يُنَادُونَهُمْ أَلَمْ نَكُن مَّعَكُمْ ۖ قَالُوا بَلَىٰ وَلَٰكِنَّكُمْ فَتَنتُمْ أَنفُسَكُمْ وَتَرَبَّصْتُمْ وَارْتَبْتُمْ وَغَرَّتْكُمُ الْأَمَانِيُّ حَتَّىٰ جَاءَ أَمْرُ اللَّهِ وَغَرَّكُم بِاللَّهِ الْغَرُورُ ١٤
🔤 Transliteration
Yunaadoonahum alam nakum ma`akum qaaloo balaa wa laakinnakum fatantum anfusakum wa tarabbastum wartabtum wa gharratkumul amaaniyyu hatta jaaa`a amrul laahi wa gharrakum billaahil gharoor
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: «Фәтәнтүм» — үзегезне аздырдыгыз, һәлак иттегез.«Тәрәббәс» — көттегез, ягъни мөэминнәргә бәла-каза килүен көттегез.«Иртәбтүм» — шикләндегез (Аллаһның вәгъдәсеннән һәм кабердән соң терелүдән).«Әл-Әманий» — ялган өметләр, озын хыяллар.«Әл-Гарур» — шайтан (яки һәр ялганчы, алдаучы нәрсә).Аять тәфсире: Кыямәт көнендә имансызлар (монафикълар) мөэминнәргә таба кычкырып әйтәчәкләр: «Әйә без сезнең белән бергә түгел идекме? Без дә сезнең кебек намаз укый, ураза тота, дин эшләрендә катнаша идек түгелме?» Мөэминнәр аларга җавап бирерләр: «Әйе, дөрес, сез безнең белән тышкы кыяфәттә булдыгыз, ләкин сез үзегезне монафикълык һәм гөнаһлар белән һәлак иттегез. Сез Пәйгамбәргә үлем теләп көттегез, мөэминнәргә төрле бәла-каза килүен көттегез. Сез Аллаһның вәгъдәсенә, әҗер-савабына, кабердән соң терелүгә шикләндегез. Озын хыяллар, ялган өметләр сезне алдады, шуның белән сез тәүбә итмичә, имансыз хәлдә яшәдегез. Ниһаять, Аллаһның әмере — үлем килде, һәм сез шул хәлдә әҗәл белән очраштыгыз. Шайтан сезне Аллаһ турында алдады: ул сезгә “Аллаһ бик рәхимле, ул сезне газапламас”, дип вәсвәсә салды, һәм сез аның сүзенә ышанып, имансыз хәлдә үлдегез».
Гыйбрәтләр: Монафикълык — иң куркыныч гөнаһларның берсе, ул кешенең йөрәген катыландыра һәм аны туры юлдан читкә алып китә. Аллаһы Тәгалә һәркемнең эшен белә, тышкы кыяфәткә түгел, ә йөрәктәге иманга карап хөкем итәчәк. Озын хыяллар һәм ялган өметләр кешене тәүбәдән туктата, аны гөнаһларга төшерә. Шайтанның алдавына бирелмәскә, Аллаһның рәхмәтенә өмет итеп, ләкин аның ґәзабыннан да куркып яшәргә кирәк. Үлем һәркемгә көтелмәгән вакытта килә ала, шуңа күрә бүген үк тәүбә итеп, дөрес юлга басарга кирәк.
يُنَادُونَهُمۡ أَلَمۡ نَكُن مَّعَكُمۡۖ قَالُواْ بَلَىٰ وَلَٰكِنَّكُمۡ فَتَنتُمۡ أَنفُسَكُمۡ وَتَرَبَّصۡتُمۡ وَٱرۡتَبۡتُمۡ وَغَرَّتۡكُمُ ٱلۡأَمَانِيُّ حَتَّىٰ جَآءَ أَمۡرُ ٱللَّهِ وَغَرَّكُم بِٱللَّهِ ٱلۡغَرُورُ ١٤
Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 12-16 — Аль-Хадид сүрәсе
12 يَوْمَ تَرَى الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ يَسْعَىٰ نُورُهُم بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَانِهِم بُشْرَاكُمُ الْيَوْمَ جَنَّاتٌ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا ۚ ذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Кыямәт көнендә мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны күрерсең, һидәят нурлары алларыннан вә уңнарыннан барыр. Фәрештәләр әйтер: "Бүген сөенеч сезләргә, сезгә асларыннан татлы елгалар ага торган бакчалар, ул бакчаларда сез мәңге калырсыз, нурга чорналып бакчаларда мәңге калу зур уңыштыр.
