وَذَرُوا ظَاهِرَ الْإِثْمِ وَبَاطِنَهُ ۚ إِنَّ الَّذِينَ يَكْسِبُونَ الْإِثْمَ سَيُجْزَوْنَ بِمَا كَانُوا يَقْتَرِفُونَ ١٢٠
🔤 Transliteration
Wa zaroo zaahiral ismi wa baatinah; innal lazeena yaksiboonal ismaa sa yujzawna bimaa kaanoo yaqtarifoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз, эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен тиздән җәза кылынырлар.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләр аңлатмасы:
- әл-исм — гөнаһ, хата, гөнаһлы эш.
- заһирәһү — ачыктан-ачык күренгән өлеше.
- батинаһү — яшерен, күздән яшерен өлеше.
- йәксибүнә — казанучылар, эшләүчеләр.
- йәкътәрифун — кылган, эшләп казанган гамәлләр.
Аять тәфсире:
Әй, кешеләр! Гөнаһларның ачык күренгән төрләрен дә, яшерен рәвештә эшләнгән төрләрен дә ташлагыз, алардан тыелыгыз. Ачык гөнаһ — кешеләр күзеннән яшермичә эшләнгән гамәл, ә яшерен гөнаһ — кеше үз эчендә яшерен рәвештә кылган гөнаһ эше. Аллаһы Тәгалә боларның икесен дә белә һәм икесе өчен дә хисап тотачак.
Гөнаһларны кылучылар, аларны ачыктан-ачык эшләсеннәрме, әллә яшертен генә кылсыннармы — алар, әлбәттә, үз кылган эшләре өчен җавап бирәчәкләр. Алар дөньяда кылган гөнаһларының тиешле җәзасын алачак. Аллаһы Тәгалә аларның һәрбер эшен белеп тора һәм аларны гөнаһларына карап җәзалый.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр:
- Мөселман кешесе гөнаһны ачыктан-ачык эшләүдән дә, яшерен рәвештә эшләүдән дә тыелырга тиеш. Чөнки Аллаһы Тәгалә кешенең йөрәгендәге ниятләрен һәм яшерен гамәлләрен дә белә.
- Гөнаһның ачыгы да, яшерене дә — Аллаһы каршында гөнаһ. Кешеләрдән яшеренү Аллаһыдан яшеренү түгел.
- Бу аять мөселманнарны тәкъвалыкка, эчке пакълыкка һәм тышкы тәртипкә чакыра. Кеше үзенең эчке дөньясын да, тышкы гамәлләрен дә чиста тотарга тиеш.
- Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге — һәркем үз эше өчен җавап бирәчәк. Бу безне һәрвакыт уйланырга һәм гөнаһлардан сакланырга өнди.
- Кеше гөнаһ эшләгәндә, ул үзенә генә зыян китерә, ә Аллаһы Тәгалә аңа рәхимле булып, тәүбә итү юлын ачык калдыра.
📜 Аять 118-122 — Аль-Анам сүрәсе
118فَكُلُوا مِمَّا ذُكِرَ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ إِن كُنتُم بِآيَاتِهِ مُؤْمِنِينَ
Ий мөэминнәр! Бугазлый торган хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап кына ашагыз! Әгәр Аның аятьләренә ышансагыз. (Димәк, Аллаһ исеменнән башка бугазланган хайван итен ашаган кеше Аллаһуның аятьләренә ышанмаган буладыр).
119وَمَا لَكُمْ أَلَّا تَأْكُلُوا مِمَّا ذُكِرَ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَقَدْ فَصَّلَ لَكُم مَّا حَرَّمَ عَلَيْكُمْ إِلَّا مَا اضْطُرِرْتُمْ إِلَيْهِ ۗ وَإِنَّ كَثِيرًا لَّيُضِلُّونَ بِأَهْوَائِهِم بِغَيْرِ عِلْمٍ ۗ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِالْمُعْتَدِينَ
Ий мөэминнәр! Хайваннарыгызны "Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр", дип, бугазлап ашаудан сезне нәрсә тыя, нинди гозер бар? Бит Аллаһ сезгә нәрсәләр хәрәм икәнлеген ачык аңлатты. (Дуңгыз ите, бугаз каны, үлгән хайван ите, Аллаһ исеменнән башка бугазланган хайван ите һәм Аллаһудан башка берәр мәхлук өчен бугазланган хайван ите. Бу зекер ителгән нәрсәләр мөселманнар өчен һәр заманада, һәркайда да хәрам. Мәгәр бу нәрсәләрне ашарга ярый ачка үлә башлаганда үлмәс өчен генә). Әлбәттә, күпләр дәлилсез һәм нәфес азгынлыклары белән кешеләрне туры юлдан вә хәләл ризыклардан адаштырырлар. Әлбәттә, Раббың белүчерәк хәрам нәрсәләрне хәләлгә чыгарып, читтән үтүчеләрне.
120وَذَرُوا ظَاهِرَ الْإِثْمِ وَبَاطِنَهُ ۚ إِنَّ الَّذِينَ يَكْسِبُونَ الْإِثْمَ سَيُجْزَوْنَ بِمَا كَانُوا يَقْتَرِفُونَ
Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз, эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен тиздән җәза кылынырлар.
121وَلَا تَأْكُلُوا مِمَّا لَمْ يُذْكَرِ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَإِنَّهُ لَفِسْقٌ ۗ وَإِنَّ الشَّيَاطِينَ لَيُوحُونَ إِلَىٰ أَوْلِيَائِهِمْ لِيُجَادِلُوكُمْ ۖ وَإِنْ أَطَعْتُمُوهُمْ إِنَّكُمْ لَمُشْرِكُونَ
Бугазлаганда бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтелмәгән хайван итен һич тә ашамагыз! Кәфер бугазлаганны ашау, әлбәттә, бик яман эш, аны ашаган кеше фасыйктыр, Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас. Шайтаннар үзләренең дусларын сезгә каршы котыртырлар, бисмилләсез бугазланган хайван итен ашарга ярый дип сезнең белән тартышсыннар өчен, әгәр аларга итагать итсәгез, ягъни кәфер бугазлаган хайван итеп ашасагыз, әлбәттә, мөшриксез.
122أَوَمَن كَانَ مَيْتًا فَأَحْيَيْنَاهُ وَجَعَلْنَا لَهُ نُورًا يَمْشِي بِهِ فِي النَّاسِ كَمَن مَّثَلُهُ فِي الظُّلُمَاتِ لَيْسَ بِخَارِجٍ مِّنْهَا ۚ كَذَٰلِكَ زُيِّنَ لِلْكَافِرِينَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Әйә бер кеше мәет мисалында имансыз, белемсез иде. Без аны Коръән белән тергездек һәм аңа мәгърифәт – һидәят нурын бирдек, шул нур белән кешеләр арасында ислам динен яктыртып йөрер, наданлык һидәятсезлек караңгылыгында калып шул караңгылыктан чыкмый торган кеше белән бертигез булырмы? Әнә шулай Коръән белән гамәл кылучыларга яхшы эшләре зиннәтле күренсә, кәферләргә Аллаһуга каршы булган начар эшләре зиннәтле булып күренде.
Тәрҗемә — Аль-Анам 120
Аль-Анам сүрәсе Аять 120 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә…
Сүрәсе Аять 120/165 — Аль-Анам сүрәсе الأنعام (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Анам сүрәсе Тыңла, Аль-Анам сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Анам сүрәсе mp3, Аль-Анам сүрәсе pdf. Аять 118–122. Татарча: Русский.