعُ عَلَىٰ خَائِنَةٍ مِّنْهُمْ إِلَّا قَلِيلًا مِّنْهُمْ ۖ فَاعْفُ عَنْهُمْ وَاصْفَحْ ۚ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ ۝١٣
Fabimaa naqdihim meesaa qahum la`annaahum wa ja`alnaa quloobahum qaasiyatany yuharrifoonal kalima `ammawaadi`ihee wa nasoo hazzam mimmaa zukkiroo bih; khaaa`inatim minhum illaa qaleelam minhum fa`fu `anhum wasfah; innal laaha yuhibbul muhsineen
📖 Татарча
Ґәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш кеби каты кылдык. Алар Тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр яки алып ташлыйлар һәм китапларында йөкләтелгән зур бурычларын үтәүне оныталар. Ий Мухәммәд г-м, белерсең, алар һаман хыянәттәләр, аларның хыянәте ата-бабадан килгән хыянтәдер, мәгәр аларның бик азлары хыянәт итмәс. Син аларны гафу ит, иман китереп тәүбә итсәләр һәм аларга җәза бирүдән баш тарт! Бит Аллаһ яхшыларны сөядер.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • نَقْضِهِم مِّيثَاقَهُمْ — аларның килешүләрен бозулары.
  • لَعَنَّاهُمْ — без аларны рәхмәтебездән читләштердек.
  • قَاسِيَةً — каты, йомшармас йөрәкләр.
  • يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ عَن مَّوَاضِعِهِ — сүзләрне үз урыннарыннан алыштыралар, мәгънәләрен бозалар.
  • نَسُوا حَظًّا — өлешләрен оныттылар, ягъни аларга искәртелгәннән билгеле бер өлешен ташладылар.
  • خَائِنَةٍ — хыянәт, ышанычсызлык.
  • فَاعْفُ عَنْهُمْ وَاصْفَحْ — аларны гафу ит һәм кичер.

Аять тәфсире:

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә Бәни Исраил (яһүдләр) турында хәбәр бирә. Алар үзләренә бирелгән килешүләрне боздылар, пәйгамбәрләрне ялганга санадылар, хәтта кайберләрен үтерделәр һәм Аллаһының китабын үзгәрттеләр. Шушы гамәлләре сәбәпле Аллаһы аларны рәхмәтеннән читләштерде — ләгънәт кылды. Аларның йөрәкләрен каты итте, шуңа күрә аларга вәгазьләр тәэсир итми, иман йомшаклыгы аларга керми.

Алар Аллаһы төшергән сүзләрне үз урыннарыннан алыштыралар: Тәүраттагы Мөхәммәд пәйгамбәрнең сыйфатларын үзгәртәләр, аятьләрне үз теләкләренә туры китереп бозалар. Аларга искәртелгәннән зур өлешен ташладылар — Аллаһының әмерләрен үтәмәделәр, китапларындагы хакыйкатьне инкяр иттеләр.

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) әйтә: син алардан гел хыянәт күрерсең — алар килешүләрне бозачаклар, дошманнарга ярдәм итәчәкләр. Ләкин аларның аз гына өлеше — чын иман китергәннәре — моңа керми. Шуңа күрә син аларны гафу ит, аларның начар эшләренә каршылык күрсәтмә, кичерүче бул. Чөнки Аллаһы яхшылык кылучыларны — гафу итүчеләрне, кичерүчеләрне ярата.