13 يَوْمَ يَقُولُ الْمُنَافِقُونَ وَالْمُنَافِقَاتُ لِلَّذِينَ آمَنُوا انظُرُونَا نَقْتَبِسْ مِن نُّورِكُمْ قِيلَ ارْجِعُوا وَرَاءَكُمْ فَالْتَمِسُوا نُورًا فَضُرِبَ بَيْنَهُم بِسُورٍ لَّهُ بَابٌ بَاطِنُهُ فِيهِ الرَّحْمَةُ وَظَاهِرُهُ مِن قِبَلِهِ الْعَذَابُ
Кыямәт көнендә монафикъ ирләр вә монафика хатыннар, мөэминнәргә әйтерләр: "Безне көтегез, нурыгыздан файдаланып артыгыздан барыйкчы", – дип. Аларга әйтелер: "Артыгызда калган дөньяга кайтыгыз вә нурны анда эзләгез", – дип. Ул монафикълар белән мөэминнәр арасына бер ишекле дивар корылыр, ул диварның эчендә җәннәт вә тышында җәһәннәмдер.
14 يُنَادُونَهُمْ أَلَمْ نَكُن مَّعَكُمْ ۖ قَالُوا بَلَىٰ وَلَٰكِنَّكُمْ فَتَنتُمْ أَنفُسَكُمْ وَتَرَبَّصْتُمْ وَارْتَبْتُمْ وَغَرَّتْكُمُ الْأَمَانِيُّ حَتَّىٰ جَاءَ أَمْرُ اللَّهِ وَغَرَّكُم بِاللَّهِ الْغَرُورُ
Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме, ник хәзер бездән аерыласыз", – дип кычкырырлар. Мөэминнәр әйтерләр: "Дөрес, күренештә тыштан гына безнең кеби булдыгыз ләкин ике йөзле булып үзегезне ямансызлыкка салдыгыз, вә мөэминнәрнең сугышта һәлак булуларын көттегез, вә Аллаһ, пәйгамбәр сүзләренә шөбһә иттегез вә сезне дөнья кирәкләре алдады, хәтта Аллаһ әмере үлем килгәнче алданып йөрдегез, һәм шайтан сезне Аллаһ исеме илә алдады: Аллаһ гафу итүче, дип, барча кабахәт эшләрне кылдырды.
15 فَالْيَوْمَ لَا يُؤْخَذُ مِنكُمْ فِدْيَةٌ وَلَا مِنَ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ مَأْوَاكُمُ النَّارُ ۖ هِيَ مَوْلَاكُمْ ۖ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Инде кыямәт көнендә гөнаһларыгызны җуяр өчен сездән фидия алынмас һәм кәферләрдән дә алынмас, сезнең урыныгыз уттыр, ул сезнең хуҗагыздыр, ничек теләсә шулай яндырыр, вә ул ут ни яман барачак урындыр.
16 ۞ أَلَمْ يَأْنِ لِلَّذِينَ آمَنُوا أَن تَخْشَعَ قُلُوبُهُمْ لِذِكْرِ اللَّهِ وَمَا نَزَلَ مِنَ الْحَقِّ وَلَا يَكُونُوا كَالَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِن قَبْلُ فَطَالَ عَلَيْهِمُ الْأَمَدُ فَقَسَتْ قُلُوبُهُمْ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَاسِقُونَ
Әйә иман китергән кешеләргә вакыт җитмәдеме Аллаһуны күп зекер кылып күңелләрен Аллаһудан куркучы итәргә, дәхи хаклык белән иңгән Коръән белән вәгазьләнеп ихласлыкны, тәкъвәлекне камилләштереп иманнарын куәтләргә вакыт җитмәдеме? Һәм үзләреннән элек китап бирелгән гафилләр кеби булмаска аларга озак вакыт пәйгамбәр килми торды, күңелләре каралды, вә аларның күбрәге фасыйклардыр.
Тәрҗемә — Аль-Хадид 14 Аль-Хадид сүрәсе Аять 14 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Монафикълар, мөэминнәргә: "Әйә дөньяда без сезнең белән бергә түгел идекме,…
Сүрәсе Аять 14/29 — Аль-Хадид сүрәсе الحديد (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Хадид сүрәсе Тыңла, Аль-Хадид сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Хадид сүрәсе mp3, Аль-Хадид сүрәсе pdf. Аять 12–16. Татарча: Русский.