وَمَا مَنَعَ النَّاسَ أَن يُؤْمِنُوا إِذْ جَاءَهُمُ الْهُدَىٰ وَيَسْتَغْفِرُوا رَبَّهُمْ إِلَّا أَن تَأْتِيَهُمْ سُنَّةُ الْأَوَّلِينَ أَوْ يَأْتِيَهُمُ الْعَذَابُ قُبُلًا ٥٥
🔤 Transliteration
Wa maa mana`an naasa any yu`minooo iz jaaa`ahumul hudaa wa yastaghfiroo Rabbahum illaaa an taatiyahum sunnatul awwaleena aw yaatiyahumul `azaabu qubulaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: сөннәтел-әүвәлин — элеккеге кавемнәргә (гадәтебез буенча) иңгән ґәзаб.ґәзабә кубулән — күз алдында, ачыктан-ачык килгән ґәзаб.Аять тәфсире: Кешеләрнең иман китерүдән һәм Раббыларыннан ярлыкау сорап, тәүбә итүдән туктаткан нәрсә — аларга һидәят (Коръән һәм пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу ґәләйһи вә сәлләм) килгәч, аларның үзләреннән элек үткән кавемнәргә иңгән ґәзабның үзләренә дә килүен яки ґәзабның ачыктан-ачык, күз алдында булуын сораулары иде. Аларга һидәят юлы ачыкланды, дәлилләр һәм мисаллар китерелде, ләкин алар үҗәтлек итеп, Аллаһының ґәзабын үзләренә тизрәк килүен таләп иттеләр. Аларны иманнан туктаткан сәбәп — аңламау яки дәлилсезлек түгел, бәлки үҗәтлек һәм ґәзапның иңүен ашыктыру иде.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Кешегә һидәят килгәч, ул тиз арада иман китерергә һәм Аллаһыдан ярлыкау сорарга ашыгырга тиеш, чөнки ґәзапның кайчан килүе билгеле түгел. Аллаһының ґәзабын ашыктырып сорау — аның рәхмәтеннән өмет өзү һәм Аллаһының кодрәтенә ышанычсызлык күрсәтү булып тора. Аллаһының рәхмәте киң, һәм һәркем өчен тәүбә ишеге ачык — ґәзап килгәнче генә тәүбә итәргә ашыгырга кирәк.
وَمَا مَنَعَ ٱلنَّاسَ أَن يُؤۡمِنُوٓاْ إِذۡ جَآءَهُمُ ٱلۡهُدَىٰ وَيَسۡتَغۡفِرُواْ رَبَّهُمۡ إِلَّآ أَن تَأۡتِيَهُمۡ سُنَّةُ ٱلۡأَوَّلِينَ أَوۡ يَأۡتِيَهُمُ ٱلۡعَذَابُ قُبُلًا ٥٥
Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 53-57 — Аль-Кахф сүрәсе
53 وَرَأَى الْمُجْرِمُونَ النَّارَ فَظَنُّوا أَنَّهُم مُّوَاقِعُوهَا وَلَمْ يَجِدُوا عَنْهَا مَصْرِفًا
Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар.
54 وَلَقَدْ صَرَّفْنَا فِي هَٰذَا الْقُرْآنِ لِلنَّاسِ مِن كُلِّ مَثَلٍ ۚ وَكَانَ الْإِنسَانُ أَكْثَرَ شَيْءٍ جَدَلًا
Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды.
55 وَمَا مَنَعَ النَّاسَ أَن يُؤْمِنُوا إِذْ جَاءَهُمُ الْهُدَىٰ وَيَسْتَغْفِرُوا رَبَّهُمْ إِلَّا أَن تَأْتِيَهُمْ سُنَّةُ الْأَوَّلِينَ أَوْ يَأْتِيَهُمُ الْعَذَابُ قُبُلًا
Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм тәүбә итеп Раббыларыннан гафу сораудан нәрсә тыя, һичнәрсә тыймый, мәгәр аларга әүвәлгеләрне һәлак итүдә кылган гадәтебезнең килүе яки аларга күренеп килә торган ґәзаб тыя, ягъни алар һәлак итә торган ґәзабны күрмичә иман китерәчәк түгелләр.
56 وَمَا نُرْسِلُ الْمُرْسَلِينَ إِلَّا مُبَشِّرِينَ وَمُنذِرِينَ ۚ وَيُجَادِلُ الَّذِينَ كَفَرُوا بِالْبَاطِلِ لِيُدْحِضُوا بِهِ الْحَقَّ ۖ وَاتَّخَذُوا آيَاتِي وَمَا أُنذِرُوا هُزُوًا
Без пәйгамбәрләрне фәкать Аллаһуга итагать иткән мөэминнәрне шатландырсыннар вә Аллаһуга итагать итмәгән динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытсыннар өчен генә җибәрәбез. Вә кәферләр батылны яклап ызгышырлар Коръәнне ялганга чыгарулары өчен, һәм алар Безнең аятьләребезне вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытылуларын уенга саныйлар.
57 وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّن ذُكِّرَ بِآيَاتِ رَبِّهِ فَأَعْرَضَ عَنْهَا وَنَسِيَ مَا قَدَّمَتْ يَدَاهُ ۚ إِنَّا جَعَلْنَا عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ أَكِنَّةً أَن يَفْقَهُوهُ وَفِي آذَانِهِمْ وَقْرًا ۖ وَإِن تَدْعُهُمْ إِلَى الْهُدَىٰ فَلَن يَهْتَدُوا إِذًا أَبَدًا
Раббысының вәгазьләре белән вәгазьләнеп тә аннан баш тарткан кешедән дә залимрәк кеше булырмы, ул үзе эшләгән явыз эшләрен онытты. Инде аңламасыннар өчен күңелләренә пәрдә кылдык вә хак сүзне ишетмәсеннәр өчен колакларын саңгыраулы кылдык. Әгәр син аларны һидәяткә чакырсаң, мәңге һидәяткә күнелмәсләр.
Тәрҗемә — Аль-Кахф 55 Аль-Кахф сүрәсе Аять 55 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһудан һидәятне күрсәтүче Коръән килгәннән соң кешеләрне иман китерүдән һәм…
Сүрәсе Аять 55/110 — Аль-Кахф сүрәсе الكهف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Кахф сүрәсе Тыңла, Аль-Кахф сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Кахф сүрәсе mp3, Аль-Кахф сүрәсе pdf. Аять 53–57. Татарча: Русский.