Аятьтән алынган файдалар:

  1. Килешүләрне бозу — Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калуга сәбәп була. Килешүгә тугрылык — мөэминнең билгесе.
  2. Йөрәк катылыгы — гөнаһларның нәтиҗәсе. Күңел йомшаклыгы һәм Аллаһыны искә алу йөрәкне йомшарта.
  3. Аллаһы сүзләрен үзгәртү яки аларны үз теләгенә туры китереп аңлату — зур гөнаһ. Без аятьләрне аларның чын мәгънәсендә кабул итәргә тиешбез.
  4. Хыянәт итүчеләрдән сакланырга кирәк, ләкин аларга карата да гафу итүче булырга өйрәнергә кирәк.
  5. Гафу итү һәм кичерү — Аллаһы ярата торган сыйфатлар. Кем кешеләрне гафу итә, Аллаһы аны ярата һәм аңа яхшылык белән кайтара.
  6. Бу аять безгә тәүбә итү һәм Аллаһының рәхмәтенә кайту мөмкинлеген күрсәтә — яһүдләрнең хаталарыннан сабак алып, без дөрес юлда барырга тиешбез.


📜 Аять 11-15 — Аль-Маида сүрәсе

11يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا نِعْمَتَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ هَمَّ قَوْمٌ أَن يَبْسُطُوا إِلَيْكُمْ أَيْدِيَهُمْ فَكَفَّ أَيْدِيَهُمْ عَنكُمْ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ
Ий мөэминнәр! Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Кәферләр сезне үтерергә кулларын сузган чакларында Аллаһ аларның кулларын сездән тыйды. Шулай булгач, Аллаһудан куркыгыз, аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз! Мөэминнәр һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылсыннар!
12۞ وَلَقَدْ أَخَذَ اللَّهُ مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَبَعَثْنَا مِنْهُمُ اثْنَيْ عَشَرَ نَقِيبًا ۖ وَقَالَ اللَّهُ إِنِّي مَعَكُمْ ۖ لَئِنْ أَقَمْتُمُ الصَّلَاةَ وَآتَيْتُمُ الزَّكَاةَ وَآمَنتُم بِرُسُلِي وَعَزَّرْتُمُوهُمْ وَأَقْرَضْتُمُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا لَّأُكَفِّرَنَّ عَنكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَلَأُدْخِلَنَّكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ۚ فَمَن كَفَرَ بَعْدَ ذَٰلِكَ مِنكُمْ فَقَدْ ضَلَّ سَوَاءَ السَّبِيلِ
Дөреслектә Аллаһ бәни Исраилдән ґәһед алды Аллаһуга һәм Мусага итагать итәрсез дип, һәм аларның унике кабилә башлыкларын илче итеп җибәрдек. Аларга Аллаһ әйтте: "Мин сезнең белән бергә, кәферләрдән курыкмагыз", – дип. (Бәни Исраил Фергауннән котылгач, Аллаһ аларга: "Әрихә шәһәрен сугышып алыгыз", – диде. Шәһәргә якын килгәч, Муса унике кабилә башлыкларын унике кешене Әрихә халкының хәлләрен яшертен белеп кайтыр өчен шәһәргә җибәрде, кайткач каумегезгә аларның хәлләрен сөйләмәссез, миңа гына сөйләрсез, диде. Бу илчеләр шәһәргә кереп Әрихә халкын күреп куркып калдылар, чөнки алар эре гәүдәле, куәтле һәм бай иделәр. Илчеләр кайткач каумнәренә шәһәр хәлен сөйләделәр һәм сугышмаска котырттылар, мәгәр икесе бу эшне эшләмәде. Бәни Исраил бу урыңда Аллаһуга биргән ґәһеден үтәмәде). Аллаһуның алган ґәһеде янә будыр: "Ий Бәни Исраил әгәр намазларыгызны үтәсәгез, зәкятләрегезне бирсәгез, рәсүлләргә ышанып аларга ярдәм бирсәгез һәм Аллаһуга изгелекне бурычка бирсәгез, ягъни кылган изгелекләрегезне фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә кылсагыз, ул вакытта, әлбәттә, бу изге эшләрегезне яман эшләрегезгә кәффарәт кылырбыз, ягъни гөнаһларыгызны җуярбыз һәм, әлбәттә, асларыннан елгалар агучы җәннәтләргә кертербез. Аллаһуга ґәһед биргәннән соң сездән берәү ґәһеден бозып, яки Аллаһуның әмерләрен инкяр итеп кәфер булса, ул кеше туры юлдан адашты. (Ягъни Әрихә шәһәре халкы белән сугышудан баш тартып, Аллаһуның ачуын һәм ләгънәтен алдылар).
