Аль-Бакара · 57/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
وَظَلَّلْنَا عَلَيْكُمُ الْغَمَامَ وَأَنزَلْنَا عَلَيْكُمُ الْمَنَّ وَالسَّلْوَىٰ ۖ كُلُوا مِن طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ ۖ وَمَا ظَلَمُونَا وَلَٰكِن كَانُوا أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ ۝٥٧
Wa zallalnaa `alaikumul ghamaama wa anzalnaa `alaikumul Manna was Salwaa kuloo min taiyibaati maa razaqnaakum wa maa zalamoonaa wa laakin kaanooo anfusahum yazlimoon
📖 Татарча
Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга Аллаһудан әмер булды: "Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз", – дип, ләкин алар Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Ґәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.)

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

﴿وَظَلَّلْنَا عَلَيْكُمُ الْغَمَامَ وَأَنزَلْنَا عَلَيْكُمُ الْمَنَّ وَالسَّلْوَىٰ﴾

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • الْغَمَامَ — болыт, ул кояшның эсселегеннән саклаучы күләгә булып хезмәт иткән.
  • الْمَنَّ — бал кебек татлы, сагызга охшаган азык.
  • السَّلْوَىٰ — бүдәнәгә охшаган кечкенә, тәмле итле кош.

Аять тәфсире:

Аллаһы Тәгалә Бәни Исраил кавеменә күрсәткән олугъ нигъмәтләрен искә ала. Алар чүлдә адашып йөргән чакларында, кояшның яндыргыч эсселегеннән саклау өчен, алар өстеннән болытларны күләгә итеп тотып торды. Шулай ук аларга «мәнн» дип аталган бал кебек татлы ризыкны һәм «сәлва» дип аталган тәмле итле кошларны иңдерде. Аларга: «Без сезгә биргән пакь ризыклардан ашагыз», — дип әмер ителде. Ләкин алар бу нигъмәтләрнең кадерен белмәделәр, Аллаһының әмерләренә каршы килделәр һәм бирелгән нигъмәтләргә шөкер итмәделәр.

Аларның бу кыйлган эшләре Аллаһыга һичбер зыян китермәде, чөнки Аллаһы бөтен нәрсәдән Бай, Аңа беркемнең дә гыйбадәте кирәк түгел, һәм беркемнең дә гөнаһы Аңа зыян итә алмый. Әмма алар үзләренә генә золым кылдылар, чөнки аларның көферлекләре һәм нигъмәтләрне инкяр итүләре сәбәпле, алар әҗер-саваптан мәхрүм калдылар һәм Җәһәннәм ґәзабына дучар булдылар. Бу ґәзабның ачысы аларның үзләренә генә кайтты.

Аятьтән алынган гыйбрәтләр:

  1. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң — Ул бәндәләренә авыр шартларда да ярдәм итә һәм аларны төрле нигъмәтләр белән тәэмин итә.
  2. Аллаһының нигъмәтләренә шөкер итү — һәр мөселманның бурычы. Нигъмәтләрне инкяр итү яки аларга каршы килү — үзеңә генә зыян китерү.
  3. Аллаһы Тәгалә һичкемгә мохтаҗ түгел, ә кеше үзенең гамәлләре белән үз язмышын үзе билгели.
  4. Дөньядагы сынаулар вакытында да Аллаһы үз бәндәләрен караучысыз калдырмый — болыт күләгәсе һәм ризык иңдерү моңа ачык дәлил.


📜 Аять 55-59 — Аль-Бакара сүрәсе

55وَإِذْ قُلْتُمْ يَا مُوسَىٰ لَن نُّؤْمِنَ لَكَ حَتَّىٰ نَرَى اللَّهَ جَهْرَةً فَأَخَذَتْكُمُ الصَّاعِقَةُ وَأَنتُمْ تَنظُرُونَ
"Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, Аллаһуны безгә күрсәт!" – дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш кеше янына килгәч, ул кешеләр: "Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт", – диделәр. Муса әйтте: "Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем", – диде. Алар һаман: "Аллаһуны күрмичә ышанмыйбыз", – диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш кешене көйдереп үтерде).
56ثُمَّ بَعَثْنَاكُم مِّن بَعْدِ مَوْتِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Аллаһ әйтте: "Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез өчен".
57وَظَلَّلْنَا عَلَيْكُمُ الْغَمَامَ وَأَنزَلْنَا عَلَيْكُمُ الْمَنَّ وَالسَّلْوَىٰ ۖ كُلُوا مِن طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ ۖ وَمَا ظَلَمُونَا وَلَٰكِن كَانُوا أَنفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә күктән ширбәт һәм кош итен иңдердек, ашагыз Без биргән хәләл һәм пакь ризыкларны! Без аларга золым кылмадык, ләкин алар үзләренә золым кылдылар. (Дәрьядан котылгач, аларга Аллаһудан әмер булды: "Залим кәферләр белән сугыш кылыгыз", – дип, ләкин алар Аллаһуның әмерен үтәмәделәр. Ґәзаб өчен Аллаһ аларны кырык ел сахрәдә калдырды, шәһәрләргә һәм авылларга керә алмадылар, кояш аларны рәнҗетер булды, әмма Муса шәрәфәтенә бер ак болыт өсләренә күләгә булды.)
58وَإِذْ قُلْنَا ادْخُلُوا هَٰذِهِ الْقَرْيَةَ فَكُلُوا مِنْهَا حَيْثُ شِئْتُمْ رَغَدًا وَادْخُلُوا الْبَابَ سُجَّدًا وَقُولُوا حِطَّةٌ نَّغْفِرْ لَكُمْ خَطَايَاكُمْ ۚ وَسَنَزِيدُ الْمُحْسِنِينَ
Янә: "Әрихә шәһәренә керегез", – дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз.
59فَبَدَّلَ الَّذِينَ ظَلَمُوا قَوْلًا غَيْرَ الَّذِي قِيلَ لَهُمْ فَأَنزَلْنَا عَلَى الَّذِينَ ظَلَمُوا رِجْزًا مِّنَ السَّمَاءِ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче ґәзаб иңдердек.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
57Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 57

Аль-Бакара сүрәсе Аять 57 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Ягькуб балалары! Болытны Без сезгә күләгә кылдык, һәм сезгә…

Сүрәсе Аять 57/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 55–59. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers