إِلَّا الْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الرِّجَالِ وَالنِّسَاءِ وَالْوِلْدَانِ لَا يَسْتَطِيعُونَ حِيلَةً وَلَا يَهْتَدُونَ سَبِيلًا ٩٨
🔤 Transliteration
Illal mustad `afeena minar rijaali wannisaaa`i walwildaani laa yastatee`oona heelatanw wa laa yahtadoona sabeela
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм ґәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: المُسْتَضْعَفِينَ — көчсезләр, изелгәннәр, хәлсезләр.لَا يَسْتَطِيعُونَ حِيلَةً — аларның һичбер чарасы, көче юк (качу, күченү өчен).وَلَا يَهْتَدُونَ سَبِيلًا — аларга котылу юлын табарлык сәләт тә бирелмәгән.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә, элекке аятьләрдә мөшрикләр арасында яшәп, аларга кушылган яки алар белән бергә сугышкан кешеләргә каты кисәтү ясагач, шушы хөкемнән чыгарылган бер төркем кешеләрне искә ала. Алар — чын мәгънәдә көчсез, изелгән кешеләр: ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар. Аларның кулларында һичнинди чара, көч юк — мөшрикләр аларны көчләп үз янында тоталар, ә алар качарга, күченергә (һиҗрәт кылырга) бернинди юл таба алмыйлар. Алар юлны да белмиләр, акчалары да юк, ярдәм сорар кешеләре дә юк. Мондый хәлдә калган кешеләргә Аллаһының гафу итүе һәм рәхмәте киң булуы өмет ителә. Алар гөнаһлы түгел, чөнки аларның ихтыярыннан тыш шундый хәлдә калганнар. Аллаһы Тәгалә аларның хәлен белә һәм, әгәр дә алар күңелләрендә иманнарын саклап, мөшрикләрнең ышануларына риза булмасалар, аларны гафу итәргә вәгъдә бирә.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бик рәхимле: Ул һәркемнең хәленә карап хөкем итә. Көчсезлек һәм чын гаҗизлек — шәригатьтә гозер санала. Ислам динендә кешедән аның кулыннан килгәннән артыгы соралмый. Кемнең мөмкинлеге чикле булса, аның өчен йөк тә җиңеләйтелә. Мөселманнарга һәрвакыт изгелеккә, дуслыкка һәм бер-берсенә ярдәм итүгә өндәү бар: без көчсезләрнең хәлен белергә һәм аларга ярдәм итәргә тырышырга тиеш. Бу аять кешеләрне өметсезлеккә бирелмәскә өйрәтә: хәтта иң авыр хәлдә калган кеше дә Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәскә тиеш.
إِلَّا ٱلۡمُسۡتَضۡعَفِينَ مِنَ ٱلرِّجَالِ وَٱلنِّسَآءِ وَٱلۡوِلۡدَٰنِ لَا يَسۡتَطِيعُونَ حِيلَةً وَلَا يَهۡتَدُونَ سَبِيلًا ٩٨
Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм ґәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 96-100 — Ан-Ниса сүрәсе
96 دَرَجَاتٍ مِّنْهُ وَمَغْفِرَةً وَرَحْمَةً ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Аллаһ аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһ үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды.
97 إِنَّ الَّذِينَ تَوَفَّاهُمُ الْمَلَائِكَةُ ظَالِمِي أَنفُسِهِمْ قَالُوا فِيمَ كُنتُمْ ۖ قَالُوا كُنَّا مُسْتَضْعَفِينَ فِي الْأَرْضِ ۚ قَالُوا أَلَمْ تَكُنْ أَرْضُ اللَّهِ وَاسِعَةً فَتُهَاجِرُوا فِيهَا ۚ فَأُولَٰئِكَ مَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ ۖ وَسَاءَتْ مَصِيرًا
Дин өчен һиҗерәт итү лязем булып та, һиҗерәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы ґәзаб фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь", – дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кәферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", – дип. Ґәзаб фәрештәләре әйтте: "Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ни өчен күчмәдегез?" – дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр. (Әгәр торган җайда дингә тарлык булса, көче җиткән кешегә иркен урынга күчү фарыздыр).
98 إِلَّا الْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الرِّجَالِ وَالنِّسَاءِ وَالْوِلْدَانِ لَا يَسْتَطِيعُونَ حِيلَةً وَلَا يَهْتَدُونَ سَبِيلًا
Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм ґәзабы булмас, алар торган җайларында кәфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә.
99 فَأُولَٰئِكَ عَسَى اللَّهُ أَن يَعْفُوَ عَنْهُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَفُوًّا غَفُورًا
Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды.
100 ۞ وَمَن يُهَاجِرْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ يَجِدْ فِي الْأَرْضِ مُرَاغَمًا كَثِيرًا وَسَعَةً ۚ وَمَن يَخْرُجْ مِن بَيْتِهِ مُهَاجِرًا إِلَى اللَّهِ وَرَسُولِهِ ثُمَّ يُدْرِكْهُ الْمَوْتُ فَقَدْ وَقَعَ أَجْرُهُ عَلَى اللَّهِ ۗ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Бер мөэмин Аллаһ юлында, дин өчен һиҗерәт итсә, барган җаенда диндә вә тормышта киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. (Һиҗерәт турында аятьләр иңгәч, Мәккәдә сырхау булып калган бер сахәбә күп акча биреп Мәдинәгә хәтле күтәреп баручыларны яллады, ләкин Мәдинәгә барып җитә алмыйча, юлда вафат булды. Бу аять аның хакында инде). Бер мөэмин Аллаһ юлына, рәсүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 98 Ан-Ниса сүрәсе Аять 98 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән…
Сүрәсе Аять 98/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 96–100. Татарча: Русский.