Аль-Араф · 26/206
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Араф сүрәсе
يَا بَنِي آدَمَ قَدْ أَنزَلْنَا عَلَيْكُمْ لِبَاسًا يُوَارِي سَوْآتِكُمْ وَرِيشًا ۖ وَلِبَاسُ التَّقْوَىٰ ذَٰلِكَ خَيْرٌ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ ۝٢٦
Yaa Baneee Aadama qad anzalnaa `alaikum libaasany yuwaaree saw aatikum wa reeshanw wa libaasut taqwaa zaalika khair; zaalika min Aayaatil laahi la`allahum yaz zakkaroon
📖 Татарча
Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Әй, Адәм балалары! Без сезгә гәүдәгезнең ямьсез урыннарын яшерә торган кием һәм зиннәт-күркәмлек киеме иңдердек. Ә тәкъва киеме – Аллаһның әмерләрен үтәп, тыелганнарыннан тыелу белән Аллаһудан курку – ул менә шушы киемнәрнең иң яхшысыдыр. Бу киемнәрне иңдерүебез – Аллаһның кодрәтенә һәм рәхмәтенә дәлил булган аятьләреннәндер, сезнең шушы нигъмәтләрне исегезгә төшереп, Аллаһка шөкер итүегез өчен.



📜 Аять 24-28 — Аль-Араф сүрәсе

24قَالَ اهْبِطُوا بَعْضُكُمْ لِبَعْضٍ عَدُوٌّ ۖ وَلَكُمْ فِي الْأَرْضِ مُسْتَقَرٌّ وَمَتَاعٌ إِلَىٰ حِينٍ
Аллаһ әйтте: "Ий Адәм белән Иблис бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә Җиргә иңегез! Сезгә торачак урын һәм әҗәлегезгәчә файдаланачак җай Җирдә."
25قَالَ فِيهَا تَحْيَوْنَ وَفِيهَا تَمُوتُونَ وَمِنْهَا تُخْرَجُونَ
Аллаһ әйтте: "Җирдә тереклек итәрсез вә Җирдә үләрсез һәм Җирдән чыгарылырсыз."
26يَا بَنِي آدَمَ قَدْ أَنزَلْنَا عَلَيْكُمْ لِبَاسًا يُوَارِي سَوْآتِكُمْ وَرِيشًا ۖ وَلِبَاسُ التَّقْوَىٰ ذَٰلِكَ خَيْرٌ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ
Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.
27يَا بَنِي آدَمَ لَا يَفْتِنَنَّكُمُ الشَّيْطَانُ كَمَا أَخْرَجَ أَبَوَيْكُم مِّنَ الْجَنَّةِ يَنزِعُ عَنْهُمَا لِبَاسَهُمَا لِيُرِيَهُمَا سَوْآتِهِمَا ۗ إِنَّهُ يَرَاكُمْ هُوَ وَقَبِيلُهُ مِنْ حَيْثُ لَا تَرَوْنَهُمْ ۗ إِنَّا جَعَلْنَا الشَّيَاطِينَ أَوْلِيَاءَ لِلَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ
Ий Адәм балалары! Ата-анагызны җәннәттән чыгарган кеби, шайтан сезне фетнәгә салмасын, аларның киемнәрен салдырып гаурәтләрен үзләренә күрсәтер өчен аларны алдады. Тәхкыйк шайтан һәм аның гаскәре сезне күрәләр, сез аларны күрмәгән урыннан, әлбәттә, шайтаннарны ышанмаучыларга дус кылдык.
28وَإِذَا فَعَلُوا فَاحِشَةً قَالُوا وَجَدْنَا عَلَيْهَا آبَاءَنَا وَاللَّهُ أَمَرَنَا بِهَا ۗ قُلْ إِنَّ اللَّهَ لَا يَأْمُرُ بِالْفَحْشَاءِ ۖ أَتَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Кайчан фәхеш эшне кылсалар: "Ата-бабаларыбызның бу эшне эшләгәннәрен күрдек һәм Аллаһ әмер кылды бу эшләрне кылырга", – диләр, әйт: "Аларга Аллаһ андый фәхеш эшләргә әмер кылмый, белмәгәнегезне Аллаһуга ифтира кылырга ничек оялмыйсыз", – дип.
Аль-АрафКоръән исемлеге
206Аять
MeccanRevelation
26Аять

Тәрҗемә — Аль-Араф 26

Аль-Араф сүрәсе Аять 26 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне…

Сүрәсе Аять 26/206 — Аль-Араф сүрәсе الأعراف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Араф сүрәсе Тыңла, Аль-Араф сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Араф сүрәсе mp3, Аль-Араф сүрәсе pdf. Аять 24–28. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers