أَفَرَأَيْتَ مَنِ اتَّخَذَ إِلَٰهَهُ هَوَاهُ وَأَضَلَّهُ اللَّهُ عَلَىٰ عِلْمٍ وَخَتَمَ عَلَىٰ سَمْعِهِ وَقَلْبِهِ وَجَعَلَ عَلَىٰ بَصَرِهِ غِشَاوَةً فَمَن يَهْدِيهِ مِن بَعْدِ اللَّهِ ۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ ٢٣
🔤 Transliteration
Afara`ayta manit takhaza ilaahahoo hawaahu wa adal lahul laahu `alaa `ilminw wa khatama `alaa sam`ihee wa qalbihee wa ja`ala `alaa basarihee ghishaawatan famany yahdeehi mim ba`dil laah; afalaa tazakkaroon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме?
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: һәваһу – үзенең нәфесе теләге, шәһвәте.әдәлләһү – Аллаһ аны адаштырды.хәтәмә – мөһер сукты, япты.ғишәүәһ – пәрдә, каплавыч.Аять тәфсире: Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Син күрдеңме үзенең нәфесен, теләк-шәһвәтен үзенә илаһ итеп алган кешене? Ул нәрсә теләсә, шуны эшли, нәрсәне нәфесе теләсә, шуңа иярә, хәтта ул Аллаһуның әмерләренә каршы килсә дә. Андый кешене Аллаһ Үзенең белеме белән, аңа хак юл күрсәтелгәннән соң, ләкин ул белә торып кире каккан өчен, адаштырды. Аллаһ аның колагына мөһер сукты, ул вәгазьләрне ишетми, файдалы ишетүдән мәхрүм; йөрәгенә мөһер сукты, ул аңлап-фикерләп булмый; күзенә пәрдә кундырды, ул Аллаһның дәлилләрен, кодрәтен күрми. Аллаһ аны адаштырганнан соң, аны туры юлга кем күндерә ала? Һичкем! Сез, ий кешеләр, уйлап карамыйсызмы, нәфескә иярүнең зарарын һәм Аллаһ шәригатенә иярүнең файдасын аңламыйсызмы? Бу аять мөэминнәрне нәфес теләкләренә иярүдән саклануга өнди, чөнки нәфескә иярү – кешене туры юлдан яздыра торган иң зур сәбәп.
Аятьтән алынган файдалар: Кеше үзенең нәфесен, теләкләрен алла итсә, ул хакыйкатьтән читләшә һәм Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм кала. Аллаһның адаштыруы – гаделлек, чөнки ул кеше хакны белеп, аңлы рәвештә кире каккан. Кешегә иң зур куркыныч – үз нәфесенә иярү, чөнки ул аны туры юлдан чыгара. Мөэмин кеше һәрвакыт үз теләкләрен Аллаһның ризалыгына буйсындырырга тиеш, нәфес теләген түгел. Аллаһтан башка кешене туры юлга күндерүче юк, шуңа күрә һәркем Аллаһудан һидаять сорарга тиеш.
أَفَرَءَيۡتَ مَنِ ٱتَّخَذَ إِلَٰهَهُۥ هَوَىٰهُ وَأَضَلَّهُ ٱللَّهُ عَلَىٰ عِلۡمٍ وَخَتَمَ عَلَىٰ سَمۡعِهِۦ وَقَلۡبِهِۦ وَجَعَلَ عَلَىٰ بَصَرِهِۦ غِشَٰوَةً فَمَن يَهۡدِيهِ مِنۢ بَعۡدِ ٱللَّهِۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ ٢٣
Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме?
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 21-25 — Аль-Джасия сүрәсе
21 أَمْ حَسِبَ الَّذِينَ اجْتَرَحُوا السَّيِّئَاتِ أَن نَّجْعَلَهُمْ كَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَوَاءً مَّحْيَاهُمْ وَمَمَاتُهُمْ ۚ سَاءَ مَا يَحْكُمُونَ
Әйә бозык эшләрне вә имансызлыкны кәсеп итүчеләр зан кылалармы, Без аларны иман китереп изге гамәлләр кылган мөэминнәр белән бертигез хөкем итәрбез дип, вә иманлылар белән имансызларның яшәве дә үлүләре дә бертигез булыр дип уйлыйлармы? Аларның Аллаһ дуслары белән Аллаһ дошманнары бертигез дип хөкем итүләре нинди яман хөкемдер. "Коръән белән гамәл кылучылар җәннәтле, әмма Коръән белән гамәл кылмаучылар җәһәннәмледер. Шул ике җәмәгать мәңге бертигез булмаслар".
22 وَخَلَقَ اللَّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ بِالْحَقِّ وَلِتُجْزَىٰ كُلُّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, һәр кеше кылган яхшылыгы вә яманлыгы белән хөкем ителсен өчен, алар сәвабны киметеп яки гөнаһны арттырып золым ителмәсләр.
23 أَفَرَأَيْتَ مَنِ اتَّخَذَ إِلَٰهَهُ هَوَاهُ وَأَضَلَّهُ اللَّهُ عَلَىٰ عِلْمٍ وَخَتَمَ عَلَىٰ سَمْعِهِ وَقَلْبِهِ وَجَعَلَ عَلَىٰ بَصَرِهِ غِشَاوَةً فَمَن يَهْدِيهِ مِن بَعْدِ اللَّهِ ۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр яки, Аллаһ динен нәфесе теләгәнчә үзгәртер һәм бозар, Аллаһ ул кешене адаштырыр, ул кешенең азгынлыкта булачагын алдан ук белгән хәлдә, вә аның колагына һәм күңеленә пәрдә кылыр хак сүзне ишетмәс, һидәяткә төшенмәс, вә күзенә пәрдә кылды – гыйбрәтләрне күрмәс. Ул кешене Аллаһ адаштырганнан соң кем аны туры юлга күндерә алыр? Әйә сезләр вәгазьләнмисезме?
24 وَقَالُوا مَا هِيَ إِلَّا حَيَاتُنَا الدُّنْيَا نَمُوتُ وَنَحْيَا وَمَا يُهْلِكُنَا إِلَّا الدَّهْرُ ۚ وَمَا لَهُم بِذَٰلِكَ مِنْ عِلْمٍ ۖ إِنْ هُمْ إِلَّا يَظُنُّونَ
Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар.
25 وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ مَّا كَانَ حُجَّتَهُمْ إِلَّا أَن قَالُوا ائْتُوا بِآبَائِنَا إِن كُنتُمْ صَادِقِينَ
Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип.
Тәрҗемә — Аль-Джасия 23 Аль-Джасия сүрәсе Аять 23 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Күрәсеңме нәфес һавасын Аллаһ урнына тотучыны, ул юк-бар нәрсәгә табыныр…
Сүрәсе Аять 23/37 — Аль-Джасия сүрәсе الجاثية (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Джасия сүрәсе Тыңла, Аль-Джасия сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Джасия сүрәсе mp3, Аль-Джасия сүрәсе pdf. Аять 21–25. Татарча: Русский.