13فَبِمَا نَقْضِهِم مِّيثَاقَهُمْ لَعَنَّاهُمْ وَجَعَلْنَا قُلُوبَهُمْ قَاسِيَةً ۖ يُحَرِّفُونَ الْكَلِمَ عَن مَّوَاضِعِهِ ۙ وَنَسُوا حَظًّا مِّمَّا ذُكِّرُوا بِهِ ۚ وَلَا تَزَالُ تَطَّلِعُ عَلَىٰ خَائِنَةٍ مِّنْهُمْ إِلَّا قَلِيلًا مِّنْهُمْ ۖ فَاعْفُ عَنْهُمْ وَاصْفَحْ ۚ إِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Ґәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш кеби каты кылдык. Алар Тәүраттагы Аллаһ сүзләрен урыныннан үзгәртәләр яки алып ташлыйлар һәм китапларында йөкләтелгән зур бурычларын үтәүне оныталар. Ий Мухәммәд г-м, белерсең, алар һаман хыянәттәләр, аларның хыянәте ата-бабадан килгән хыянтәдер, мәгәр аларның бик азлары хыянәт итмәс. Син аларны гафу ит, иман китереп тәүбә итсәләр һәм аларга җәза бирүдән баш тарт! Бит Аллаһ яхшыларны сөядер.
14وَمِنَ الَّذِينَ قَالُوا إِنَّا نَصَارَىٰ أَخَذْنَا مِيثَاقَهُمْ فَنَسُوا حَظًّا مِّمَّا ذُكِّرُوا بِهِ فَأَغْرَيْنَا بَيْنَهُمُ الْعَدَاوَةَ وَالْبَغْضَاءَ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ ۚ وَسَوْفَ يُنَبِّئُهُمُ اللَّهُ بِمَا كَانُوا يَصْنَعُونَ
"Без Аллаһ ярдәмендәбез", дип мактанучы насара кауменнән дә "Аллаһуга һәм расүлгә итагать итәрсез", дип ґәһед алдык. Алар да китапларындагы зур бурычларын оныттылар һәм ґәһедләрен сындырып Аллаһ хөкемнәрен боздылар, шуның өчен кыямәткә чаклы дәвам иткән дошманлыкны һәм ачуны араларына салдык. Аллаһ аларга тиздән хәбәр бирер, кылган эшләренең кабахәтлеге белән. (Алар Инҗилне үзгәртеп, ислам динен бозып, насара динен ясадылар. Шул кабахәтлек түгелме?)
15يَا أَهْلَ الْكِتَابِ قَدْ جَاءَكُمْ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمْ كَثِيرًا مِّمَّا كُنتُمْ تُخْفُونَ مِنَ الْكِتَابِ وَيَعْفُو عَن كَثِيرٍ ۚ قَدْ جَاءَكُم مِّنَ اللَّهِ نُورٌ وَكِتَابٌ مُّبِينٌ
Ий китаб әһелләре! Килде сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м китабыгызда Аллаһ хөкемнәрен яшергәнегезнең күпләрен белдерер өчен, вә күпләрен гафу итәр, әйтмәс. Ий кешеләр! Килде сезгә мәгърифәт нуры Мухәммәд г-м вә раушан китап.
Аль-МаидаКоръән исемлеге
120Аять
MedinanRevelation
13Аять

Тәрҗемә — Аль-Маида 13

Аль-Маида сүрәсе Аять 13 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ґәһедләрен сындырулары сәбәпле без аларны ләгънәт кылдык һәм күңелләрен таш…

Сүрәсе Аять 13/120 — Аль-Маида сүрәсе المائدة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Маида сүрәсе Тыңла, Аль-Маида сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Маида сүрәсе mp3, Аль-Маида сүрәсе pdf. Аять 11–15. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers