وَكَذَٰلِكَ أَنزَلْنَاهُ قُرْآنًا عَرَبِيًّا وَصَرَّفْنَا فِيهِ مِنَ الْوَعِيدِ لَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ أَوْ يُحْدِثُ لَهُمْ ذِكْرًا ١١٣
🔤 Transliteration
Wa kazaalika anzalnaahu Qur-aanan `Arabiyyanw wa sarrafnaa fee hi minal wa`eedi la`allahum yattaqoona aw yuhdisu lahum zikraa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: وَصَرَّفْنَا — без төрлечә бәян иттек, кабатладык, аңлаешлы итеп китердек.الْوَعِيدِ — куркыту, ґәзаб белән янау, кисәтү.يَتَّقُونَ — Аллаһудан куркып, гөнаһлардан саклану.ذِكْرًا — вәгазь, гыйбрәт, уяну, искә төшерү.Аять тәфсире: Без бу Коръәнне гарәп телендә иңдердек, әүвәлге кавемнәргә килгән ґәзаблар турындагы хәбәрләрне бәян иткәнебез кебек, монда да төрле куркытуларны, кисәтүләрне кабатлап, ачык итеп китердек. Бу — аларның Аллаһудан куркып, гөнаһлардан тыелулары өчен яки бу Коръән алар өчен яңа бер вәгазь һәм гыйбрәт чыганагы булып, йөрәкләрен уятып, хак юлга кайтуларына сәбәп булсын өчен эшләнде. Коръән аларның күңелләренә тәэсир итәр, аларны уйландырыр һәм үткән кавемнәрнең һәлакәтеннән гыйбрәт алырлар дип өмет итәбез.
Аятьтән алынган файдалар: Коръәннең гарәп телендә иңдерелүе — аның бөтен кешелек өчен аңлаешлы һәм тулы бер хак дин булуын күрсәтә. Аллаһы Тәгалә үз колларына рәхмәт итеп, аларны ґәзабтан кисәтүче аятьләрне кабатлый — бу Аның чиксез шәфкатеннән. Коръән укучыга һәм ишетүчегә һәрвакыт яңа гыйбрәт, яңа дәрт бирә ала — аның могҗизасы шунда. Кеше гөнаһлардан саклану өчен Коръәннән вәгазь алырга тиеш — бу аның иң зур өстенлеге.
وَكَذَٰلِكَ أَنزَلۡنَٰهُ قُرۡءَانًا عَرَبِيًّا وَصَرَّفۡنَا فِيهِ مِنَ ٱلۡوَعِيدِ لَعَلَّهُمۡ يَتَّقُونَ أَوۡ يُحۡدِثُ لَهُمۡ ذِكۡرًا ١١٣
Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 111-115 — Та Ха сүрәсе
111 ۞ وَعَنَتِ الْوُجُوهُ لِلْحَيِّ الْقَيُّومِ ۖ وَقَدْ خَابَ مَنْ حَمَلَ ظُلْمًا
Ул көндә кешеләрнең йөзләре, һәрвакыт тере вә һәрвакыт барча вөҗүд өстеннән каим булучы Аллаһуга хошугъ итәрләр. Тәхкыйк һәлак булды, Коръән белән гамәл итмичә золымны йөкләгән кеше.
112 وَمَن يَعْمَلْ مِنَ الصَّالِحَاتِ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَلَا يَخَافُ ظُلْمًا وَلَا هَضْمًا
Берәү мөэмин хәлендә изге гамәлләрдән кылса, ул кешегә гөнаһын арттырып һәм сәвабын киметеп золым итү куркынычы булмас.
113 وَكَذَٰلِكَ أَنزَلْنَاهُ قُرْآنًا عَرَبِيًّا وَصَرَّفْنَا فِيهِ مِنَ الْوَعِيدِ لَعَلَّهُمْ يَتَّقُونَ أَوْ يُحْدِثُ لَهُمْ ذِكْرًا
Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә ул Коръәндә ґәзаб белән куркытуны күп кабатладык кешеләр ґәзабтан куркып гөнаһтан саклансыннар өчен яки әүвәлге кавемнәрнең хәлләрен бәян итүче көчле вәгазь булсын өчен.
114 فَتَعَالَى اللَّهُ الْمَلِكُ الْحَقُّ ۗ وَلَا تَعْجَلْ بِالْقُرْآنِ مِن قَبْلِ أَن يُقْضَىٰ إِلَيْكَ وَحْيُهُ ۖ وَقُل رَّبِّ زِدْنِي عِلْمًا
Аллаһу тәгалә затында вә сыйфатында мәхлуктан бөек булды, Ул һәрнәрсәгә хаклык белән хуҗа булды, Җәбраил вәхийне укып тәмам итмәстән элек, онытырмын дип укырга ашыкма. Ягъни фәрештә укыганда аның белән бергә укыма, бәлки тыңлап тор. Дәхи Раббым белемемне арттыр диген!
115 وَلَقَدْ عَهِدْنَا إِلَىٰ آدَمَ مِن قَبْلُ فَنَسِيَ وَلَمْ نَجِدْ لَهُ عَزْمًا
Минем гаһедемне беренче буларак Адәм г-м бозды, бу агачтан ашама, дип, аңа әмер итмеш идек, ләкин ул Безнең әмерне онытты, Без тыйган эштән тыелырга аңарга сабырлык куәтен тапмадык.
Тәрҗемә — Та Ха 113 Та Ха сүрәсе Аять 113 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әнә шулай һәрнәрсәне бәян итүче Коръәнне гарәб телендә иңдердек вә…
Сүрәсе Аять 113/135 — Та Ха сүрәсе طه (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Та Ха сүрәсе Тыңла, Та Ха сүрәсе Тәрҗемә, Та Ха сүрәсе mp3, Та Ха сүрәсе pdf. Аять 111–115. Татарча: Русский.