اعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يُحْيِي الْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا ۚ قَدْ بَيَّنَّا لَكُمُ الْآيَاتِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ ١٧
🔤 Transliteration
I`lamooo annal laaha yuhyil arda ba`da mawtihaa; qad baiyannaa lakumul Aayaati la`allakum ta`qiloon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: «Әл-Ард» — җир. «Мәүтиһә» — аның үлеме, ягъни корып, үлек хәлгә килүе. «Әл-Аят» — галәмәтләр, дәлилләр, могҗизалар. Аять тәфсире: Ий мөэминнәр, белегез: Аллаһ Үзе генә корыган, үлек җирне яңадан терелтә — яңгыр яудырып, аннан төрле үсемлекләр чыгара. Әгәр Аллаһ коры җирне терелтә алса, әлбәттә, Ул кыямәт көнендә үлекләрне дә терелтүгә кадир. Шулай ук Ул каты, таш кебек булган йөрәкләрне дә йомшартырга, аларны иманга һәм тәүбәгә кайтарырга сәләтле. Без сезгә Аллаһның кодрәтенә һәм берлегенә ишарә итүче ачык дәлилләрне һәм галәмәтләрне аңлаттык, шаять сез аларны акылыгыз белән аңларсыз, гыйбрәт алырсыз һәм вәгазьләнерсез. Бу — сезнең иманыгызны ныгыту һәм йөрәкләрегезне йомшарту өчен. Аллаһның кодрәте чиксез: Ул теләсә, коры җирне яшел бакчага әйләндерә, теләсә, каты йөрәкне иман нуры белән тутыра.
Гыйбрәтләр һәм файдалар: Бу аять Аллаһның кодрәтен күрсәтә: Ул үлек җирне терелтә, димәк, Ул бөтен нәрсәгә кадир — үлекләрне дә терелтәчәк. Коры җирнең яңадан терелүе — Аллаһның кодрәтенә иң ачык шәһадәт, бу безне Уның вәгъдәләренә ышануга өнди. Күңел катылыгы — үлек җир кебек, ә тәүбә һәм Коръән вәгазьләре — яңгыр кебек: алар йөрәкне терелтә һәм иман үсемлекләрен үстерә. Аллаһның аятьләрен уйлап, акыл белән аңлау — иманны ныгытуның иң мөһим юлы.
ٱعۡلَمُوٓاْ أَنَّ ٱللَّهَ يُحۡيِ ٱلۡأَرۡضَ بَعۡدَ مَوۡتِهَاۚ قَدۡ بَيَّنَّا لَكُمُ ٱلۡأٓيَٰتِ لَعَلَّكُمۡ تَعۡقِلُونَ ١٧
Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 15-19 — Аль-Хадид сүрәсе
15 فَالْيَوْمَ لَا يُؤْخَذُ مِنكُمْ فِدْيَةٌ وَلَا مِنَ الَّذِينَ كَفَرُوا ۚ مَأْوَاكُمُ النَّارُ ۖ هِيَ مَوْلَاكُمْ ۖ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Инде кыямәт көнендә гөнаһларыгызны җуяр өчен сездән фидия алынмас һәм кәферләрдән дә алынмас, сезнең урыныгыз уттыр, ул сезнең хуҗагыздыр, ничек теләсә шулай яндырыр, вә ул ут ни яман барачак урындыр.
16 ۞ أَلَمْ يَأْنِ لِلَّذِينَ آمَنُوا أَن تَخْشَعَ قُلُوبُهُمْ لِذِكْرِ اللَّهِ وَمَا نَزَلَ مِنَ الْحَقِّ وَلَا يَكُونُوا كَالَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِن قَبْلُ فَطَالَ عَلَيْهِمُ الْأَمَدُ فَقَسَتْ قُلُوبُهُمْ ۖ وَكَثِيرٌ مِّنْهُمْ فَاسِقُونَ
Әйә иман китергән кешеләргә вакыт җитмәдеме Аллаһуны күп зекер кылып күңелләрен Аллаһудан куркучы итәргә, дәхи хаклык белән иңгән Коръән белән вәгазьләнеп ихласлыкны, тәкъвәлекне камилләштереп иманнарын куәтләргә вакыт җитмәдеме? Һәм үзләреннән элек китап бирелгән гафилләр кеби булмаска аларга озак вакыт пәйгамбәр килми торды, күңелләре каралды, вә аларның күбрәге фасыйклардыр.
17 اعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ يُحْيِي الْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا ۚ قَدْ بَيَّنَّا لَكُمُ الْآيَاتِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ
Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк сезгә аятьләрегезне бәян кылдык, шаять гакылыгызны эшләтеп аңнарсыз!
18 إِنَّ الْمُصَّدِّقِينَ وَالْمُصَّدِّقَاتِ وَأَقْرَضُوا اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا يُضَاعَفُ لَهُمْ وَلَهُمْ أَجْرٌ كَرِيمٌ
Дөреслектә садака бирүче ирләр вә хатыннар, вә яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһуга бурычка биргән, ягъни Ислам вә мохтаҗ мөселманнарга малы вә хезмәте белән ярдәм иткән кешеләр, Аллаһ аларга сәвабны арттырып бирер вә аларга җәннәтнең күркәм нигъмәтләре булыр.
19 وَالَّذِينَ آمَنُوا بِاللَّهِ وَرُسُلِهِ أُولَٰئِكَ هُمُ الصِّدِّيقُونَ ۖ وَالشُّهَدَاءُ عِندَ رَبِّهِمْ لَهُمْ أَجْرُهُمْ وَنُورُهُمْ ۖ وَالَّذِينَ كَفَرُوا وَكَذَّبُوا بِآيَاتِنَا أُولَٰئِكَ أَصْحَابُ الْجَحِيمِ
Аллаһуга, һәр пәйгамбәргә иман китергән кешеләр, Аллаһуга вә пәйгамбәргә итагать итсәләр – алардыр чын ышанучылар һәм Раббылары хозурында гуаһлар, аларның әҗерләре һәм нурлары үзләренә тәгаенледер. Әмма аятьләребезне ялганга тотучы кәферләр, алар – Җәхим тәмугында янучылардыр.
Тәрҗемә — Аль-Хадид 17 Аль-Хадид сүрәсе Аять 17 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Белегез, Аллаһ, әлбәттә, җирне тергезә ул җир үлгәннән соң, тәхкыйк…
Сүрәсе Аять 17/29 — Аль-Хадид сүрәсе الحديد (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Хадид сүрәсе Тыңла, Аль-Хадид сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Хадид сүрәсе mp3, Аль-Хадид сүрәсе pdf. Аять 15–19. Татарча: Русский.