وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلَا تَفَرَّقُوا ۚ وَاذْكُرُوا نِعْمَتَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنتُمْ أَعْدَاءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُم بِنِعْمَتِهِ إِخْوَانًا وَكُنتُمْ عَلَىٰ شَفَا حُفْرَةٍ مِّنَ النَّارِ فَأَنقَذَكُم مِّنْهَا ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ ١٠٣
🔤 Transliteration
Wa`tasimoo bi Hablil laahi jamee`anw wa laa tafarraqoo; wazkuroo ni`matal laahi alaikum iz kuntum a`daaa`an fa allafa baina quloobikum fa asbah tum bini`matiheee ikhwaananw wa kuntum `alaa shafaa hufratim minan Naari fa anqazakum minhaa; kazaalika yubaiyinul laahu lakum aayaatihee la`allakum tahtadoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: وَاعْتَصِمُوا – ныклап тотыныгыз, ябышыгыз.بِحَبْلِ اللَّهِ – Аллаһының җебе, ягъни Аның дине (Коръән һәм Сөннәт).وَلَا تَفَرَّقُوا – бүленмәгез, аерылып таралмагыз.شَفَا حُفْرَةٍ – чокырның чите, кырые.فَأَلَّفَ – берләштерде, татулаштырды.أَنْقَذَكُمْ – коткарды, котылдырды.Аять тәфсире: Әй, мөэминнәр! Аллаһының дине булган Коръәнгә һәм Пәйгамбәрнең (с.г.в.) юлына бердәм булып ныклап тотыныгыз, һәм бер-берегездән аерылып, төркемнәргә бүленеп таралмагыз. Үзегезгә Аллаһының зур нигъмәтен искә төшерегез: Исламга кадәр сез бер-берегезгә дошман идегез, әр сәбәптән сугышып, үч тотып яшәдегез. Шуннан соң Аллаһы сезнең күңелләрегезне Ислам нуры белән берләштерде, һәм Аның рәхмәте белән сез бер-берегезне яратучы, дус-кардәш булып киттегез. Тагын шуны да онытмагыз: сез көферлектә вакытта җәһәннәм уты чокырының читендә тора идегез, әҗәлегез килеп, имансыз хәлдә үлүгә бер адым калган иде. Аллаһы сезне Исламга күндереп, шул уттан коткарды. Менә шулай, Аллаһы сезгә Үзенең аятьләрен, билгеләрен ачык бәян итә, шаять сез туры юлны табып, һәрвакыт шул юлдан барырсыз.
Аятьтән алынган файдалар: Бердәмлек – Исламның бөек нигезе. Мөселманнарга һәрвакыт бердәм булырга, дин эшендә һәм гомумән тормышта аерылып таралмаска кушыла. Тәүрат һәм Инҗил әһелләре кебек бүленеп, ихтилафка төшү – зур хата.Аллаһының нигъмәтләрен искә алу – шөкернең бер төре. Күңелләрнең татулашуы, дуслык һәм кардәшлек – Аллаһының бөек нигъмәте. Моны һәрчак истә тотып, Аллаһыга шөкер итәргә кирәк.Ислам – коткару юлы. Кешелекнең иң зур бәхете – Аллаһы диненә иярү, чөнки ул кешене җәһәннәм утыннан коткарып, мәңгелек бәхеткә илтә.Аллаһының аятьләре – һәркем өчен ачык юл күрсәткеч. Аллаһы Коръәндә һәрнәрсәне ачык итеп бәян итә, шуңа күрә һәр мөселман Коръәнне укып, аның буенча гамәл кылырга тиеш.Дошманлыктан дуслыкка – Аллаһы кодрәте. Кешеләрнең күңелен берләштерү, дошманлыкны дуслыкка әверелдерү – бары тик Аллаһы гына кулыннан килә торган эш. Бу – Аның кодрәтенә һәм рәхмәтенә бер дәлил.
وَٱعۡتَصِمُواْ بِحَبۡلِ ٱللَّهِ جَمِيعًا وَلَا تَفَرَّقُواْۚ وَٱذۡكُرُواْ نِعۡمَتَ ٱللَّهِ عَلَيۡكُمۡ إِذۡ كُنتُمۡ أَعۡدَآءً فَأَلَّفَ بَيۡنَ قُلُوبِكُمۡ فَأَصۡبَحۡتُم بِنِعۡمَتِهِۦٓ إِخۡوَٰنًا وَكُنتُمۡ عَلَىٰ شَفَا حُفۡرَةٍ مِّنَ ٱلنَّارِ فَأَنقَذَكُم مِّنۡهَاۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ ٱللَّهُ لَكُمۡ ءَايَٰتِهِۦ لَعَلَّكُمۡ تَهۡتَدُونَ ١٠٣
Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 101-105 — Аль Имран сүрәсе
101 وَكَيْفَ تَكْفُرُونَ وَأَنتُمْ تُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ آيَاتُ اللَّهِ وَفِيكُمْ رَسُولُهُ ۗ وَمَن يَعْتَصِم بِاللَّهِ فَقَدْ هُدِيَ إِلَىٰ صِرَاطٍ مُّسْتَقِيمٍ
Ничек көферлек кыла аласыз, сезгә Аллаһуның аятьләре укылганда, арагызда Аның расүле дә бар. Аллаһ китабы – Коръәнгә тотынган кеше, шиксез, туры юлга күнелде.
102 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ حَقَّ تُقَاتِهِ وَلَا تَمُوتُنَّ إِلَّا وَأَنتُم مُّسْلِمُونَ
Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!
103 وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلَا تَفَرَّقُوا ۚ وَاذْكُرُوا نِعْمَتَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنتُمْ أَعْدَاءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُم بِنِعْمَتِهِ إِخْوَانًا وَكُنتُمْ عَلَىٰ شَفَا حُفْرَةٍ مِّنَ النَّارِ فَأَنقَذَكُم مِّنْهَا ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!
104 وَلْتَكُن مِّنكُمْ أُمَّةٌ يَدْعُونَ إِلَى الْخَيْرِ وَيَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنكَرِ ۚ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр.
105 وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِن بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ ۚ وَأُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.)
Тәрҗемә — Аль Имран 103 Аль Имран сүрәсе Аять 103 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән…
Сүрәсе Аять 103/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 101–105. Татарча: Русский.