وَبَرَزُوا لِلَّهِ جَمِيعًا فَقَالَ الضُّعَفَاءُ لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًا فَهَلْ أَنتُم مُّغْنُونَ عَنَّا مِنْ عَذَابِ اللَّهِ مِن شَيْءٍ ۚ قَالُوا لَوْ هَدَانَا اللَّهُ لَهَدَيْنَاكُمْ ۖ سَوَاءٌ عَلَيْنَا أَجَزِعْنَا أَمْ صَبَرْنَا مَا لَنَا مِن مَّحِيصٍ ٢١
🔤 Transliteration
Wa barazoo lillaahi jamee`an faqaalad du`afaaa`u lillazeenas takbarooo innaa kunnaa lakum taba`an fahal antum mughnoona `annaa min `azaabil laahi min shai`; qaaloo law hadaanal laahu lahadai naakum sawaaa`un `alainaaa ajazi`naa am sabarnaa maa lanaa mim mahees
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: "Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк."
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: بَرَزُوا – ачыкка чыктылар, каберләреннән чыгып Аллаһ каршысына килделәр.الضُّعَفَاءُ – иярченнәр, гади кешеләр, дөньяда үзләренә ияргәннәр.اسْتَكْبَرُوا – тәкәбберлек кылганнар, иманнан баш тарткан башлыклар.تَبَعًا – иярүчеләр, арттан баручылар.مُغْنُونَ – коткаручылар, дәфъ кылучылар (берәр нәрсәне кире кайтаручылар).مَحِيص – качу урыны, котылу юлы, әманәт урыны.Аять тәфсире: Кыямәт көнендә барлык мәхлукатлар каберләреннән чыгып, бердәнбер көч иясе булган Аллаһ алдында тулысынча ачыкка чыгарлар, Ул алар арасында хөкем итәр өчен. Шул чакта гади халык – иярченнәр үзләренең дөньядагы башлыкларына – тәкәбберлек кылып, иманнан баш тартканнарга әйтерләр: "Без дөньяда сезгә иярдек, сезнең әмерләрегезне үтәдек, сезнең юлыгыздан бардык. Әйә сез бездән Аллаһ ґәзабыннан бернәрсәне дә кире кайтара аласызмы? Безне бу ґәзаптан коткара аласызмы?" Ләкин башлыклар, аларга җавап итеп, әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса, без сезне дә шул юлга күндергән булыр идек. Ләкин Ул безне һидәяткә ирештермәде, без үзебез дә адаштык, сезне дә адаштырдык". Аннары алар бер-берсенә карап әйтерләр: "Безгә хәзер бертигез – без сабыр итсәк тә, яки борчылып кычкырсак та, бу ґәзапны үзгәртми. Безгә моннан качып котылу юлы да, берәр әманәт урыны да юк".
Гыйбрәтләр һәм файдалар: Кыямәт көнендә һәркем үз эшләре өчен үзе җавап бирәчәк; башкаларга иярү – кешене ґәзаптан коткармаячак. Дөньяда башлыкларга иярү, аларның әмерләрен Аллаһ әмерләреннән өстен кую – зур хата, ул кыямәттә үкенечкә китерә. Һәркемгә үз акылын кулланып, хакны эзләргә һәм Аллаһның рәхмәтенә өмет итәргә кирәк; һидәят – Аллаһтан гына, шуңа күрә Аллаһтан туры юл сорарга тиешбез. Бу аять мөэминнәргә дөньяда вакытында хакны кабул итәргә, ялган юлбашчыларга иярмәскә өнди, чөнки кыямәт көнендә һәркем үз гамәлләре белән ялгыз калачак.
وَبَرَزُواْ لِلَّهِ جَمِيعًا فَقَالَ ٱلضُّعَفَٰٓؤُاْ لِلَّذِينَ ٱسۡتَكۡبَرُوٓاْ إِنَّا كُنَّا لَكُمۡ تَبَعًا فَهَلۡ أَنتُم مُّغۡنُونَ عَنَّا مِنۡ عَذَابِ ٱللَّهِ مِن شَيۡءٍۚ قَالُواْ لَوۡ هَدَىٰنَا ٱللَّهُ لَهَدَيۡنَٰكُمۡۖ سَوَآءٌ عَلَيۡنَآ أَجَزِعۡنَآ أَمۡ صَبَرۡنَا مَا لَنَا مِن مَّحِيصٍ ٢١
Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: "Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк."
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 19-23 — Ибрахим сүрәсе
19 أَلَمْ تَرَ أَنَّ اللَّهَ خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ بِالْحَقِّ ۚ إِن يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ وَيَأْتِ بِخَلْقٍ جَدِيدٍ
Әйә белмисеңме Аллаһу тәгаләнең җир вә күкләрне, әлбәттә, хаклык белән бик гадел төзегәнен? Әгәр Аллаһ теләсә сезне юк итәр дә, сезнең урынга яңа халыкны китерер.
20 وَمَا ذَٰلِكَ عَلَى اللَّهِ بِعَزِيزٍ
Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел.
21 وَبَرَزُوا لِلَّهِ جَمِيعًا فَقَالَ الضُّعَفَاءُ لِلَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا إِنَّا كُنَّا لَكُمْ تَبَعًا فَهَلْ أَنتُم مُّغْنُونَ عَنَّا مِنْ عَذَابِ اللَّهِ مِن شَيْءٍ ۚ قَالُوا لَوْ هَدَانَا اللَّهُ لَهَدَيْنَاكُمْ ۖ سَوَاءٌ عَلَيْنَا أَجَزِعْنَا أَمْ صَبَرْنَا مَا لَنَا مِن مَّحِيصٍ
Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче зәгыйфьләр, ягъни наданнар, үзләрен ияртүче азгынлыкта булган тәкәбберләргә әйтерләр: "Без сезгә иярдек, сез ни әйтсәгез шуны кылдык, сез безне адаштыргансыз, инде бүген Аллаһ ґәзабыннан аз гынасын булса да бездән җибәрә аласызмы?" Бидеґәтче муллалар кеби ияртеп адаштыручылары әйтерләр: "Әгәр Аллаһ безне туры юлга күндергән булса иде, без дә сезгә туры юлны күрсәткән булыр идек, ләкин үзебез адашкан булганбыз инде, безгә аермасы юк – үзара бәхәсләшсәк тә, яки сабыр кылсак та, Аллаһ ґәзабыннан безгә юл юк."
22 وَقَالَ الشَّيْطَانُ لَمَّا قُضِيَ الْأَمْرُ إِنَّ اللَّهَ وَعَدَكُمْ وَعْدَ الْحَقِّ وَوَعَدتُّكُمْ فَأَخْلَفْتُكُمْ ۖ وَمَا كَانَ لِيَ عَلَيْكُم مِّن سُلْطَانٍ إِلَّا أَن دَعَوْتُكُمْ فَاسْتَجَبْتُمْ لِي ۖ فَلَا تَلُومُونِي وَلُومُوا أَنفُسَكُم ۖ مَّا أَنَا بِمُصْرِخِكُمْ وَمَا أَنتُم بِمُصْرِخِيَّ ۖ إِنِّي كَفَرْتُ بِمَا أَشْرَكْتُمُونِ مِن قَبْلُ ۗ إِنَّ الظَّالِمِينَ لَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Хөкем тәмам булып, җәннәт кешеләре җәннәткә вә җәһәннәм кешеләре җәһәннәмгә кертелгәч, шайтан әйтер: "Тәхкыйк Аллаһ сезгә вәгъдә кылды, хак вәгъдәне дөньяда әйткәнләре бар да килде вә мин дә вәгъдә кылдым сезгә, вәгъдәмә хыйлафлык кылдым, ягъни җәннәткә керәсез, дип батыл дингә бидеґәт гамәлләргә сезне кызыктырдым, ләкин минем сүзләремнең ялган икәнлеге бүген мәгълүм булды вә минем сезгә сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бернинди дәлилем юк иде, мәгәр мин сезне ялганга өндәдем фәкать, ә сез кабул кылдыгыз, бүген мине шелтәләмәгез, бәлки үзегезне шелтә кылыгыз! Мин сезгә ярдәм бирә алмыйм, сез дә миңа ярдәм итә алмыйсыз вә дөньяда мине Аллаһуга тиңдәш кылуыгызны бүген инкяр иттем. Әлбәттә, залимләргә рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
23 وَأُدْخِلَ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ خَالِدِينَ فِيهَا بِإِذْنِ رَبِّهِمْ ۖ تَحِيَّتُهُمْ فِيهَا سَلَامٌ
Иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләр җәннәтләргә кертелерләр, ул җәннәттәге агач төпләреннән елгалар агар, алар ул җәннәтләрдә Раббыларының теләге белән мәңге калырлар, җәннәттәге кешеләрнең бер-берсенә бүләкләре сәламдер.
Тәрҗемә — Ибрахим 21 Ибрахим сүрәсе Аять 21 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Кешеләр барчасы каберләреннән чыгып хисаб өчен Аллаһуга барырлар, ияреп йөрүче…
Сүрәсе Аять 21/52 — Ибрахим сүрәсе إبراهيم (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ибрахим сүрәсе Тыңла, Ибрахим сүрәсе Тәрҗемә, Ибрахим сүрәсе mp3, Ибрахим сүрәсе pdf. Аять 19–23. Татарча: Русский.