مَّنْ عَمِلَ صَالِحًا فَلِنَفْسِهِ ۖ وَمَنْ أَسَاءَ فَعَلَيْهَا ۗ وَمَا رَبُّكَ بِظَلَّامٍ لِّلْعَبِيدِ ٤٦
🔤 Transliteration
Man `amila salihan falinafshihee wa man asaaa`a fa`alaihaa; wamaa rabbuka bizallaamil lil `abeed
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Берәү Коръән юлыннан барып Аллаһ ризалыгы өчен генә изге гамәлләр кылса, файдасы, әлбәттә, үзенәдер, вә берәү Коръән юлын ташлап шайтан юлыннан барып, бозык эшләр кылса, зарары, әлбәттә, үзенәдер, синең Раббың бәндәләренә золым итүче түгел, әмма кешеләр үз-үзләренә золым итәләр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: ظَلّام — «бик күп золым кылучы» мәгънәсендә, ләкин монда Аллаһыга карата кулланылганда, аның бәндәләренә берникадәр дә золым кылмавын аңлата. Бу сүз көчәйтелгән формада килсә дә, Аллаһының бер генә бәндәсенә дә золым кылмавын белдерә.Аять тәфсире: Әйәттә Аллаһы Тәгалә һәркемнең үз гамәленә үзе җавап бирәчәген бәян итә. Кем изге гамәлләр кыла — дөрес юлда йөри, Аллаһыга итагать итә, намаз укый, ураза тота, яхшылыкка өнди, яманлыктан тыела — аның бу эшенең файдасы бары тик үзенә генә кайтачак. Аллаһы Тәгаләгә аның гамәленнән һичнәрсә кирәк түгел, Аллаһы Бай һәм Мохтаҗсыз. Ә кем яман эшләр кыла — Аллаһыга гөнаһлы була, хәрам эшләргә чума — аның бу гөнаһының зарары да бары тик үзенә генә кайтачак. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһыннан һич зыян күрми, чөнки Ул һәрнәрсәдән Бай.
Аллаһы Тәгалә бәндәләренә золым итүче түгел. Ул һәркемгә үзенең кәсебе буенча генә хөкем итәчәк. Бер кешенең дә яхшы эшен киметми, бер кешенең дә яман эшен арттырмый. Киресенчә, Ул үзенең киң рәхмәте белән яхшылыкларны күп тапкыр арттырып бирәчәк, ә гөнаһларны кичерү юлын ачачак. Ул гаделлек һәм юмартлык иясе.
Гыйбрәтләр: Һәркем үз гамәле өчен үзе җавап бирә — яхшылык кылсаң, үзеңә яхшы, яманлык кылсаң, үзеңә яман. Аллаһы Тәгалә безнең гамәлләребезгә мохтаҗ түгел, ә без Аның рәхмәтенә бик мохтаҗбыз. Аллаһы Тәгалә бөтенпәйтә гадел — бер кешегә дә хаксыз золым итми, һәркемгә үз кәсебенә күрә хөкем итә. Бу аять мөэминнәргә өмет бирә: яхшылык кылган кешенең мәхрүм калмаячагына ышаныч тудыра. Гөнаһлы кеше өчен дә тәүбә ишеге ачык — Аллаһының рәхмәте киң, Ул гөнаһларны гафу итүче.
مَّنۡ عَمِلَ صَٰلِحًا فَلِنَفۡسِهِۦۖ وَمَنۡ أَسَآءَ فَعَلَيۡهَاۗ وَمَا رَبُّكَ بِظَلَّٰمٍ لِّلۡعَبِيدِ ٤٦
Берәү Коръән юлыннан барып Аллаһ ризалыгы өчен генә изге гамәлләр кылса, файдасы, әлбәттә, үзенәдер, вә берәү Коръән юлын ташлап шайтан юлыннан барып, бозык эшләр кылса, зарары, әлбәттә, үзенәдер, синең Раббың бәндәләренә золым итүче түгел, әмма кешеләр үз-үзләренә золым итәләр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 44-48 — Фуссилат сүрәсе
44 وَلَوْ جَعَلْنَاهُ قُرْآنًا أَعْجَمِيًّا لَّقَالُوا لَوْلَا فُصِّلَتْ آيَاتُهُ ۖ أَأَعْجَمِيٌّ وَعَرَبِيٌّ ۗ قُلْ هُوَ لِلَّذِينَ آمَنُوا هُدًى وَشِفَاءٌ ۖ وَالَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ فِي آذَانِهِمْ وَقْرٌ وَهُوَ عَلَيْهِمْ عَمًى ۚ أُولَٰئِكَ يُنَادَوْنَ مِن مَّكَانٍ بَعِيدٍ
Әгәр Без Коръәнне гарәб теленнән башка телдә кылсак иде, әлбәттә әйтерләр иде: "Ни булыр иде бу Коръәннең аятьләре без аңлый торган гарәб телендә бәян ителгән булса, пәйгамбәр үзе гарәб китабы башка телдә, дип, янә инкярләрен арттырыр иделәр. Син әйт: "Ул Коръән иман китергән хак мөэминнәргә ышанычлы туры юлдыр вә күңелдәге мөшриклек, монафикълык вә наданлык чирләренә шифадыр. Әмма Коръәнгә яки аның хөкемнәренә ышанмаучыларның колакларында саңгыраулык бар ки, инде алар ишетмәсләр, вә Коръән аларга сукырлыктыр ки, Коръән күрсәткән хак юлны күрмәсләр, ул кәферләрнең ишетмәүдә вә күрмәүдә мисаллары бик ерактагы кеше кебиләрдер, ул ерактагы кешегә кычкырып сөйләсәң дә ишетмәс, вә ишарә итеп күрсәтсәң күрмәс.
45 وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ فَاخْتُلِفَ فِيهِ ۗ وَلَوْلَا كَلِمَةٌ سَبَقَتْ مِن رَّبِّكَ لَقُضِيَ بَيْنَهُمْ ۚ وَإِنَّهُمْ لَفِي شَكٍّ مِّنْهُ مُرِيبٍ
Тәхкыйк Без Мусага Тәүрат бирдек, ул китап турында ихтыйлаф ителде бәгъзеләре ышанды, бәгъзеләре ышанмады. Әгәр Коръәнне ялганга тотучылардан ґәзабны кичектерү белән Раббыңның вәгъдәсе булмаса иде, әлбәттә, Аллаһ хөкеме араларында ґәзаб белән тәмам булыр иде. Алар, әлбәттә, Коръәннән шикләнәләр вә аның хаклыгыннан авышалар.
46 مَّنْ عَمِلَ صَالِحًا فَلِنَفْسِهِ ۖ وَمَنْ أَسَاءَ فَعَلَيْهَا ۗ وَمَا رَبُّكَ بِظَلَّامٍ لِّلْعَبِيدِ
Берәү Коръән юлыннан барып Аллаһ ризалыгы өчен генә изге гамәлләр кылса, файдасы, әлбәттә, үзенәдер, вә берәү Коръән юлын ташлап шайтан юлыннан барып, бозык эшләр кылса, зарары, әлбәттә, үзенәдер, синең Раббың бәндәләренә золым итүче түгел, әмма кешеләр үз-үзләренә золым итәләр.
47 ۞ إِلَيْهِ يُرَدُّ عِلْمُ السَّاعَةِ ۚ وَمَا تَخْرُجُ مِن ثَمَرَاتٍ مِّنْ أَكْمَامِهَا وَمَا تَحْمِلُ مِنْ أُنثَىٰ وَلَا تَضَعُ إِلَّا بِعِلْمِهِ ۚ وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ أَيْنَ شُرَكَائِي قَالُوا آذَنَّاكَ مَا مِنَّا مِن شَهِيدٍ
Кыямәтнең кайчан булачагын белү Аллаһуга кайтарылыр, вә чәчәктән бер җимеш чыкмас, вә һичбер хатын балага йөкле булмас вә баласын тудырмас, мәгәр бу эшләр бар да Аллаһ белеме, Аның ярдәме илә булыр. Кыямәт көнне Аллаһ мөшрикләргә нида кылып әйтер: "Кая Миңа тиң кылган сынымнарыгыз?" Мөшрикләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, без инде хәбәр бирдек, Синең шәригең-тиңдәшең барлыгына безләрдән һичкем шаһит булачак түгелдер".
48 وَضَلَّ عَنْهُم مَّا كَانُوا يَدْعُونَ مِن قَبْلُ ۖ وَظَنُّوا مَا لَهُم مِّن مَّحِيصٍ
Дөньяда гыйбадәт кылган сынымнары ахирәттә үзләреннән гаиб булыр, үзләренә күренмәс, вә ул мөшрикләр шул вакытта белерләр качып котылырга урын юклыгын.
Тәрҗемә — Фуссилат 46 Фуссилат сүрәсе Аять 46 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Берәү Коръән юлыннан барып Аллаһ ризалыгы өчен генә изге гамәлләр…
Сүрәсе Аять 46/54 — Фуссилат сүрәсе فصلت (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Фуссилат сүрәсе Тыңла, Фуссилат сүрәсе Тәрҗемә, Фуссилат сүрәсе mp3, Фуссилат сүрәсе pdf. Аять 44–48. Татарча: Русский.